Светофор утлары
Информация
Бурычлар
Әзер өлешләрне дөрес урнаштыру күнекмәсе бирү.
Балаларның иҗат эшчәнлекләрен үстерү.
Ябыштыру алымнарын камилләштерү.
Юлларда үз-үзеңне хәвефсез тоту күнекмәләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, бүген мин сезгә «Күңелле светофор» дип аталган әкият алып килдем.
Яшәгән, ди, булган, ди, бер юл кырыенда күңелле светофор. Юлда бик күп күңелле машиналар һәм күңелле кешеләр йөргәннәр. Юл кырыенда торган светофорны барысы да бик яратканнар, чөнки ул җырлый торган булган. Яшел ут янганда ул: «Барырга ярый», – дип җырлаган. Сары ут янганда: «Әзерләнегез» – дип җырлый икән. Ә кызыл ут янган чакта, ул: «Игътибарлы булыгыз, туктагыз!» – дип җырлаган.
Тәрбияче әкият эчтәлеге буенча сораулар бирә.
Тәрбияче:
– Күңелле светофорның утлары нинди төсләрдә булганнар?
Балалар:
– Кызыл, сары, яшел.
Тәрбияче:
– Кызыл ут янганда светофор нәрсә дип җырлаган?
Балалар:
– Игътибарлы булыгыз, туктагыз!
Тәрбияче:
– Яшел ут янганда нинди җыр җырлаган?
Балалар:
– Барырга ярый!
Тәрбияче:
– Ә сары утның җыры нинди?
Балалар:
– Әзерләнегез!
Тәрбияче балаларны игътибарлы булганнары өчен мактый.
Тәрбияче (светофор рәсеме күрсәтә):
– Балалар, менә бу – күңелле светофор рәсеме. Аның өч төсле уты бар. Мин хәзер кулым белән төсләрне каплыйм, ә сез нинди төсне каплаганны һәм аларның нәрсә аңлатканын әйтерсез.
Ә хәзер, әйдәгез, бер уен уйнап алыйк әле. Без барыбыз да – җәяүлеләр. Безгә машина юлы аша чыгарга кирәк. Юл кырыенда светофор тора. (Кызыл түгәрәк күрсәтә.) Кызыл ут янганда нишлибез?
Балалар:
– Юл аша чыкмыйбыз.
Тәрбияче, шул рәвешле, сары һәм кызыл түгәрәкләр күтәрә. Балалар сары утка чыгарга әзерләнәләр, яшел түгәрәк күтәрелгәндә әкрен генә юл аша чыгалар.
Динамик пауза. «Мин шофер» уены
Без бит әле кечкенә, |
Чүгәлиләр, |
Тизрәк үсәсе килә, |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Үсеп җиткәч, әти кебек |
аяк очларында күтәреләләр, |
Шофер буласы килә |
руль тоткан кебек кулларын боралар. |
Тәрбияче:
– Без алдагы шөгыльдә светофор рәсеме ясаган идек, ә бүген светофорны төсле кәгазьдән киселгән түгәрәкләр ярдәмендә ябыштырырбыз.
Балалар өстәлләр артына утыралар. Пумала ярдәмендә киселгән түгәрәкләрнең ак ягына җилем сылыйлар һәм альбом битенә ябыштыралар. Тәрбияче түгәрәк кырыена чыгып калган җилемне салфетка белән сөртеп алырга кирәклеген искәртә. Балаларны чиста, пөхтә эшләүләре өчен мактый.