Өй алдында чебиләр...
Информация
Бурычлар
Берничә өлештән торган предмет сурәтләргә өйрәтү.
Балаларның геометрик фигуралар (түгәрәк, өчпочмак) турындагы күзаллауларын киңәйтү.
Чиста, пөхтә ябыштыру күнекмәләрен ныгыту.
Кулларның вак моторикасын үстерү.
Кошлар турында кайгыртучанлык тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, искә төшерик әле: сез нинди йорт кошларын беләсез?
Балалар:
– Әтәч. Тавык. Каз. Үрдәк.
Тәрбияче (уенчык чеби күрсәтә):
– Без бүген сезнең белән менә шушындый нәни, матур чебиләр турында сөйләшербез. Хәзер мин сезгә бер шигырь укыйм. Игътибар белән тыңлагыз:
Чебиләр
Өй алдында чебиләр:
– Чип-чип-чип! – дип йөриләр.
Кечкенә канатлары,
Муеннары сап-сары.
Күпереп тора йоннары,
Ул – аларның туннары...
(Мәхмүт Хөсәен)
– Чеби нинди төстә? (Сары.) Ул нинди өлешләрдән тора?
Балалар:
– Аның башы бар.
– Гәүдәсе бар.
– Канатлары бар.
– Аяклары бар.
– Аның томшыгы бар.
Тәрбияче:
– Чебиләр – йорт кошлары, алар ишегалдында, кетәклектә яшиләр. Кешеләр аларны ашата, тәрбияли, карый. Сезнең дә шушындый матур, сары, йомшак чебиләр ясыйсыгыз киләме? (Әйе, килә.) Без бүген чебине төсле кәгазьләр ярдәмендә ябыштырып ясарбыз.
Динамик пауза. «Чебиләр зарядкасы».
Нәни чебиләр барсы да |
Балалар җилкәләрен селкетәләр. |
Сары майка кигәннәр, |
|
Зарядка ясарга диеп, |
тезләрен югары күтәреп, бер урында атлыйлар, |
Бер урынга килгәннәр. |
|
Корт, корт, корт, корт, |
уртага атлап керәләр, |
Бер урынга килгәннәр. |
кире чигенәләр. |
Тәрбияче чеби рәсеме күрсәтә.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, чебине җентекләбрәк карыйк. Ул нинди формада? (Түгәрәк.) Чебинең башы да, гәүдәсе дә, күзләре дә түгәрәк. Ә томшыгы, тәпиләре өчпочмак формасында.
Балалар өстәлләр артына утыралар. Поднослардагы төсле кәгазьләрдән киселгән фигураларны карыйлар, өстәл өстендә өлешләрне тезеп карыйлар. Тәрбияче ябыштыру тәртибен аңлата.
Тәрбияче:
– Зуррак сары түгәрәк –чебинең гәүдәсе – яшел катыргының уртасына ябыштырыла. Кечкенә сары түгәрәк – чебинең башы – гәүдәсе өстенә куела. Кечкенә кызыл өчпочмак – чебинең томшыгы, ике бертөсле өчпочмаклар – тәпиләре, соры кечкенә түгәрәкләр – күзләре була.
Балалар мөстәкыйль рәвештә эшлиләр. Тәрбияче күзәтә, ярдәм итә. Эш барышында «Шаян чебиләр» җырын (А. Минһаҗев сүзләре, Ә. Һадиева музыкасы: Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе. Методик әсбап өчен аудиокушымта, 139 нчы трек) тыңларга мөмкин.