Күбәләкләр
Информация
Бурычлар
Чикләнгән өслектә (контур читенә чыкмыйча) мамык таякчыклар белән басып рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү. т
Төсләр турында белемнәрне ныгыту.
Рәсем ясаганда кулларның иркен хәрәкәтләнүенә ирешү.
Ритм хисен, вак моториканы үстерү.
Бөҗәкләргә карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, хәзер без сезнең белән әкияттә кунакта булырбыз. Мин сезгә бик матур әкият укыйм. Ә сез игътибар белән тыңлагыз:
«Яшәгән, ди, булган, ди, Ләйлә исемле кыз. Ул бик тә рәсем ясарга яраткан. Беркөнне аңа ерак шәһәрдә яшәүче әбисе бүләккә төсле кәгазьләр һәм карандашлар җибәргән. Бүләк белән бергә хат та булган. Әбисе анда: «Кадерле кызым Ләйлә! Мин сиңа сихри кәгазьләр, төсле карандашлар белән бу посылканы җибәрәм. Ләкин бик сак бул! Бу битләргә ясалган бар нәрсә дә шунда ук тереләчәк! Рәсем ясарга тотынганчы нәрсә ясаячагыңны яхшылап уйла».
Ләйлә нәрсә ясарга кирәклеген уйлый башлый: ат ясар иде, ул зур һәм өй эченә сыймаячак, эт ясар иде, ул этләрдән курка. Ләйлә уйлап утырганда, кинәт, стенадагы күбәләкләр рәсемен күреп ала. Алар шулкадәр матур, төрле төстә! Һәм Ләйлә матур күбәләкләр ясарга була. Ул ясаган күбәләкләр терелгәч, алар төрле чәчәкләргә кунып уйнарлар, дөньяны тагын да матурларлар!»
Тәрбияче:
– Балалар, Ләйлә әбисе җибәргән карандашлар белән нәрсә рәсеме ясарга уйлаган? (Күбәләк.)
Тәрбияче күбәләкләр рәсеме күрсәтә һәм алар турында әңгәмә үткәрә.
Чәчәккә кунган күбәләк
Күзен йомып утырмый,
Канат җәеп очып китә,
Еласаң да тоттырмый.
(Фатих Кәрим)
– Күбәләкләр бик күп төрле. Алар бер-берсеннән төсләре, исемнәре, канат формалары, яшәү урыннары белән аерылалар. Күбәләкләрнең гомерләре бик кыска. Озаграк яшәсен өчен аларны сакларга, аларга кул белән кагылмаска кирәк. Игътибар итегез әле, алар нәрсәләре белән бер-берләренә охшаганнар?
Балалар:
– Аларның дүрт канаты бар.
– Гәүдәләре бар.
– Башлары бар.
– Күбәләкләрнең мыеклары да бар.
Динамик пауза. «Кызыл мәкләр – күбәләкләр» уены.
Мәк-мәк, без күмәк, |
Кулларын як-якка җәяләр, |
Кызарып пешә җиләк. |
чүгәлиләр, |
Иртүк торып, мәккә кунып, |
торып басалар, |
Уйнап йөри күбәләк. |
кулларын җилпиләр, |
Ак-күк күбәләк, |
түгәрәк ясыйлар, |
Мәк чәчәге түгәрәк. |
|
Күбәләкләр, кызыл мәкләр |
аякларын тыпырдаталар, |
Без уйныйбыз бергәләп. |
бииләр, |
Таң, таң, таң ата, |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Күктә нурлар уйната. |
|
Аклы-күкле күбәләкләр |
кулларын җилпиләр |
Матур җәйне ярата. |
|
(Әхмәт Ерикәй) |
Тәрбияче:
– Балалар сезнең дә матур күбәләкләр ясыйсыгыз киләме? (Әйе, килә.)
Тәрбияче балаларга күбәләк өлгеләре, мамык таякчыклар өләшә. Эшнең эзлеклелеге турында бергәләп сөйләшәләр.
Тәрбияче:
– 1. Башта мамык таякчыкларны суда юешлибез,
2. Үзебезгә ошаган төсне сайлап, буяуга манабыз.
3. Аннары, ритмик таплар төшереп, күбәләкләрне бизибез.
Балалар мөстәкыйль эшли.
Тәрбияче:
– Булдырдыгыз, балалар, рәхәтләнеп уйнадык та, матур-матур күбәләкләр дә ясадык!
Шөгыль ахырында «Төсе буенча урнаштыр» дидактик уены уйнала. Балалар үзләре ясаган күбәләкләрне, төсләренә туры китереп, өстәл өстендә торган кызыл, сары, зәңгәр чәчәкләр янына китереп куялар.