I. Кереш өлеш.

Тәрбияче үрнәге буенча образлар тудырып (кошчык оча, куян сикерә, камыт аяклы аю баласы бара) йөрү.

II. Төп өлеш.

1. Шакмаклар белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. «Шакмакларны күрсәт!»

Башлангыч торыш – аякларны җилкә киңлегендә куеп басу, шакмак тоткан кулларны гәүдә буйлап аста тоту. Кулларны өскә күтәрү, шакмакларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).

2. «Шакмакларны яшер!»

Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басу, шакмак тоткан кулларны өскә күтәрү. Утыру, шакмакларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Утыру, шакмакларны кулга алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

3. «Шакмакларны төшермә!» («Шакмакларны яшер!» күнегүенең варианты)

Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору, шакмак тоткан кулларны өскә күтәрү. Утыру, шакмакларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

4. «Үрел!»

Башлангыч торыш – аякларны туры сузып, идәндә утыру, шакмак тоткан кулларны артка кую. Алга таба иелү, шакмаклар белән аяк бармакларына кагылу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

5. «Сикер!»

Башлангыч торыш – аякларны аз гына аерып басу, шакмак тоткан кулларны ян якларга сузу. Шакмакларны төшереп җибәрмичә, куш аяклап урында сикерү. Сикерүне атлау белән чиратлаштыру (4–5 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Бераз алга барып, баланың күтәрелгән кулларыннан югарырак ике уенчыкка сикерү.

2.2. Якын торучы ике эскәмия астыннан шуышу

2.3. Тәрбияче ыргыткан тупны тоту.

«Машиналар» хәрәкәтле уены.

Тәрбияче балаларга төрле төстәге боҗралар (серсо) өләшә. Болар – рульләр, балалар «машиналар» булалар. Алар, боҗраларны ике кул белән тотып, рульләрне уңга-сулга боргалап, зал буйлап йөриләр, туктап «шиннарын кабарталар»: аякларын тыпырдаталар. Аннары, тыпырдап бара-бара, юлларын дәвам итәләр. Тәрбияче «Светофор!» дип сигнал бирә. Әгәр тәрбияченең кулында кызыл түгәрәк булса, машиналар туктап кала, яшел төскә тагын китеп баралар.

Уен 2–3 тапкыр кабатлана.

III. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче ел фасылларына карап, аяк киемен дөрес сайлау турында мәгълүмат бирә.

Абдулла Алиш. «Куян кызы». https://balarf.ru/ipad/library.html?id=112 (иллюстрация карау).

IV. Йомгаклау өлеше.

Йөрү һәм әкрен темпта йөгерү, сулыш алу күнегүләре белән чиратлаштыру (10–15 секунд).