Тәрбияче:

– Балалар, хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз:

Канаты бар – каурыйсыз,

Күзе дә бар – керфексез.

Күлмәге тулы ак тәңкә,

Ул да тагылган җепсез. (Балык)

Тәрбияче балаларны аквариум янына чакыра. Анда йөзгән балыклар турында әңгәмә үткәрә. Аннары экранда елгада йөзүче балыклар сурәтләнгән рәсем күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Балыклар кайда яшиләр? (Суда.) Әйе, бик дөрес. Балыклар сулыкларда, күлләрдә, елгаларда, диңгезләрдә яшиләр. Ничек уйлыйсыз, балык нинди өлешләрдән тора?

Балалар:

– Балыкның гәүдәсе бар.

– Башы бар.

– Канатлары бар.

– Аның койрыгы бар.

Тәрбияче:

– Балыкның канатлары йөзгечләр дип атала. Йөзгечләр ярдәмендә балык хәрәкәт итә. Балыклар төрле төстә булырга мөмкин: кызыл, кара, сары һ.б. Безнең аквариумда нинди балыклар яши? Мин бүген сезгә аквариумдагы балыкларны ясарга тәкъдим итәм. Эшкә тотынганчы, әйдәгез, бераз хәрәкәтләнеп алыйк.

Динамик пауза. «Су буенда» уены.

Без су буена килдек,

Бер урында атлап торалар,

Иелдек тә юындык.

иеләләр, кул юу хәрәкәтләре,

Кулларны болай итәбез,

йөзү хәрәкәтләре,

Балыклар кебек йөзәбез,

Ә хәзер судан чыгабыз,

чүгәлиләр, басалар,

Урыныбызга утырабыз.

урындыкларга утыралар.

Тәрбияче:

– Сезнең алдыгызда әзер аквариумнар. Ләкин алар буш, әйдәгез, аквариумнарга балыкларны урнаштырыйк.

Балалар өстәлләр артына утыралар. Балык формаларының ак ягына пумала белән җилем сылап, аквариумга ябыштыралар. Тәрбияче балаларның җилем белән пөхтә эш итүләренә игътибар итә: ябыштыра торган фигураның артына җилемне юка гына итеп сылап, җилемле ягы белән кәгазь битенә салырга һәм салфетка белән нык итеп кысарга кирәклеген искәртә.
Шөгыль ахырында Әхәт Гаффарның «Юынмый торган Балык» исемле әкиятен («Куанычым-багалмам», 27 бит) сөйләргә мөмкин.