Тәрбияче балаларга Р. Миңнуллинның «Май килә» шигырен («Куанычым-багалмам», 241 бит) укый. Тиздән зур бәйрәм – Җиңү көне булачагы, бәйрәм көнендә үткәреләчәк төрле чаралар (концертлар, салют һ.б.) турында сөйли. Бәйрәм салюты рәсемен күрсәтә.

Тәрбияче:

– Балалар, бүген без бәйрәм салюты ясарбыз. Салют ул – төрле төстәге гаҗәеп матур утлар. Ә сезнең салют күргәнегез бармы? Аларны кайда күрергә мөмкин? (Күктә.) Алар нинди төсләрдә була? (Сары, кызыл, яшел, ак һ.б.) Ә сез салютны нәрсәгә охшатасыз?

Балалар:

– Шарларга.

– Төсле яңгырга.

– Чәчәкләргә.

– Төсле тасмаларга һ.б.

Динамик пауза. «Түгәрәктә» уены.

Бергәләп басыйк әле,

Басалар түгәрәк ясыйлар,

Түгәрәк ясыйк әле.

Менә нинди түгәрәк!

уртага керәләр,

Бик кечкенә түгәрәк!

Кулны кулга тотынышып,

артка чигенәләр,

Артка таба барабыз.

Менә нинди түгәрәк!

зур түгәрәк ясап, басып торалар,

Бик зур түгәрәк!

Түгәрәктә йөрибез,

тыпырдый-тыпырдый уртага керәләр,

Бик тырышып биибез.

Менә шулай ял иттек,

урыннарына утыралар.

Вакыт күңелле үтте.

Экранда бәйрәм салюты күренешләре күрсәтелә. Балалар аларның төсләре, нәрсәгә охшаган булулары турында сөйлиләр. Балалар өстәлләр янына киләләр. Тәрбияче балаларның игътибарын өстәлләр өстендә яткан зәңгәр төстәге ике ватман кәгазенә юнәлтә. Салютны ике төркемгә бүленеп (8-10 бала) ясаячаклары турында әйтә.

Тәрбияче:

– Сезнең алдыгызда зур кәгазьләр – зәңгәр күк йөзе. Әйдәгез, аны бәйрәмчә бизик, бәйрәм салюты ясыйк. Мин сезгә алдан, катыргыларны кисеп, менә шушындый штамплар әзерләп куйдым. Без аларны төрле төстәге буяуларга манып, утлар ясарбыз.

Тәрбияче эшнең эзлеклелеген аңлата.

Тәрбияче:

1. Пумала белән штампка буяу сылау.

2. Штампны кәгазь битенә басып кысу.

3. Ике ватманны мольбертка урнаштыру.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле, нинди матур бәйрәм салюты барлыкка килде! Рәхмәт сезгә!