«Яшелчә бакчасында». «Кем нәрсә ярата?» әкияте.
Информация
Бурычлар
Яшелчә исемнәрен истә калдыру, аларның төсләрен әйтә белергә өйрәтү.
Яшелчә исемнәрен кертеп, гади җөмләләр төзеп сөйли белү күнекмәләрен арттыру.
Әкиятнең эчтәлеген аңлауларына ирешү.
Тәрбияче сорауларына аңлаешлы итеп җавап бирергә өйрәтүне дәвам иттерү.
Балаларның игътибарын, хәтерен, уйлау сәләтен үстерү.
Әдәби әсәрләр белән кызыксыну тәрбияләү, татар халкының башка әкиятләре белән танышасы килү теләге уяту.
Шөгыль барышы
Балалар ярымтүгәрәк ясап урындыкларда утыралар.
Тәрбияче:
– Хәерле иртә, балалар!
Балалар:
– Хәерле иртә. апа!
Тәрбияче (көз турында табышмак әйтә):
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана, –
Бу кайчак була? (Көз.)
Тәрбияче:
– Әйе, балалар, бу – көз. Көз көне кояш та була, яңгыр да ява. Үсемлекләргә үсү өчен кояш та, яңгыр да кирәк, шулай бит, балалар? Тыңлагыз әле: мин хәзер яңгырны чакырам:
Яңгыр яу, яу,
Сине көтә җир, җир!
Безгә уңыш бир, бир!
Аудиоязмада яңгыр яуган тавыш ишетелә.
Балалар эндәшне тәрбияче артыннан кабатлыйлар.
Тәрбияче (экрандагы кояш рәсеменә күрсәтеп):
– Балалар, яңгыр туктады. Нинди матур кояш чыкты! Әйдәгез, бүген без сезнең белән яшелчә бакчасына барыйк.
Аудиоязмада күңелле көй яңгырый. Балалар, урындыкларыннан торып, тәрбияче артыннан баралар: бормалы юл буйлап йөриләр, тар сукмак аша үтәләр.
Яшелчә бакчасы итеп җиһазланган урынга киләләр (яисә экранда яшелчә бакчасы күренеше күрсәтелә).
Тәрбияче:
– Менә, яшелчә бакчасына килеп тә җиттек, балалар. Яшелчәләр түтәлләрдә үсә. Яшелчәләр кайда үсә?
Балалар:
– Яшелчәләр түтәлләрдә үсә.
Тәрбияче:
Кәбестәләр, суганнар
Түтәлләргә тулганнар.
Кишер белән чөгендер,
Тик җыеп кына өлгер!
– Түтәлләрдә нәрсәләр үсә? Кем нинди яшелчәне таныды?
Балалар:
– Бу – бәрәңге.
– Мин кәбестәне таныдым.
– Ә бу кишер.
– Мин кыяр яратам.
– Ә бу – суган.
Тәрбияче (чөгендергә күрсәтеп):
– Бу яшелчәнең исеме – чөгендер, бергәләп кабатлыйк әле, балалар.
Балалар:
– Бу яшелчә – чөгендер.
Тәрбияче:
– Бәрәңге, кәбестә, кишер, кыяр, суган, чөгендер – яшелчәләр.
Яшелчәләр, чөгендер сүзләре балалар белән күмәк һәм индивидуаль кабатлана.
«Бу бармак – кыяр...» бармак уены уйнала. Балалар, яшелчә исемнәрен әйтә-әйтә, бармакларын бөгәләр.
Бу бармак — кыяр,
Бусы — кәбестә,
Бу бармак — кишер,
Бусы — чөгендер,
Ә бусы суган булды —
Менә кәрзинем тулды.
(Бармакларны йодрыклыйлар)
Ишек шакыган тавыш ишетелә. Кулына серле янчык тоткан тәрбияче ярдәмчесе керә. «Серле янчык» уены уйнала. Балаларга, янчыктагы яшелчәләрне карамыйча, тотып карап кына танырга, атамасын әйтергә һәм тасвирларга тәкъдим ителә. Мәсәлән: суган сары төстә, түгәрәк.
Балалар:
– Бу – помидор. Помидор кызыл, түгәрәк.
– Бу – кишер. Ул кызгылт сары, түгәрәк түгел.
– Бу – кыяр. Кыяр яшел төстә, озынча һ.б.
Тәрбияче:
– Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Сез бик игътибарлы! Рәхмәт сезгә. Ә хәзер мин сезгә бер әкият укыйм. Ул «Кем нәрсә ярата?» (татар халык әкияте) дип атала. Игътибар белән тыңлагыз.
Тәрбияче, курчак театры кулланып, әкиятне сөйли («Куанычым-багалмам» 23 бит). Әкият эчтәлеге буенча балаларга сораулар бирелә.
Тәрбияче:
– Бер йортта нәрсәләр яшәгән?
Балалар:
– Песи, эт, әтәч, кәҗә.
Тәрбияче:
– Алар нәрсә турында сөйләшкәннәр? Песи нәрсә ярата? Әтәч кайсы азыкны мактаган? Әтәч ярма бөртекләрен ничек итеп чүпли? Акбай нәрсә кимерергә ярата? Кәҗә нәрсә ярата?
Балалар сорауларга җаваплар бирәләр. Тәрбияче аларның тулы җөмләләр белән җавап бирүләренә игътибар итә, андый балаларны мактый.
Тәрбияче:
– Һәр хайванның яратып ашый торган азыгы бар. Бу әкият аркылы без кайсы хайванның нинди ризык яратканын белдек. Йорт хайваннарына карата игътибарлы булыгыз, балалар. Аларны яраткан ризыклары белән сыйларга онытмагыз.