Тәрбияче:

–  Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә!

Балалар:

Исәнмесез, апа! Хәерле иртә!

Тәрбияче:

–  Балалар, карагыз әле тәрәзәгә, бүген көн нинди матур, кояшлы! Кояшлы көндә безнең кәефләребез дә яхшы, күтәренке. Әйдәгез әле, бер-беребезгә елмаеп карыйк, елмаю җылысын дусларга да бүләк итик. Балалар, хәзер урамда елның кайсы вакыты?(Көз.) Ни өчен көз дип уйлыйсыз?

Балалар:

– Яфраклар саргая.

– Көннәр салкын.

– Яңгырлар ява.

Тәрбияче (кулына Сөмбелә исемле курчак тоткан):

– Балалар, бүген безгә кунак кызы килде. Кунак кызының исеме Сөмбелә. Ул сезнең белән танышырга тели.

Сөмбелә (тәрбияче курчак исеменнән сөйли):

– Минем исемем Сөмбелә, синең исемең ничек?

Сөмбелә һәр бала янына килә, исемен сорый. Балалар Сөмбеләгә исемнәрен әйтәләр.

Сөмбелә:

– Менә сезнең белән таныштык та. Балалар, мин кунакка алтын көз җиткәч кенә киләм. Карагыз әле, минем күлмәгем нинди төстә? (Сары.) Ә алъяпкычым? (Алъяпкыч та сары төстә.). Башымдагы тәкыямда нинди төстәге яфраклар бар?

Балалар:

– Сары яфраклар бар.

– Тәкыяда кызыл яфраклар да бар.

– Яшел яфраклар да күрәм.

ТәрбиячеӘйдәгез, бергәләп кабатлыйк: сары, кызыл, яшел яфраклар (балаларның сүзләрдә [с], [съ], [к] [къ] тартыкларын дөрес, ачык итеп әйтүләренә игътибарын юнәлтә).

Балалар:

– Сары, кызыл, яшел яфраклар.

Тәрбияче:

– Көз көне сары, кызыл яфраклар җиргә коела.

Балалар җөмләне тәрбияче артыннан кабатлыйлар.

Сөмбелә, кәрзиннән алып, идәнгә сары, кызыл, яшел төстәге яфраклар сибә.

Тәрбияче:

– Идәндә ничә яфрак? (Күп.) Балалар, Сөмбелә сезнең белән уйнарга тели.

«Яфракны күрсәт» уены.

Сөмбелә идәндә яткан бер яфрак төсен әйтә. Исеме әйтелгән бала, идәндәге яфраклар арасыннан, Сөмбелә әйткән төсле яфракны таба һәм аны атый. Мәсәлән: бу яфрак сары. Сөмбелә һәр баладан төсләрне кабатлата: «Алия, син нинди төстәге яфрак алдың?» (Мин яшел яфрак алдым.)

Динамик пауза. «Җил» уены

Җил исә-исә-исә,

Кулларын алга сузалар, селкиләр,

Агачларны селкетә.

кулларын өскә күтәрәләр, селкиләр,

Җил тына-тына-тына,

чүгәлиләр,

Агачлар үсә-үсә-үсә.

торып басалар, кулларын күтәрәләр

Аудиоязмада яңгыр тавышы ишетелә.

Тәрбияче:

–  Балалар, нәрсә тавышын ишетәсез?

Балалар:

Яңгыр ява.

– Яңгыр тавышын ишетәм.

Тәрбияче:

– Әйе, көзге яңгыр ява, балалар. Ә мин сезгә бүген көзге яңгыр турында шигырь алып килдем, тыңлагыз әле.

М. Фәйзуллинаның «Көзге яңгыр» шигырен («Куанычым-багалмам», 32 бит) уку.

Тәрбияче:

– Кыз тәрбияче апасыннан нәрсә дип сораган? Тәрбияче нәрсә дип җавап биргән? Балалар, мин шигырьне тагын бер кат укыйм, ә сез миңа булышыгыз, яме.

– Апа, безгә ... артыбыздан

Шыбыр-шыбыр ... кем дәшә?

– Кем дә дәшми, көзге ... яңгыр

Зонтик белән ... сөйләшә.

Сөмбелә балаларга «Яңгыр һәм кояш» уенын (Г. З. Гарәфиева. «Сөмбеләне кем белә?», 58 б.) уйнарга тәкъдим итә. Тәрбияче кояш рәсемен күрсәткәндә балалар уйныйлар. Яңгыр рәсемен күрсәткәндә тәрбияче сөйли:

Яңгыр ява тып та тып,

Тып та тып.

Булмый аны туктатып,

Тып та тып, тып та тып.

Балалар качалар. Уен тагын бер тапкыр уйнала. Сөмбелә балаларны мактый, аларга рәхмәт әйтә, саубуллаша.

Тәрбияче:

– Безгә кунакка кем килде? Сөмбелә нәрсә алып килде? Сез нинди төстәге яфраклар белән уйнадыгыз? Нәрсә турында шигырь укыдык?