«Тәрбияче һөнәре». «Ул бакчаны ярата» шигыре.
Информация
Бурычлар
Сүзләрне ачык итеп әйтергә, табигый интонация белән тыныч сөйләргә, исемнәрне фигыльләр белән яраштырып әйтергә өйрәтү.
Сүзләрдә [р] авазын дөрес, ачык итеп әйтергә өйрәтүне дәвам итү.
Шигъри әсәрне тыңлый, эчтәлеге буенча тәрбияче биргән сорауларга җавап бирә белергә өйрәтү; аерым сүзләрне тәрбияче артыннан кабатлап, сөйләмдә активлаштыру.
Балаларның артикуляция аппаратын камилләштерү, фонематик ишетү сәләтен, хәтерен үстерү.
Игътибарлылык, бергәләп шөгыльләнү теләге тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, бүген безгә кунакка Ләйлә исемле курчак килгән. Әйдәгез, аның белән исәнләшик. Ләйләнең безнең бакча белән танышасы килә икән.
Ләйлә (тәрбияче курчак исеменнән сөйли):
– Сез бакчага көн саен киләсезме? Бакчада сез ниләр эшлисез?
Балалар:
– Без бакчада уйныйбыз.
– Рәсем ясыйбыз.
– Ашыйбыз.
– Без бакчада йоклыйбыз.
– Җырлыйбыз, биибез.
Тәрбияче Гасыйм Лотфиның «Ул бакчаны ярата» шигырен укый.
Көн саен Ләйлә,
Бакчага килә.
Соң гына кайта
Кич белән өйгә.
Ярата Ләйлә
Көн үткәрергә
Иптәшләр белән
Бакчада бергә.
Төрле уенчыклар
Курчаклар монда.
Кайтасы килми
Ләйләнең шуңа.
– Әнием, – ди ул, -
Ашыгып йөрмә.
Мине алырга
Бик иртә килмә.
Шигырьнең эчтәлеге буенча сораулар:
– Көн саен Ләйлә кая бара?
– Ләйлә бакчада нишләргә ярата?
– Ни өчен Ләйләнең бакчадан кайтасы килми?
– Ләйлә әнисенә нәрсә дип әйтә?
Ләйлә:
– Әйтегез әле, сезнең белән бакчада кем уйный? Кем сезгә әкиятләр, матур шигырьләр укый, рәсемнәр күрсәтә?
Балалар:
– Тәрбияче апа.
Экранда тәрбияче рәсеме күрсәтелә.
Ләйлә:
– Мин беләм: тәрбияче апа сезнең белән шөгыльләр үткәрә.
Балалар:
– Ул безгә китаплар да укый.
– Әкиятләр сөйли.
– Безнең белән бергә уйный.
Ләйлә:
– Ул сезгә дөрес киенергә, юынырга, өстәл артында үзегезне ничек тотарга кирәклеген дә өйрәтә.
«Кем нәрсә эшли?» дидактик уены.
Тәрбияче сюжетлы рәсемнәр күрсәтә. Балалар рәсемдәге балаларның нәрсә эшләгәннәрен тулы җөмләләр белән сөйлиләр.
– Бу – кыз. Ул киенә.
– Бу кыз сикерә.
– Бу кыз юына.
– Бу кыз ботка ашый.
– Бу – малай. Ул рәсем ясый.
– Бу малай китап укый.
– Бу малай машина белән уйный.
– Бу малай йоклый.
Динамик пауза. «Матур тубым» уены
Минем тубым бигрәк җитез: |
кулларын чәбәклиләр, |
Матур итеп сикерә. |
сикерәләр, |
Әгәр тотып өлгермәсәң, |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Әллә кая йөгерә. |
бер урында йөгерәләр |
«Серле тартма» уены. Серле тартмага мәкаль, табышмаклар язылган кәгазь битләре салынган. Тәрбияче аларны укый, балалар аның артыннан кабатлыйлар.
Тәрбияче:
– Рәхмәт кемгә дә рәхәт.
Балалар мәкальне кабатлыйлар. [Р] авазын дөрес әйтергә өйрәнәләр.
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, бергәләп, р-р-р-р дип әйтәбез: р-р-р-р, р-р-р-р!
– Атны ничек итеп туктатабыз? Тырррр-тыррр-тыррр! Тырррр-тыррр-тыррр!
Фонетик күнегүләр
Ра-ра – Рамил.
Ра-ра – Равия.
Рә-рә – Рәис.
Рә-рә – Рәшит.
«Табышмак әйтәм, җавабын тап» уены.
*Берсе сөйли,
Икесе тыңлый,
Икәве карап тора. (Тел, колаклар, күзләр.)
Балаларга тел, колаклар, күзләр ясалган рәсемнәр күрсәтелә.
*Аяклары, куллары бар,
Нәкъ кеше төсле үзе.
Мин сөйләшәм,
Ул сөйләшми,
Авызыннан чыкмый сүзе. (Курчак.)
Курчак рәсеме күрсәтелә.
Ләйлә:
– Булдырдыгыз, балалар! Сез бик тапкыр, акыллы, тырыш балалар икәнсез. Миңа сезнең белән бик күңелле булды! Рәхмәт сезгә. Миңа балалар бакчасында бик ошады. Мин сезгә тагын килермен әле. Ә хәзергә – хушыгыз.
Балалар Ләйлә белән саубуллашалар. «Тагын кил. Көтәбез», – диләр.