Тәрбияче:

– Балалар, хәзер мин сезгә табышмак әйтәм. Әгәр табышмакка дөрес җавап бирсәгез, бүген нәрсә турында сөйләшәчәгебезне белерсез.

Канатын ул яшерә,

Кызыл капка эченә.

Бу бөҗәкнең исемен,

Әйтеп бирче тиз генә. ( Камка)

Тәрбияче (балаларга уенчык камканы күрсәтә):

– Балалар, карагыз әле, безгә кунакка камка очып килгән. Камка нинди төстә? Аның формасы, зурлыгы нинди?

Балалар:

– Камка кызыл төстә.

– Кара нокталары бар.

– Ул түгәрәк.

– Кечкенә һ.б.

Тәрбияче:

– Камка – ул бөҗәк. Камкалар җирдә дә йөри, оча да алалар.

Аркасында җиде тимгел

Кызыл тунлы камканың.

Җиде тапкыр күрдем бүген

Болытларга очканын.

Камка, камка, оч, оч!

Болытларны коч, коч!

Динамик пауза. «Камканы коткардым» уены.

Иделгә төшкән камка

Балалар чүгәлиләр,

Бер бата да бер калка –

торып басалар,

Иделдә камка бата!

чүгәлиләр,

Йөзеп янына бардым,

йөзү хәрәкәтләре ясыйлар,

Сөзеп кулыма алдым –

Камканы мин коткардым.

кулларын алга сузалар,

Ярга чыккач кипшенде,

кулларын җилпиләр,

Чистарынды, җилпенде.

Ашыгып китеп бара –

баралар,

Корткычлар бар бакчада!

кулларын өскә күтәрәләр,

Инде камка коткара...

кул чабалар.

(Шәүкәт Галиев)

Балалар өстәлләр артына утыра. Камканы ничек ясарга кирәклеге турында бергәләп сөйләшәләр. 1. Яшел кәгазь битеннән киселгән яфрак өстенә пумаланың очы белән овал формасында камканың гәүдәсен ясау. 2. Аннары кызыл буяу белән камканың эчен буяу. Пумаланы юу. 3. Пумаланы кара буяуга манып, аның очы белән камканың гәүдәсе уртасыннан сызык үткәрү. Пумаланы юу. 4. Бармак битен кара буяуга манып, камканың өстендәге түгәрәк тимгелләрен ясау. Бармакларны юеш салфетка белән сөртү. 5. Пумаланың очы белән камканың башын, тәпиләрен, мыекларын ясау. Пумаланы яхшылап юу.

Шөгыль ахырында «Камка түти, кач, кач...» эндәшен сөйләргә мөмкин:

Камка түти, кач, кач,

Алтын капкаңны ач, ач,

Зәңгәр күккә оч, оч,

Болытларны коч, коч!

(Татар халык авыз иҗаты)