I. Кереш өлеш.

Предметлар өстеннән атлап узу. Ике сызык арасында йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Йомшак мендәрләр белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – мендәрләргә утыру, куллар янда. Кулларны өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – мендәрләргә утыру, куллар янда. Алга таба иелү, үкчәне тоту, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – мендәрләр артына басу, куллар артта. Утыру (качу) һәм басу (күренү) (4 тапкыр). 

4. Башлангыч торыш – мендәрләр алдына басу, аяклар бергә, куллар янда. Мендәрләргә утыру, куллар алда, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – мендәрләр янына басу, куллар янда. Мендәрләр тирәли куш аяклап сикерү, йөрү белән чиратлаштыру (3–4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Идәндә сузылган аркан (яки гимнастика таягы) аша куш аяклап сикерү;

2.2. Идәннән 50 см биеклектә урнашкан гимнастика таягы астыннан шуышу;

2.3. Ике тупны берьюлы уң һәм сул кул белән тәгәрәтү.

«Тупны тәгәрәт» хәрәкәтле уены.

Балаларга төрле төстәге кечкенә туплар (диаметры 6–8 см) бирелә. Тәрбияче балаларга тупларны урындыкта утырып торган курчак янына кадәр тәгәрәтеп барырга кирәклеген аңлата. Яхшы итеп тәгәрәтеп барган балаларны мактый, биремне үти алмаган балаларга булыша, берничә тапкыр тәгәрәтеп карарга мөмкинлек бирә. Барлык балалар да берничә тапкыр тәгәрәтеп уйнаганнан соң, тупларны кәрзингә тутыралар.

III. Йомгаклау өлеше.

Сулыш алу күнегүләре белән чиратлаштырып, тыныч кына йөрү (10–15 секунд).