Әбинең булган, ди, ике казы...
Информация
Бурычлар
Пумала белән буяп, рәсемне тулыландырырга өйрәтү.
Кулларның вак моторикасын үстерү.
Шәфкатьлелек, хәлгә керә белү сыйфатлары тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, миңа бүген хат ташучы хат калдырып китте. Әйдәгез, ачып укыйк әле, нәрсә язылган икән анда? (Тәрбияче хатны укый.) «Исәнмесез, балалар! Сезгә «Ике шаян каз» әкиятендәге әби яза. Минем казларым югалды, нибары аларның фоторәсемнәре генә калды. Миңа аларны табарга ярдәм итмәссезме икән?»
Тәрбияче конверттан фоторәсемне ала һәм әңгәмә үткәрә.
– Әйдәгез, рәсемдәге казларны карыйк әле. Алар нинди? (Берсе соры, икенчесе ак.) Каз нинди өлешләрдән тора?
Балалар:
– Казның башы бар.
– Гәүдәсе бар.
– Аның канатлары бар.
– Тәпиләре бар.
Тәрбияче:
– Казның башында нәрсәләр бар? (Күзләр, томшык.) Балалар, әбигә казларны табарга ярдәм итәбезме? (Әйе, ярдәм итәбез.) Әйдәгез, әбигә казлар ясыйк, икене генә түгел, күп каз ясыйк. Ә казларны ясар өчен безгә уч төпләребез ярдәмгә килер. Без бүген пумалалар белән түгел, ә учларыбыз белән ясарбыз. Эшкә тотынганчы, бармакларыбызны ял иттереп алыйк.
Бармак уены. «Казлар, казлар».
– Казлар, казлар! |
Бармаклар җыелган. Кул әйләнә. |
– Га-га-га! |
Баш бармак аска төшә һәм күтәрелә. |
– Ашыйсыгыз киләме? |
Бармаклар җыелган. Кул әйләнә. |
– Бик килә шул! Бик килә! |
Баш бармак аска төшә һәм күтәрелә. |
Балалар өстәлләр артына утыралар. Тәрбияче каз сурәте төшерү алымнарын аңлата.
Тәрбияче:
– Казның башында нәрсәләр бар? Уч төбен җәяргә, баш бармакны төз итеп өскә күтәреп, калган дүрт бармакны бергә җыярга һәм буяуга манып алырга кирәк. Буяулы уч төбен кәгазьгә куеп, рәсем төшерергә.
Балалар эшне мөстәкыйль рәвештә дәвам итәләр. Тәрбияче балаларның эшләрен күзәтә, кирәк булса, ярдәм итә. Казның гәүдәсе кипкән арада хәрәкәтле уен уйнала.
Динамик пауза. «Кызыл тәпи ак казлар» уены.
Тәрбияче уртада. Балалар түгәрәк ясап басалар.
– Казлар, казлар, га-га-га, |
Кулларын җилпиләр, |
Әйдә, киттек елгага. |
бер урында атлап торалар, |
Чумып-чумып йөзәрбез, |
йөзү хәрәкәтләре ясыйлар, |
Чиста булдык, диярбез. |
баш бармакларын күрсәтәләр, |
– Кыйгак-кыйгак, га-га-га, |
кулларын җилпиләр, |
Без бармыйбыз елгага. |
башларын чайкыйлар, |
Без болай да ап-аклар, |
кулларын алга сузалар, |
Кызыл тәпи ак казлар. |
тәпиләрен күрсәтәләр. |
(Касыйм Тәхау) |
Балалар пумала белән казларга томшык, күз, тәпиләр ясыйлар.
Тәрбияче:
– Булдырдыгыз, балалар! Хәзер инде әбинең казлары бик күп булды. Ул аларны күреп куаныр!