Әкәм-төкәм
Информация
Бурычлар
Ике уч төбе арасында, туры хәрәкәтләр ясап, таякчыклар әвәләү күнекмәләрен ныгыту. Барлыкка килгән таякчыкны бөтерергә өйрәтү.
Әйләнә-тирә дөньядагы иң гади бәйләнешләр турындагы күзаллауларын үстерү.
Вак моториканы ныгыту.
Балаларда күзәтүчәнлек, кызыксынучанлык сыйфатлары һәм хайваннар дөньясына карата сакчыл караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, бүген мин сезгә таныш куян балалары Шаян һәм Наян белән булган бер кызык вакыйга турында сөйлим. Куян балалары урмандагы күп кенә җәнлекләрне һәм бөҗәкләрне күреп беләләр. Ә беркөнне алар үзләре яши торган аланда таныш булмаган ике бөҗәк күргәннәр. «Сез кем?» – дип сораганнар алар әлеге бөҗәкләрдән. «Без – әкәм-төкәмнәр. Бик ашыгабыз. Өйдә безне балаларыбыз көтә. Зинһар, тоткарламагыз», – дигәннәр дә акрын гына шуышып китеп барганнар.
Без бүгенге шөгыльдә әлеге серле бөҗәкләр – әкәм-төкәмнәр турында сөйләшербез һәм аларны әвәләп ясарбыз.
Экранда әкәм-төкәм рәсеме күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Әкәм-төкәмнең гәүдәсе, башы, мөгезләре, кабырчыгы бар. Ул аякларында (табанында) шуышып йөри. Үләннәр белән туклана . Әкәм-төкәм төрле үсемлекләрнең яшел яфракларын, кәбестә яфракларын һәм гөмбәләр ашый. Әгәр дә әкәм-төкәмне берәрсе борчыса, ул үзенең кабырчыгына кереп яшеренә. Аның кабырчыгы шактый нык. Кабырчык аны дошманнардан саклый.
Динамик пауза. «Әкәм-төкәм».
Мөгезләрен тырпайтып |
Имән бармакларын баш өстенә куялар, |
Әкәм-төкәм шуыша. |
урыннарында атлап торалар, |
Кемдер аны куркытты, |
чүгәлиләр, |
Өенә кереп качты. |
башларын куллары белән каплыйлар. |
Тәрбияче:
– Әйдәгез, өстәлләр артына утырыйк һәм бармакларны эшкә әзерлик.
Бармаклар өчен күнегү.
Бармаклар юлга басты, |
Балалар бармакларын өстәлгә куялар, |
Тиз-тиз генә йөгерде. |
бармакларын «йөгертәләр», |
Тигез юлдан йөгерүе | |
Бармакларга күңелле. |
ике кулның урта һәм имән бармаклары белән өстәл өстеннән «йөгерәләр». |
Тәрбияче:
– Ә хәзер әкәм-төкәмнәрне әвәләргә керешик. Башта без ике уч арасында пластилин кисәгеннән таяк әвәләрбез. Таякның бер башы әкәм-төкәмнең аяклары булыр. Икенче башын ике бармак белән тартып, башын һәм мөгезен ясарбыз. Аннары икенче таякны әвәлибез һәм аны, бөтереп, әкәм-төкәмнең кабырчыгын ясыйбыз. Кабырчыкны әкәм-төкәмнең аяклары өстенә куябыз.
Балалар мөстәкыйль эшли. Тәрбияче тырышлыклары өчен балаларны мактый, рәхмәт әйтә.