Тузганаклар
Информация
Бурычлар
Ике уч арасында пластилиннан шарчыклар әвәләп ясау, аларны өслеккә кысып ябыштыру осталыгын ныгыту.
Кулларның вак моторикасын үстерү.
Балаларда белем бирү эшчәнлегенә уңай мөнәсәбәт, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, мин бүген балалар бакчасына килгәндә җирдә үсеп чыккан беренче чәчәкләрне күрдем. Ә нинди чәчәкләр күрүемне табышмакны чишкәч белерсез.
Нечкә яшел сабакта
Сары чәчәкләр үскән,
Ни арада ак шарларга әйләнеп
Алар очкан да киткән. (Тузганак)
– Табышмакның җавабы – тузганак. Тузганаклар – бакчаларда, юл читләрендә күренә башлаучы иң беренче чәчәкләр ул.
Экранда тузганак чәчәге рәсеме күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Тузганак чәчәге турында ниләр әйтер идегез?
Балалар:
– Матур чәчәк.
– Ул сары төстә.
– Түгәрәк.
– Кояшка охшаган. һ.б
Тәрбияче:
– Дөрес, балалар, тузганаклар әле сары төстә. Күпмедер вакыт үткәч, алар ап-ак йомшак шарга әйләнәләр. Җил аларны очырта һәм парашют сыман орлыкларын барлык җиргә тарата. Киләсе елга шул орлыклардан тагын сап-сары тузганаклар үсеп чыгалар.
Кояштай сары тузганак
Уйнарга безне көтә,
Үсеп җиткәч, мамык булып,
Ул җилгә очып китә.
Динамик пауза. «Чәчәкле болында» уены.
Болындагы чәчәкләргә |
Очу хәрәкәтләре ясыйлар, |
Күбәләкләр күп куна. |
чүгәлиләр, |
Чәчәкле, күбәләкле |
басалар, сикерәләр, |
Болыннар ямьле була. |
кул чабалар, |
Иркен яшел болында |
Кулларын өскә күтәрәләр, |
Рәхәтләнеп ял иттек. |
бер урында әйләнәләр, |
Матур сары чәчәкләрне |
атлап баралар. |
Өзмәдек, кайтып киттек. |
Тәрбияче:
– Балалар, без бүген сезнең белән матур сары төстәге тузганакларны әвәләп ясарбыз. Әйдәгез, өстәл артларына утырыйк.
Тәрбияче тузганак чәчәген әвәләп ясау алымнарын аңлата.
1. Ике уч төбе арасында әйләндерүле хәрәкәтләр ясап, сары пластилиннан түгәрәк шар әвәләү.
2. Шарны ике уч арасында кысу.
3. Шарны өслеккә басып ябыштыру.
4. Ике уч арасында яшел төсле пластилиннан таякчыклар әвәләү, аларны чәчәкнең сабагы, яфраклары формасына китереп, өслеккә ябыштыру.
Тәрбияче балалар белән чәчәкне кәгазь битендә дөрес урнаштыру алымнарын искә төшерә. Балалар эшне мөстәкыйль рәвештә дәвам итәләр. Кирәк булган очракта тәрбияче балаларга ярдәм итә. Балаларның хезмәтләре мольбертка урнаштырыла.
Тәрбияче:
– Булдырдыгыз! Сары чәчәкләр белән капланган нинди матур болын барлыкка килде. Сез тырыш, игътибарлы, уңган балалар. Рәхмәт сезгә!