Светофор тора сакта
Информация
Бурычлар
Буяу белән эшләү алымнарын, пумаладан дөрес файдалана белүне ныгыту.
Светофор сигналлары, аларның әһәмияте турындагы белемнәрен баету.
Мөстәкыйль рәвештә светофор утларын ясарга өйрәтү.
Төсләрне (кызыл, сары, яшел) дөрес куллану, ритм хисен үстерү.
Эстетик зәвыкны үстерү.
Урамда, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тоту күнекмәләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, мин сезгә хәзер шигырь укыйм, ә сез миңа шигырьдә нәрсә турында сүз барганын әйтерсез.
Без бакчага барабыз
Иртән, ашыга-ашыга.
Машиналар ашыга,
Килеп чыга каршыга.
Ярый әле, шул чакта
Светофор тора чатта.
Җемелдәтеп өч күзен
Әйтеп сала өч сүзен.
Кызыл әйтә: «Туктап кал!»
Сары әйтә: «Игътибар!»
Яшел әйтә: «Юл ачык!
Карап кына атлап чык».
(Йолдыз)
– Ничек уйлыйсыз, шигырьдә нәрсә турында сүз бара? (Светофор.) Рәхмәт, балалар, сез бик игътибарлы! Светофор ул – машиналарга, җәяүлеләргә юл күрсәтүче, урамдагы хәрәкәтне көйләп торучы. Светофорның ничә «күзе» бар? (Өч күзе бар.) Нинди күзләр? (Кызыл, сары, яшел.) Дөрес, балалар. Кызыл ут янганда, урам аша чыгарга ярамый. Ә сары төс игътибарлы булырга, чыгу өчен әзерләнергә куша. Яшел ут янганда гына урам аркылы чыгарга була. Хәзер бер уен уйнап алабыз. Мин сезнең ни дәрәҗәдә игътибарлы булуыгызны һәм светофор сигналларын ничек белүегезне карыйм.
Динамик пауза. «Машиналар килә» уены.
Тәрбияче балаларга төрле төстәге боҗралар (серсо) өләшә. Болар – «рульләр», балалар «машиналар» булалар. Алар боҗраларны ике кул белән тотып, рульләрне уңга-сулга боргалап, бүлмә буйлап йөриләр. Аннары, тыпырдап бара-бара, юлларын дәвам итәләр. Тәрбияче «Светофор!» дип сигнал бирә. Әгәр тәрбияченең кулында кызыл түгәрәк булса, машиналар туктап калалар, яшел төскә тагын китеп баралар.
Тәрбияче:
– Бүген без светофорның «күзләрен» (сигналларын) ясарбыз. Светофорның «күзләре» нинди формада? (Түгәрәк.) Әйдәгез, тагын бер тапкыр төсләрне кабатлыйк: нинди төс туктап торырга куша? (Кызыл.) Нинди «күз» янганда чыгарга әзерләнергә кирәк? (Сары.) Нинди төс чыгарга рөхсәт итә? (Яшел.)
Тәрбияче тактада светофор рәсемен күрсәтә. Балаларның игътибарларын өстә, уртада, аста нинди төсләр урнашуына юнәлтә. Балалар «өстә», «уртада», «аста» сүзләрен кабатлыйлар. Аннары альбом битләрендә пумала ярдәмендә кызыл, сары, яшел түгәрәкләр ясыйлар. Тәрбияче тырышлыклары өчен балаларны мактый.