Милли бизәкле сөлгеләр
Информация
Бурычлар
Бизәкләрне төсе, формасы, зурлыгы буенча чиратлаштырып урнаштыра белү күнекмәләре бирү, пөхтә итеп ябыштыруларына ирешү.
Җилем һәм салфетка белән дөрес эшләү күнекмәләрен камилләштерү.
Вак моториканы үстерү.
Балаларда сынлы сәнгать эшчәнлегенә кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, бүген безгә кунакка Асия әби килә. Әйдәгез, аны каршы алыйк.
Ишек шакыган тавыш ишетелә, Бүлмәгә Асия әби керә.
Әби:
– Исәнмесез, балаларым!
Балалар:
– Исәнме, әби!
Тәрбияче белән әби кул биреп күрешәләр. Балалар әбигә урындык тәкъдим итәләр. Әби төенчеген чишә, аннан чигүле сөлге ала.
Әби
– Балалар, сезгә бу әйбер танышмы? Ул ни өчен кирәк?
Тәрбияче:
– Әйе, Асия әби, безгә бу таныш әйбер. Балалар, әйтегез әле, бу нәрсә?
Балалар:
– Сөлге.
Тәрбияче:
– Дөрес. Сөлгене без һәркөн кулланабыз. Юынганнан соң аның белән бит-кулларыбызны сөртәбез, шулай бит, балалар? Тик бу сөлге безнең сөлгеләрдән аерылып тора. (Сөлгене кулына ала, балаларга аны җәеп күрсәтә.) Балалар, карагыз әле, бу сөлгенең баш-башлары ничек матур бизәлгән!
Әби:
– Бу – чигүле сөлге –яшьлегем истәлеге. Яшь чакта Сабан туе батырына дип чиккән идем. Җырлый-җырлый чиктем мин аны:
Сөлге чиктем асыл җепләр белән,
Йөрәк хисен салып бу җырга.
Насыйп булсын диеп бу бүләгем
Сабантуйда җиңгән батырга.
Тәрбияче:
– Әбекәй, бу сөлгене нинди чәчәкләр белән бизәдең соң? Безнең балаларга шул турыда сөйлә әле.
Асия әби балаларга сөлгедәге лалә, кыңгырау чәчәкләре, яфраклар, дулкынлы сызыклар турында сөйли.
Әби:
– Балалар, тиздән Сабан туе бәйрәме җитә. Бәйрәмгә сөлге бүләк итәсем килә. Әмма, күзләрем бик үк әйбәт күрмәгәнлектән, үзем сөлге чигә алмыйм инде. Сез миңа ярдәм итмәссезме икән?
Тәрбияче:
– Бик рәхәтләнеп ярдәм итәбез, әбекәй, бер дә борчылма. Безнең балалар бик тырышлар. Алар сөлгене төсле кәгазьләрдән киселгән чәчәкләрне ябыштырып бизәрләр. Балалар, әйдәгез, әбине бераз ял иттерик. Аңа үзебез яратып уйный торган «Тамчы, там!» җырлы уенын уйнап күрсәтик.
Динамик пауза. «Тамчы, там!» җырлы уены
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясап басалар. Алар бергәләп түбәндәге җырларны җырлыйлар һәм бию хәрәкәтләре ясыйлар:
Там, там, тамчы, там, |
Түгәрәк эченә керәләр, |
Тамганыңны яратам. |
артка таба чигәләр, |
Тамган тамчыларга карап, |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Мин җырларга яратам. |
башларын як-якка чайкыйлар, |
Без уйныйбыз, уйныйбыз, |
бииләр, |
Якты көннән туймыйбыз. |
|
Кулны-кулга чаба-чаба |
кул чабалар. |
Көләбез дә җырлыйбыз. |
Тәрбияче:
– Ә хәзер, балалар, эшкә тотыныйк. Әйдәгез, өстәлләр янына килегез, утырыгыз. Мин сезгә сөлгене бизәү тәртибен күрсәтәм.
Тәрбияче балаларга сөлге үрнәге күрсәтә. Балаларның игътибарын сөлгедә чәчәкләрнең ничек урнашуына юнәлтә. Кыңгырау һәм лалә чәчәкләрен чиратлап ябыштырырга кирәклегенә басым ясый. Балалар алларында яткан лалә, кыңгырау чәчәкләре өлгеләрен карыйлар. Альбом битендә ясалган сөлге силуэтына башта чәчәкләрне урнаштырып карыйлар. Аннары, чәчәкләрнең ак ягына җилем сылап, сөлгенең баш-башларына ябыштыралар. Чиста, пөхтә эшләүләре өчен тәрбияче балаларны мактый.
Әби:
– И-и балакайлар, менә нинди матур сөлгеләр ясадыгыз! Бу сөлгеләр миңа да, сезгә дә җитә. Сез дә Сабан туенда катнашучыларга бүләк итәрсез бу матур сөлгеләрне. Сез миңа бик ошадыгыз. Өегездә дә әби-бабайларыгызга игътибарлы булыгыз, әйткән сүзләрен тыңлагыз. Мин кайтыйм инде. Сау булыгыз! Зур рәхмәт сезгә!
Тәрбияче һәм балалар әби белән саубуллашалар:
Балалар:
– Сау бул, әби. Безгә тагын кил!