Тәрбияче:

– Балалар, хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм. Табышмак урманнарда, бакчаларда үсүче бер чәчәк турында. Игътибар белән тыңлагыз әле:

Сары төсе – бал кебек,

Ак чуклары – кар кебек.

Әллә ничә авыруга

Файдасы бар, эч белеп. (Ромашка)

Экранда ромашка чәчәге рәсеме күрсәтелә. Тәрбияче балаларның игътибарын чәчәкнең төсенә, таҗларының формасына, ничек урнашуларына юнәлтә.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, ромашка чәчәге турында сөйлибез. Ул нинди?

Балалар:

– Ромашка ак төстә.

– Чәчәкнең уртасы сары.

– Таҗлары озынча.

– Яфраклары һәм сабагы яшел төстә.

Динамик пауза. «Күбәләкләр» уены.

Күбәләккәй оча, оча,

Куллар белән очу хәрәкәтләе ясыйлар,

Чәчәкләрне күзәтә.

Очып аргач, уйнап талгач,

кулларын төшерәләр,

Шул чәчәктә ял итә.

чүгәлиләр.

Тәрбияче:

– Без сезнең белән күбәләкләр булып уйнадык. Күбәләкләр чәчәкләргә кунып уйнарга бик яраталар. Әйдәгез, аларга күңелле булсын өчен, ромашкалардан чәчәкле алан ясыйк.

Тәрбияче ромашка чәчәген ясау эзлеклелеге турында сөйли.

Тәрбияче:

– 1. Пумаланы яшел буяуга манып, кәгазь битенең аскы өлешендә сулдан уңга таба сызык үткәрәбез. Бу – үлән үскән җир була.

2. Пумаланың очы белән астан өскә таба нечкә сызык үткәрәбез.

3. Пумаланы юабыз. Сары төскә манабыз.

4. Чәчәкнең уртасын ясыйбыз.

5. Пумаланы юабыз. Ак буяуга манабыз һәм кыллы өлешен биткә яткыру ысулы белән ромашканың таҗларын ясыйбыз.

6. Пумаланы юып, кабат яшел буяуга манабыз һәм сабакның ян якларына пумала очы белән озынча ике яфрак ясыйбыз.

Балалар мөстәкыйль эшли. Тәрбияче аларның ничек эшләүләрен күзәтә, кирәк булса, ярдәм итә.

Тәрбияче:

– Карагыз әле, балалар, без нинди матур ромашкалар ясадык! Күбәләкләргә уйнау өчен чәчәкләр бик күп булды! Балалар, беркайчан да чәчәкләрне күпләп өзмәгез. Алар безнең кәефебезне күтәрәләр, тормышыбызны матурлыйлар.