Тәрбияче балаларны тәрәзә янына чакыра. Аларның игътибарын тәрәзә каршында чәчәк атып утыручы сиреньнәргә юнәлтә.

Тәрбияче:

– Балалар, хәзер елның нинди вакыты? (Яз.) Бик тиздән җәй дә җитәчәк. Күрегез: тирә-юнь яшеллеккә, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Шомырт, алмагачлар, сиреньнәр чәчәк ата. Әйдәгез, урыннарыгызга утырыгыз да язгы гүзәллек турында бер матур җыр тыңлыйк әле, балалар.

Аудиоязмада «Сиреньнәр хуш исләр тарата» җыры (Н. Җиһанов музыкасы, Ә. Ерикәй сүзләре) яңгырый.

Җир йөзе яшәрә, шатлана май,

Сиреньнәр хуш исләр тарата.

Яшәрәм яз җиткәч гөлсыман мин,

Күңелем яз ямен ярата.

Тәрбияче төрле төстәге сирень чәчәге рәсемнәре күрсәтә.

Тәрбияче:

– Сирень ал, ак, шәмәхә төсләрдә чәчәк ата. Аның хуш исе бөтен җиргә тарала.

Тәрбияче балаларны үз янына чакыра, сирень чәчәген тотып карау, күзәтү мөмкинлеге бирә.

Тәрбияче:

– Сирень чәчәгенең таҗлары йолдызларга охшаган, шулай бит, балалар? Ә яфраклары нәрсәгә охшаган? (Йөрәккә.) Балалар бакчасына килгәндә кемнәр сирень куагын күрде? Безнең балалар бакчасы ишегалдында үскән сиреньнәрнең чәчәкләре нинди төстә? (Ак, шәмәхә.)

Динамик пауза. «Сиреньнәр».

Чәчәк атты сиреньнәр.

Кулларын як-якка җәяләр,

Кояшка үрелделәр.

кулларын өскә күтәрәләр,

Кинәт көчле җил чыкты,

як-якка чайкалалар,

Ботакларны селкетте.

Җилкәй, көчле исмә син,

бармак яныйлар,

Чәчәкләрне өзмә син.

Алар хуш ис тарата,

кулларын як-якка җәяләр,

Сиреньнәрне

Балалар бик ярата.

кул чабалар

Тәрбияче:

– Балалар, без бүген сезнең белән матур сирень чәчәген әвәләп ясарбыз.

Балалар өстәл артына утыралар. Тәрбияче әвәләү тәртибен аңлата.

Тәрбияче:

1. Баш һәм имән бармаклар белән пластилиннан кечкенә кисәкләр бүлеп алу.

2. Пластилин кисәкләреннән шарчыклар әвәләү.

3. Шарчыкларны бармак бите белән басып катыргы битенә ябыштыру.

4. Ике уч арасында яшел пластилиннан ике шар әвәләү.

5. Шарларга яфрак формасы биреп, аларны катыргыга ябыштыру.

Шөгыль ахырында балаларның эшләре мольбертка куела. Балалар эшләренең нәтиҗәсен күреп куаналар, сокланалар. Тәрбияче аларны мактый.