«Кояш елмая, көлә..».. «Кояш, чык!» эндәшен уку.
Информация
Бурычлар
Сөйләшкәндә таныш әйберләрнең исемен, сыйфатын аңлата торган сүзләрне куллана белү күнекмәләре бирү.
Халык авыз иҗаты аша балаларның зиһенгә алу сәләтен үстерү, хәтерләрен яхшырту.
Балаларда табигать күренешләре белән кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Исәнләшү, балаларда уңай күтәренке кәеф булдыру.
Тәрбияче балаларны җәйге алан итеп ясалган урынга алып килә.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз, нинди матур аланлык! Монда өй дә бар. Бу өйдә кем яши икән? Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын тапсагыз, өйдә кем яшәгәнен белерсез.
Һәркемнән иртә тора,
Җылы нурларын сибә.
Ул нәрсә? (Кояш).
Тәрбияче (өй артыннан кояш макетын ала):
– Дөрес, бу кояш. Кояш нинди төстә?
Балалар:
– Сары.
Тәрбияче:
– Кояш нәрсәгә ошаган?
Балалар:
– Тупка охшаган.
– Йомры икмәккә.
– Кабартмага һ.б.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле: безнең кояшка нәрсәдер җитми. Ничек уйлыйсыз, нәрсә җитми икән?
Балалар:
– Нурлар җитми.
Тәрбияче:
– Дөрес. Әйдәгез, кояш безне тагын да яхшырак җылытсын өчен, аңа нурлар куйыйк.
Тәрбияче балаларга, кыстыргычлар алып, кояш макетына нурлар куярга тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Кояшка күпме нур куйдыгыз? (Күп.) Кояш үзенең нурлары белән бүлмәбезне тагын да яктыртты, безне җылытты!
«Кояш чык, чык,чык!» эндәшен уку. («Куанычым-багалмам», 8 бит). Тәрбияче эндәшне тагын бер кат укый, балалар тәрбияче белән бергә кабатлыйлар.
Динамик пауза. «Кояшкай» уены.
Кояш көлә, кояш көлә, |
Кулларын як-якка җәяләр, |
Ул югары күтәрелә. |
кулларын югары күтәрәләр, |
Кояш көлә, без биибез, |
тыпырдыйлар, |
Бик күңелле яшибез. |
«пружинка» ясыйлар |
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, елмаеп, көлеп торган кояшны матур, ягымлы сүзләр белән сөендерик. Кояш нинди?
Балалар:
– Кояш җылы.
– Якты.
– Сары.
– Матур.
Тәрбияче:
– Булдырдыгыз, балалар, кояш бик сөенде!
«Парын тап» дидактик уены уйнала.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле: минем кәрзинемдә нәрсәләр бар?
Балалар:
– Яфраклар бар.
Тәрбияче:
– Нинди матур яфраклар, шулай бит? Аларның төсләре нинди? (Сары, кызыл, яшел яфраклар.) Кәрзиндә яфраклар күпме? (Күп.) Әйдәгез, һәрберегез берәр яфрак алыгыз. Ә хәзер аларның парын табарга кирәк. Кәрзиндә калган яфракларны мин келәмгә сибәм. Сез алар арасыннан үзегезнең кулыгыздагы кебек яфракны табарга тиеш буласыз.
Күңелле музыка яңгырый. Балалар кулларындагы кебек яфракларны эзлиләр. Тапкач, тәрбияче янына килеп күрсәтәләр. Тәрбияче аларны игътибарлы булганнары өчен мактый. Аннары яфраклар белән сулыш гимнастикасы («Җил» күнегүе) үткәрелә.
Тәрбияче:
– Балалар, уң кулыгызга бер яфрак тотыгыз. Әлегә җил исми – яфрак селкенми. Ә хәзер тирән итеп сулыш алабыз да яфракка өрәбез. Җил әкрен генә исә, ә хәзер катырак исә... Яфрак очып та китте!
Бүгенге шөгыльдә сез бик игътибарлы булдыгыз, рәхмәт сезгә.