Күктә кояш елмая
Информация
Бурычлар
Сурәтне кәгазьнең уртасына урнаштыра белүләрен ныгыту; пөхтә итеп ябыштырырга күнектерү.
Балаларның табигать күренешләре белән кызыксынуларын үстерү.
Кояшның җылылык чыганагы булуын төшендерү.
Табигатьтәге матурлыкны күрә белергә өйрәтү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, хәзер нинди ел фасылы? (Яз.) Әйе, яз. Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
Балалар:
– Кар эри.
– Кояш яктырта.
– Кошлар җылы яктан кайта.
– Гөрләвекләр ага һ.б.
Тәрбияче:
– Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, җавабын белә алырсызмы икән?
Ул булса, көн була;
Ул булмаса, төн була. (Кояш)
Тәрбияче (кояш рәсеме күрсәтә):
– Балалар, кояш нинди төстә? (Сары.) Формасы буенча ул нәрсәгә охшаган?
Балалар:
– Түгәрәккә охшаган.
– Кояш түгәрәк.
– Кояш матур.
Тәрбияче кояшны болыт белән каплый.
Тәрбияче:
– Карагыз әле, күк йөзен кара болыт каплады. Кояш күренми. Мондый көнне күңелсез. Әйдәгез, кояшны чакырабыз:
Кояш, чык, чык,
Майлы ботка бирермен,
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык сабы алтын,
Кирәкми безгә салкын!
(Халык авыз иҗаты)
Тәрбияче:
– Чакырып та карадык, әмма кояш никтер күренми. Әйдәгез, без сезнең белән үзебез матур кояшлар ясыйк! Эшкә тотыныр алдыннан, ял итеп алыйк.
Динамик пауза. «Кояшкай».
Кояш чыга, кояш көлә, |
Балалар чүгәләп утыралар, елмаялар, |
Ул югары күтәрелә. |
аяк очларына басалар, |
Шатланабыз, биибез, |
тыпырдыйлар, |
Бик күңелле яшибез! |
кул чабалар. |
Тәрбияче балаларга зәңгәрсу төстәге катыргы, сары төстәге тигез туры сызыклар (турыпочмаклар) өләшә. Кояшны ябыштыру алымнары турында бергәләп сөйләшәләр:
Тәрбияче:
– 1. Катыргының нәкъ уртасына зур, сары түгәрәк ябыштырыла. 2. Аннары түгәрәк тирәли тасмаларны ябыштырырга, аларны салфетка белән каплап кысып торырга кирәк. 3. Тасмалар арасында ара калдырырга кирәк. Аралар тигез булырга тиеш.
Тәрбияче:
– Менә нинди матур кояшлар килеп чыкты! Бик тырыштыгыз. Көн дә җылынып киткәндәй булды. Күңелләр дә күтәрелде. Рәхмәт сезгә, балалар.