Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар. Ишек шакыган тавыш ишетелә. Ишектән курчак Алсу керә. Балалар белән исәнләшә.

Тәрбияче:

– Алсу, рәхим ит, утыр. Без син килгәнгә бик шат.

Алсу:

– Балалар, мин сезгә ярдәм сорап килдем. Бүген минем туган көнем. Миңа кунакка дусларым киләләр. Ләкин мин аларны нәрсә белән сыйларга икәнлеген белмим. Сез миңа ярдәм итмәссезме икән?

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, Алсуны туган көне белән котлыйк.

Балалар:

– Туган көнең белән котлыйм.

– Сәламәт бул.

Тәрбияче:

– Борчылма, Алсу. Без сиңа бик теләп ярдәм итәрбез. Балалар, әйтегез әле, кунакларны нәрсәләр белән сыйлап була?

Балалар:

– Печеньелар, конфетлар белән.

– Әни чәкчәк пешерә.

– Ә минем дәү әнием коймаклар пешерә.

Тәрбияче:

– Ә мин сезгә тәмле торт ясарга тәкъдим итәм. Әйдәгез, искә төшерик әле, торт пешергәндә әниләребез, әбиләребез камырга нәрсәләр салалар?

Балалар:

– Он кирәк.

– Май.

– Йомырка да салырга кирәк.

– Шикәр һ.б.

Тәрбияче:

– Әйе, балалар, торт пешерер өчен он, май, йомырка, шикәр кирәк. Тортны төрле формада ясап була. Ул түгәрәк тә, шакмаклы да, овал формасында да булырга мөмкин. Без сезнең белән түгәрәк торт ясарбыз. Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп туган көндә уйнала торган «Ак калач» уенын уйнап алыйк.

Динамик пауза. «Ак калач» уены.

Алсуның туган көненә

Пешердек без ак калач.

Менә шундый киңлектә,

Менә шундый тарлыкта,

Менә шундый биек ул

Менә шундый тәбәнәк!

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне ал да кач!

Балалар, җырның сүзләренә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар. Тәрбияче балаларга торт өслеге әзер булуын, өслекне матур итеп бизәргә кирәклеген аңлата. 1. Баш һәм имән бармаклар белән кызыл һәм яшел пластилиннан кечкенә кисәкләр бүлеп алу. 2. Пластилин кисәкләреннән шарчыклар әвәләү. 3. Шарчыкларны имән бармаклар белән түгәрәк катыргыга (торт өслегенә) басып ябыштыру.

Тәрбияче:

– Карагыз әле, балалар, нинди матур тортлар ясадык! Бу тортлар белән курчагыбыз Алсу дусларын сыйлар. Алсу, тортларны рәхим итеп ал. Торт белән үзең дә сыйлан.

Алсу:

– Зур рәхмәт сезгә, балалар, миңа бик ярдәм иттегез. Сез бик тәрбияле, юмарт, мәрхәмәтле балалар икәнсез. Мин китим инде. Сау булыгыз.