«Йорт хайваннары». «Кәҗә» шигыре.
Информация
Бурычлар
Балаларның тирә-юнь турындагы белемнәре арту нәтиҗәсендә сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру.
Гомумиләштерүче сүзләр белән (йорт хайваннары) таныштыру.
Гади җөмләләрне ашыкмыйча, аңлаешлы итеп әйтергә, тәрбияче биргән сорауларга бәйләнешле итеп җавап кайтарырга өйрәтү.
Аваз ияртемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү күнегүләре башкару.
Татар теленә хас [һ] авазын дөрес, ачык итеп әйтергә өйрәтү.
Балаларның фонематик ишетү сәләтен, күзаллауны, хәтерләрен үстерү.
Йорт хайваннарына игелекле мөнәсәбәт, аларга ярдәм итәсе килү теләге тудыру.
Шөгыль барышы
Исәнләшү. Балаларда уңай эмоциональ халәт булдыру.
Әйдәгез, дуслар, җыелыйк,
Җитәкләшеп тезелик.
Түгәрәктә бергәләп
Күңелле уйныйк, көлик!
Тәрбияче (уенчык песи күрсәтә):
– Балалар, бүген безгә кунакка Йомшаккай килгән, әйдәгез, аның белән исәнләшик.
Балалар:
– Исәнме, Йомшаккай!
Тәрбияче Р. Миңнуллинның «Мияу!» шигырен сөйли («Куанычым-багалмам», 16 бит), Йомшаккайны сыйпый, иркәли.
Песи, песи, пескәем,
Соры синең төскәең.
Йомшак синең йоннарың,
Җылы синең туннарың.
– Йомшаккайның бүген туган көне икән. Ул үзенең дусларын – йорт хайваннарын кунакка чакырырга уйлаган. Ничек уйлыйсыз, Йомшаккайның туган көненә нинди дуслары килер икән?
«Нәрсә качты?» дидактик уены.
Тәрбияче:
– Барлык кунаклар да килгәннәр, ләкин алар качып торалар. Хайваннар песи янына чыксыннар өчен, сез аларны танып әйтергә тиеш.
Тәрбияче йорт хайваннарының башы сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтә. Балалар, йорт хайванын танып, гади җөмләләр төзеп, алар турында сөйлиләр.
Балалар:
– Сыер килгән. Сыерның башы күренә.
– Эт килгән. Этнең башы күренә.
– Ат килгән. Атның башы күренә.
– Кәҗә килгән. Кәҗәнең башы күренә.
– Сарык килгән. Сарыкның башы күренә.
Тәрбияче:
– Йорт хайваннары качкан урыннарыннан чыктылар. Йомшаккайны туган көне белән котлый башладылар.
Тәрбияче җөмлә әйтә, балалар тәрбияче әйтә башлаган җөмләне аваз ияртемнәре белән тәмамлыйлар.
Эт өрә – һау-һау-һау!
Сыер мөгери – му-му-му!
Ат кешни – ми-һа-һа!
Кәҗә мәэлди – мәә-мәә!
Сарык бәэлди – бәә-бәә!
Песи аларга җавап бирә – мияу-мияу!
Тәрбияче ми-һа-һа, һау-һау-һау аваз ияртемнәрен балалардан кабатлаттыра, игътибарын [һ] авазының дөрес әйтелешенә юнәлтә. Сулышны дөрес алып, бер тоткарлыксыз чыгарырга кирәклеген искәртә.
«Йорт хайваннарының балаларын әйт» дидактик уены.
Тәрбияче:
– Һәр йорт хайванының балалары бар. Әйдәгез, бергәләп аларны әйтеп карыйк.
Песинең баласы – ... песи баласы.
Сыерныкы – ... бозау.
Этнеке – ... көчек.
Атныкы – ... колын.
Кәҗәнеке – ... кәҗә бәтие, кәҗә бәрәне.
Сарыкныкы – ... бәрән (бәкәй).
Тәрбияче:
– Эт, сыер, ат, кәҗә, сарык – йорт хайваннары. Бергәләп кабатлыйк: йорт хайваннары.
Балалар:
– Йорт хайваннары.
Тәрбияче:
– Аларны ни өчен шулай дип атыйлар икән, белмисезме? Алар барысы да кеше янында яшиләр, аңа файда китерәләр: эт йорт саклый, сыер сөт бирә, ат йөк ташый һ.б. Кешеләр аларны кайгырталар, яраталар!
Динамик пауза. «Көчегем» уены (И. Х. Муяссарова. «Азрак ял итеп алыйк», 26 бит)
Бар минем көчегем, |
Кулларын алга сузалар, |
Шаяным, бөтерчегем. |
әйләнәләр, |
Сикергәли ул, уйный, |
бер урында сикерәләр, |
Койрыгын болгап туймый. |
артка карыйлар, |
Йөзә белә ул суда, |
йөзү хәрәкәтләре ясыйлар, |
Чупырдый ул йә чума. |
чүгәлиләр, |
«Бергәләп йөзик!», – диеп, |
бер урында йөгереп торалар |
Минем артымнан куа! |
Тәрбияче:
– Ә хәзер, әйдәгез, кәҗә турында шигырь тыңлыйк.
Мөнир Мазуновның «Кәҗә» («Куанычым-багалмам», 34 бит) шигыре укыла. Шигырь эчтәлеге буенча балаларга сораулар бирелә.
Тәрбияче:
– Шигырь нәрсә турында? (Кәҗә турында.) Кәҗә безгә нәрсә бирә? (Кәҗә йон бирә.) Бергәләп кабатлыйк: кәҗә йон бирә.
Балалар:
– Кәҗә йон бирә.
Тәрбияче:
– Кәҗә безгә тагын нәрсә бирә?
Балалар:
– Кәҗә сөт бирә.
Тәрбияче:
– Кәҗәнең бер начар гадәте бар – җәй көне бакчага керә, анда үскән кәбестәләрне ашый, түтәлләрне таптый икән. Кәҗәнең нинди начар гадәте бар? (Кәҗә бакчага керә.) Шигырьне тагын бер тапкыр укыйм, ә сез миңа ярдәм итәрсез.
Кәҗә безгә ... йон бирә,
Кәҗә безгә ... сөт бирә.
Тик шунысын ... яратмыйм:
Җәен ... бакчага керә.
Тәрбияче:
– Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Йорт хайваннары нәрсә белән аерылып тора?