Балалар түгәрәк ясап басалар. Артка таба чигенеп, түгәрәкне зурайталар. Бер-берләренә карап елмаялар:

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк,

Куллар җылысын тойык,

Шатланышып елмайыйк!

Тәрбияче:

– Балалар, безнең Күңелле Тел өеннән йөгереп чыгарга һәм кире кереп качарга ярата. Күрсәтегез әле, Тел ничек итеп өеннән чыга? Ничек итеп кача? Ә иреннәр, җыелып, алга таба сузыла – «торба» ясый беләләр. Менә шулай.

Күнегүләр берничә тапкыр кабатлана.

Тәрбияче:

– Бервакыт Тел паровоз кычкырткан тавыш ишетә: у-у-у. Паровоз ничек кычкырта?

Балалар:

– У-у-у.

Тәрбияче:

– У-у-у – паровозның җыры. Бу җыр Телгә бик ошаган. Ул җырны ятларга уйлаган. Тел башта җырны әкрен генә (тихо) җырлаган: у-у-у. Ничек итеп җырлаган?

Балалар:

– Әкрен генә: у-у-у.

Тәрбияче:

– Аннары Тел җырны көчле (каты, громко) итеп җырлый башлаган: у-у-у. Балалар, паровоз җырын дөрес итеп җырлау өчен иреннәрне алга таба сузарга – «торба» ясарга һәм җырны сузып җырларга кирәк: уууууууу...

Күнегү барлык балалар белән бергә һәм берничә бала белән индивидуаль эшләнә. Тәрбияче балаларга зур һәм кечкенә паровоз рәсемнәре күрсәтә.

Тәрбияче:

– Балалар, зур паровоз калын тавыш белән каты итеп кычкырта: у-у-у-у-у. Ничек итеп кычкырта?

Балалар:

– Каты итеп кычкырта: у-у-у-у-у.

Тәрбияче:

– Кечкенә паровозның тавышы нечкә, ул әкрен итеп кычкырта: у-у-у-у. Кечкенә паровоз ничек кычкырта?

Балалар:

– Әкрен итеп кычкырта: у-у-у-у-у.

Тәрбияче:

– Хәзер мин берегезне үз яныма чакырам. Бу бала паровоз була. Ул каты һәм әкрен итеп паровоз җырын җырларга тиеш. Ә сез кечкенә әллә зур паровоз кычкыртамы икәнен әйтерсез.

Чакырылган бала ширма артына керә, кечкенә яки зур паровоз кычкырткан авазлар (әкрен яки каты) чыгара. Калган балалар нинди паровоз кычкыртуын танып әйтәләр. Күнегү 4–5 бала белән үткәрелә.

Фонетик күнегүләр:

1. Җил ничек улый? (У-у-у-у-у.)

2. Эт ничек өрә? (Һау-һау-һау!)

3. Тукран ничек тукылдый? (Тук-тук-тук.)

Динамик пауза. «Тигез юл буйлап» уены

Нәниләр бара

Балалар атлап баралар,

Тигез юл буйлап,

Тигез юл буйлап,

туктыйлар, бер урында

Ашыкмый атлап.

атлап торалар,

Зур-зур ташларны

алга таба ике аякта

Сикереп үтәләр.

сикереп баралар,

Һәм көтмәгәндә

туктап калалар,

Егылып китәләр…

чүгәлиләр

Бух!

Тәрбияче:

– Балалар, бүген безгә кунак килгән. Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, табышмакка дөрес җавап бирсәгез, нәрсә икәнен белерсез.

Үзе зур, мөгезле,

Озын гына койрыклы.

Сөт бирә, май бирә,

Җәен йөри көтүдә. (Сыер.)

Экранда сыер рәсеме күрсәтә. Тәрбияче сыер турында әңгәмә кора.

Тәрбияче:

– Балалар, әйтегез әле, сыер зурмы, кечкенәме? (Зур.) Аның ике мөгезе, җилене бар. Сыер кешеләргә сөт бирә. Хәзер мин сезгә сыер турында бер шигырь укыйм.

Безнең сыер

– Әби, әби, әйт әле,

Сыер нигә мөгери?

– Карыны ачкан, улым,

Печән китер, йөгер, – ди.

– Ашап туйгач, ник сыер,

Сузып-сузып, «му-у» ди ул?

– Эчәсе килгән, улым,

Китер миңа су-у! – ди ул. 

Нәкыйп Каштанов

Шигырьнең эчтәлеге буенча сораулар:

– Шигырь нәрсә турында? (Сыер турында.)

– Кемнең сыеры бар? (Әбинең сыеры бар.)

– Сыер нигә мөгери? (Аның ашыйсы килгән.)

– Сыер нәрсә ашый? (Сыер печән ашый.)

– Сыерга печәнне кем бирә? (Малай бирә.)

– Печән ашагач, сыер тагын нәрсә сорый? (Су сорый. Аның эчәсе килгән.)

– Сыерга суны кем китерә? (Малай китерә.)

– Сыер ничек итеп су сорый? («Му-у»).

Тәрбияче:

– Әйе, сыер, сузып-сузып, «му-у» ди. Бергә кабатлыйк әле: Му-у! Китер миңа су-у! Әбинең оныгы сыерны бик ярата икән. Ул сыерга печән ашата, су эчертә. Ә сыер аларга күп итеп сөт бирә.

Шигырь тагын бер кат укыла, балалар, тәрбиячегә ияреп, шигырь юлларын кабатлыйлар.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар! Рәхмәт сезгә!

Балалар бергәләп кул чабалар.