Исәнләшү. Балаларда уңай эмоциональ халәт булдыру.

Саумы, кояш!

Саумы, һава!

Саумы, иртә!

Саумы, йомшак җил!

Саумы, Туган ил!

Тәрбияче:

– Балалар, мин сезгә Тел турында бер әкият сөйлим, игътибар белән тыңлагыз.

Тәрбияче тел ясалган рәсем күрсәтә, сөйли.

Тәрбияче:

– Яшәгән, ди, булган, ди, Күңелле Тел. Ул үзенең өендә яшәгән. Телнең өе авыз булган. Өйнең ишеге менә шулай ачыла һәм ябыла икән. Тел өйдән йөгереп чыга да тагын кереп кача. Яңадан йөгереп чыга һәм тагын югала.

Күнегү балалар белән берничә тапкыр кабатлана.

Тәрбияче:

– Телнең бар нәрсәгә дә өйрәнәсе килә икән. Бервакыт Тел кемнеңдер елаган тавышын ишетә.

Аудиоязмада елаган бала тавышы куела. Тәрбияче кечкенә бәби курчакны ала.

Тәрбияче:

– Ләйлә исемле курчак елый икән! «Үәәә – үәәә!» – дип елый Ләйлә. Балалар, Ләйлә ничек итеп елый? (Күмәк, индивидуаль кабатлаулар.)

Тәрбияче:

– Ләйләне юатыйк, тынычландырыйк. Аңа бишек җыры җырлыйк.

Балалар тәрбияче белән «Бишек җыры» («Куанычым-багалмам», 10 нче бит) җырлыйлар. Курчакны караватка салалар.

Тәрбияче:

– Әни баласын йоклатканда ничек көйли? (Ә-ә-ә-ә!)

Бергәләп әйтәләр.

Тәрбияче:

– Кабатлыйк: әәә-ни, әәә-би, әәә-ти.

Башта әкрен, аннары кызу темпта әйтәләр.

Динамик пауза. «Үсәм» уены

Мин әле бик кечкенә,

Балалар чүгәлиләр,

Миңа бары өч кенә.

Үсә-үсә зур булам,

күтәреләләр,

Бик матур малай (кыз) булам.

ике кулның да имән бармакларын 
бит урталарына куеп, башларын чайкыйлар.

Магнитофон язмасында Г. Тукайның «Туган тел» җыры тыңлана. Аннары җырның эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелә.

Тәрбияче:

– Туган тел — иң матур, иң якын, иң газиз тел ул. Бу телдә безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз сөйләшә. Әниләребез, әбиләребез безгә бишектә чакта ук туган телдә җырлар җырлаганнар, әкиятләр сөйләгәннәр. Һәркем үз телендә сөйләшә белергә, үз телен яратырга тиеш. Тыңлагыз әле, балалар, мин сезгә кечкенә Айдар турында шигырь сөйлим. Ул ничек итеп үз телендә сөйләшергә өйрәнә икән?

Үз телендә сөйләшә

Әнисе дә сөйләшә,

Әтисе дә сөйләшә.

Шулай булгач, нигә әле

Айдарга сөйләшмәскә?! —

Теле бар бит аның да!

Кара-каршы сөйләшергә

Әбисе бар янында.

Әт-тә, ән-нә, тәт-тәт-тә!..

Әб-бә, баб-ба, тәт-тәт-тә!..

Айдар, шулай матур итеп,

Үз телендә сөйләшә

Энҗе Мөэминова.

Тәрбияче:

– Шигырь кем турында? (Малай турында.) Малайның исеме ничек? (Айдар.) Айдар нәрсә эшли белә? (Айдар сөйләшә белә.) Айдар кечкенә, сөйләшергә өйрәнә генә. Ул нинди сүзләр әйтә?

Балалар:

– Әт-тә.

– Ән-нә.

– Тәт-тәт-тәт.

– Әб-бә.

– Баб-ба.

Тәрбияче:

– Өйдә Айдар белән кемнәр сөйләшә?

Балалар:

– Әтисе сөйләшә.

– Әнисе дә сөйләшә.

– Айдар белән әбисе дә сөйләшә.

Тәрбияче:

– Айдар әлегә сүзләрне бик аз белә, чөнки ул әле кечкенә. Ә без инде үз телебездә сөйләшәбез, шигырьләр сөйлибез, җырлар җырлыйбыз. Безнең туган телебез бик матур! Без аны бик яратабыз.

Шөгыль ахырында тагын бер тапкыр «Туган тел» җырын (бер куплетын) тыңларга мөмкин. Җырны басып тыңлау зарур.