Тәрбияче:

– Балалар, хәзер нинди ел фасылы? (Яз.) Яз – табигатьнең озак йокыдан соң уяну вакыты. Язын бар табигать җанлана: агачлар яфрак яра, беренче чәчәкләр – нәркис, тузганак, лаләләр чәчәк ата. Чәчәкләр төрле төстә, хуш исле, бик матур булалар.

Без бүген сезнең белән язгы чәчәкләрнең берсе – лалә чәчәкләре турында сөйләшербез һәм аларны рәсемгә төшерербез.

Тәрбияче төрле төстәге лалә чәчәкләре рәсемнәрен күрсәтә. Алар турында әңгәмә үткәрә.

Сезнең бакчада үсәм,

Уттай кызыл таҗларым.

Мин бит лалә чәчәге –

Бизим җирне язларын.

– Лалә чәчәгенең яфраклары озын, киң, өскә таба сузылып тора. Чәчәкләре төрле төсләрдә, түгәрәк, овал формасында булалар. Менә нинди матур алар – лалә чәчәкләре!

Экранда төрле төстәге лалә чәчәкләре үскән бакча рәсеме күрсәтелә. Балалар чәчәкләрнең төсләрен атыйлар, аларга карап сокланалар. Тәрбияче кеше тормышында чәчәкләрнең әһәмияте турында сөйли (чәчәкләр урамнарны бизи, кешеләр аларны бер-берләренә бүләк итәләр. Чәчәкләр күңелләрне күтәрә һ.б.)

Динамик пауза. «Болында» җыры яңгырый.

Чәчәкләр үскән болында

Кулга-кул тотынышып,

Җырлыйбыз әйлән-бәйлән.

түгәрәк буенча йөриләр,

Матур чәчәкләр җыябыз

чүгәлиләр,

Кулларга бәйләм-бәйләм.

әкрен генә торалар.

Тәрбияче мольбертта яшел төс белән пумала ярдәмендә чәчәкнең сабагын һәм яфракларын ничек ясарга кирәклеген күрсәтә. Пластмасса чәнечкенең артын кызыл (сары) буяуга манып, чәчәкләрне ясап күрсәтә. Шөгыль ахырында Р. Вәлиеваның «Кыңгырау чәчәк» әкиятен укырга мөмкин.