«Аю белән бабай» әкияте. «Нәрсә артык?»
Информация
Бурычлар
Балаларның күзаллауларын, аңга алуларын үстерү. Тәрбияче сөйләмен игътибар белән тыңларга гадәтләндерү.
Халык авыз иҗаты әсәрләре белән кызыксынуларын арттыру, аларга мәхәббәт тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балалар урындыкларда утырып торалар.
Экранда кыргый хайваннар рәсемнәре күрсәтелә.
Тәрбияче (балаларның игътибарын экранга юнәлтә). Хәерле көн, балалар. Карагыз әле: безгә күпме хайваннар килгән! Сез аларны таныдыгызмы? Кайсыларын таныдыгыз? Алар кайда яши?
Балалар:
– Мин куянны таныдым. Ул озын колаклы.
– Ә мин аюны күрәм. Аю зур.
– Монда тиен дә бар. Ул чикләвек ярата.
– Тагын монда керпе бар. Ул алма ярата.
– Алар урманда яшиләр.
Тәрбияче:
– Акыллыларым минем, бу хайваннар турында ничек матур итеп сөйләдегез! Рәхмәт сезгә. Сез дөрес әйттегез, алар барысы да кыргый хайваннар. Урманда яшиләр. Үзләренә азыкны үзләре табалар.
Тәрбияче балаларга «Нәрсә артык?» дигән дидактик уен тәкъдим итә. Балалар каршына кыргый хайваннар сурәтләнгән рәсемнәр эленә (яки экранда күрсәтелә). Алар арасына бер йорт хайваны рәсеме дә кертелә. Балалар йорт хайванын аерып алырга тиеш. Рәсемнәр берничә тапкыр үзгәртелә.
Тәрбияче (табышмак әйтә):
Асрамый да умарта,
Балны бик-бик ярата.
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый ята. (Аю)
Экранда җиләк ашап йөрүче аю рәсеме күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Балалар, бу нәрсә? (Аю.) Аю нәрсә ашый? (Җиләк ашый). Ул тагын нәрсә ярата? (Бал ярата.) Бүген мин сезгә бер аю һәм бабай турында әкият сөйлим. Әкиятнең исеме дә «Аю белән бабай» дип атала.
Тәрбияче «Аю белән бабай» татар халык әкиятен («Куанычым-багалмам», ٤١ бит) сөйли. Сөйләү барышында экранда әкиятнең эчтәлеге буенча иллюстрацияләр күрсәтеп барыла.
Тәрбияче:
– Балалар, әкият кемнәр турында ?
Балалар:
– Аю белән бабай турында.
Тәрбияче:
– Дөрес, Аю белән бабай турында. Аю белән бабай нәрсә чәчкәннәр? (Шалкан). Шалкан бик мул булып үскән. Мул сүзен кабатлыйк әле: мул. Мул ул – күп, бик күп дигән сүз. Димәк, шалкан бик күп булган.
Экранда шалкан рәсеме күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Балалар, шалканның тамырын күрсәтегез әле. Бу шалканның нәрсәсе? (Тамыры.) Шалканның яфраклары кайда?
Балалар шалканның яфракларын күрсәтәләр.
Тәрбияче:
– Бергәләп кабатлыйк: шалканның яфраклары.
Балалар:
– Шалканның яфраклары.
Тәрбияче:
– Аю шалканның нәрсәсен алган: тамырынмы, яфрагынмы? (Яфрагын алган.) Дөрес, Аю шалканның яфрагын алган. Сез ничек уйлыйсыз: шалканның яфрагын ашыйлармы икән? (Юк, ашамыйлар.) Бик дөрес, балалар, шалканның яфрагын ашамыйлар. Аю шалканның яфрагын алып дөрес эшләгәнме?
Балалар:
– Дөрес эшләмәгән.
Тәрбияче:
– Аю алданган. Әйдәгез, бергәләп әйтик: аю алданган.
Балалар:
– Аю алданган.
Тәрбияче:
– Бабайга шалканның кайсы җире калган? (Тамыры калган.) Әйе, бабайга тамыр, ягъни шалкан үзе калган. Икенче юлы Аю белән бабай нәрсә үстергәннәр? (Бодай.)
Экранда бодай рәсеме күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Бодайның сабагы, тамыры бар. (Күрсәтә.) Бодайның нәрсәләре бар?
Балалар:
– Сабагы, тамыры бар.
Тәрбияче (подноска салынган бодай бөртекләрен күрсәтә). Бодайның сабагында менә шундый орлыклар була. Ул орлыклардан кешеләр он ясыйлар. Оннан тәмле ризыклар пешерәләр. Димәк, бодайның кайсы өлешен алу файдалы? Өске өлешен – сабагын. Ә Аю бодайның кайсы өлешен алган? (Тамырын алган.) Бодайның тамырын ашамыйлар. Аю тагын алданган. Кабатлап әйтик әле: Аю тагын алданган.
Балалар:
– Аю тагын алданган.
Тәрбияче:
– Бабай бодайның кайсы өлешен алган?
Балалар:
– Бабай сабагын алган.
Тәрбияче:
– Әйе, бабай алданмаган, ул сабагын алган. Аю үсемлекләрнең кайсы өлешен ашарга яраганлыгын белмәгән шул, шуңа күрә алданган. Димәк, алданмас өчен күп белергә кирәк.
Динамик пауза. «Аю килә...». уены
Аю килә лап-лап, |
Аю кебек атлап баралар, |
Үләннәрне таптап. |
тезләрен югары күтәреп атлыйлар, |
Аюдан без курыкмыйбыз, |
туктап, бармак яныйлар, |
Рәхәтләнеп уйныйбыз. |
сикерәләр |
«Нинди хайван юк?» дидактик уены уйнала.
Өстәл өстенә урман җәнлекләре уенчыклары куела. Балалар урындыкларда утыралар. Игътибар белән өстәл өстендәге уенчыкларны карыйлар, анда ниләр бар икәнен әйтәләр. Тәрбияче аларга күзләрен йомарга куша. Шул арада, бер уенчыкны алып, яшерә. Балалар күзләрен ачалар, өстәлдә нинди хайван юкка чыкканлыгын әйтәләр. Аннары тәрбияче балаларга үзләренә ошаган уенчыкны алып, аның турында сөйләргә куша. Сөйләм үрнәге бирелә.
Бу куян. Ул урманда яши. Куян кишер ярата. Туны ак, йомшак.
Тәрбияче:
– Без бүген нәрсәләр эшләдек? Кемнәр турында әкият укыдык? Әкиятнең исеме ничек? Булдырдыгыз, балалар! Әйдәгез, үзегезне мактап, кул чабыгыз.