Ишек шакыган тавыш ишетелә. Бүлмәгә куян баласы Шаян керә. Балалар белән исәнләшә.

Шаян:

– Хәерле көн, балалар. Мин сезгә бер табышмак әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз әле:

Утырабыз урманда

Матур эшләпә киеп.

Киптерә дә, кыздыра да

Кешеләр безне җыеп.

Ул нәрсә?

Балалар:

– Гөмбә.

Шаян:

– Бик дөрес. Сез бик игътибарлы балалар икәнсез. Мин яшәгән урманда гөмбәләр бик күп үсә иде. Ә быел алар нигәдер күренми. Тиздән якын дустыбыз Энәбайның туган көне. Аңа күчтәнәчкә гөмбәләр алып барасым килгән иде. Нишләргә инде? Киңәш бирегезче.

Тәрбияче:

– Бер дә борчылма, Шаян. Безнең балалар пумала белән бик матур итеп рәсем ясый беләләр. Алар сиңа гөмбә рәсеме ясап бирерләр. Ә син аларны керпе дустыңа бүләк итәрсең.

Шаян:

– Бик рәхмәтле булыр идем сезгә, балалар.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, эшкә тотынганчы, бергәләп уйнап алыйк.

Динамик пауза. «Урманда» уены.

Бергәләшеп, җыйналып,

Атлап баралар,

Без барабыз урманга.

Хәерле юл теләп безгә

уң кулларын өскә күтәрәләр, селкиләр,

Күктә кояш елмая.

Канатларын җелпи-җелпи,

кулларын як-якка җәеп селкиләр,

Күбәләкләр очалар.

Ал, кызыл, сары, зәңгәр –

кулларын алга сузалар,

Нинди матурлар алар!

Ак каеннар төпләреннән

чүгәләп йөриләр,

Без гөмбәләр эзләдек.

Агач башында уйнаган

торалар, өскә карыйлар

Тиеннәрне күзләдек.

Экранда язгы урман рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Балалар, хәзер елның кайсы вакыты? (Яз.) Язын көннәр нинди була?

Балалар:

– Болытлы.

– Яңгырлар ява.

– Кояш җылыта.

Тәрбияче:

– Игътибар итегез әле, урманда нәрсәләр үсә?

Балалар:

– Агачлар, чәчәкләр.

Тәрбияче:

– Әйе, язгы урманда беренче чәчәкләрне очратырга була. Ә менә гөмбәләр, дөрестән дә, күренми. Ничек уйлыйсыз: гөмбәне ничек ясарбыз икән? Эшне нидән башларбыз? Мин сезгә гөмбә рәсеме алып килгән идем, әйдәгез, бергәләп карыйк әле: гөмбә нинди өлешләрдән тора?

Балалар:

– Эшләпәсе, аягы бар.

Тәрбияче:

– Әйе, аның эшләпәсе бар, ул ярымтүгәрәк. Ә аягы овал формасында. Хәзер мин сезгә гөмбәне ничек ясарга икәнен күрсәтәм. Мин пумаланы алам да, ак буяуга манып, гөмбәнең аягын ясыйм. Аннары пумаланы юам. Юганнан соң, соры буяуга манып, гөмбәнең эшләпәсен ясыйм. Гөмбәнең аягы басып тора, ә эшләпәсе аның өстендә ята.

Балалар өстәл артына утыралар, гөмбәләр ясыйлар.

Шөгыль ахырында М. Фәйзуллинаның «Гөмбәләр» шигырен укырга мөмкин («Куанычым-багалмам», 176 нчы бит)