«Яраткан уенчыкларыбыз». «Туп» шигыре.
Информация
Бурычлар
Сөйләмнең диалогик төрен үстерү: бирелгән сорауны тыңларга һәм аңларга, аңа аңлаешлы итеп җавап бирергә өйрәтү.
Сүзләрдәге тартык [д], [б] авазларын ачык итеп әйтергә өйрәтүне дәвам итү. [Ү] авазы кергән сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.
Шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү.
Балаларның игътибарын, аңга алуларын, хәтерен үстерү.
Балаларда матур әдәбият әсәрләренә карата кызыксынучанлык тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Исәнләшү, балаларда уңай күтәренке кәеф булдыру.
Тәрбияче:
– Балалар, сез кунакка барырга яратасызмы?
Балалар:
– Яратабыз.
– Мин кунакка барырга бик яратам.
– Без дәү әниләргә барабыз.
Тәрбияче:
– Ә безгә кунаклар килгәнне яратасызмы? (Яратабыз.) Кунак килгәч, бик күңелле була, шулай бит, балалар?
Ишек шакыган тавыш ишетелә. Тәрбияче ярдәмчесе кәрзин белән уенчыклар алып керә.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле: бүген безгә кунакка уенчыклар килгән! Әйдәгез, кунаклар белән исәнләшик!
«Әйдәгез, танышабыз!» дидактик күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, яңа уенчыклар белән танышыйк. Башта үзебез белән таныштырыйк. Моның өчен сезгә үзегезнең исемегезне һәм яратып уйный торган уенчыгыгызны әйтергә кирәк.
Сөйләм үрнәге: Минем исемем ... . Мин курчак һәм туп белән уйнарга яратам.
Балалар үз исемнәрен һәм яраткан уенчыкларын әйтәләр.
Тәрбияче:
– Хәзер кунаклар белән танышырбыз.
«Уенчыкны таны» уены.
Балага уенчык күрсәтелә. Бала, аны танып, атамасын дөрес итеп әйтергә тиеш. Тәрбияче уенчыкларның атамаларын дөрес, ачык итеп әйтергә кирәклегенә басым ясый.
Тәрбияче:
– Балалар, кәрзиндә тагын музыкаль уенчыклар да бар!
Ду-ду-ду! Ду-ду-ду!
Нәрсә булыр икән бу? (Быргы.)
– Әйдәгез, бергәләп кабатлыйбыз: ду-ду-ду! Ду-ду-ду!
Балалар:
– Ду-ду-ду! Ду-ду-ду!
Тәрбияче:
– Бум-бум-бум! Бам-бам-бам!
Барабанда мин кагам!
– Ә хәзер бармакларыгызны барабан таяклары дип хис итегез. Имән бармаклар белән «барабан кагабыз» һәм бергәләп кабатлыйбыз:
Балалар («барабан кагалар»).
– Бум-бум-бум! Бам-бам-бам!
Динамик пауза. «Матур тубым» уены. (Алдагы шөгыльне карарга)
Ишек артында бала елаган тавыш ишетелә.
Тәрбияче:
– Балалар, ишетәсезме, кемдер елый.
Тәрбияче ишекне ача, курчак алып керә. Балалар курчак белән исәнләшәләр.
Тәрбияче:
– Балалар, курчакның исеме Әминә икән. Әминәгә нәрсә булган? Әйдәгез, сорыйк әле.
Балалар:
– Әминә, син ник елыйсың?
Әминә (еламсырап):
– Минем бик яраткан тубым бар иде. Уйнаганда ул суга төшеп китте.
Тәрбияче Әминә бикчәнтәеваның «Туп» шигырен («Куанычым-багалмам», 36 бит) сөйли. Шигырьне сөйләгәндә тактага рәсемнәр тезеп бара (елап торучы кыз, елга, суга төшкән туп рәсемнәре).
Шигырь эчтәлеге буенча балаларга сораулар.
– Кызның исеме ничек?
– Әминә нигә елый?
– Ул тупны кая төшергән?
– Туп суда батамы?
Тәрбияче:
– Әйдәгез, Әминәне тынычландырыйк! Бергәләп кабатлыйк: «Чү, Әминә, елама, туп батмый ул елгада».
Балалар:
– Чү, Әминә, елама, туп батмый ул елгада.
Тәрбияче:
– Мин шигырьне тагын бер кат укыйм, ә сез миңа шигырьне сөйләргә ярдәм итегез.
Шигырь икенче кат укыла, балалар тәрбияче артыннан шигырь сүзләрен кабатлыйлар.
Әминә ... елый үкереп,
Тубым ... суга төште, дип.
– Чү, ... Әминә, елама,
Туп батмый ул ... елгада.
Тәрбияче:
– Балалар, күрегез, Әминә сөенде. Ул елмая.
Шигырьне 2–3 бала яттан сөйли. Тәрбияче чү, үкереп сүзләрендә [ү] авазының дөрес әйтелешенә игътибар итә.
«Туп кемдә?» уены
Тәрбияче:
– Без бүген кем турында шигырь өйрәндек? Туп суда батамы? Өйгә кайткач, шигырьне кемнәргә сөйләрсез?