Исәнләшү. Балаларда уңай эмоциональ кәеф булдыру.

Тәрбияче:

– Хәерле иртә, балалар!

Балалар:

– Хәерле иртә, апа!

Тәрбияче:

– Минем нәни дусларым, Ягез әле, килегез, тирәмә тезелегез!

Балалар тәрбияче янында җыелалар.

Тәрбияче:

– Балалар, тыңлагыз әле, нинди тавыш ишетелә?

Аудиоязмада чишмә тавышы яңгырый.

Балалар:

– Су ага.

Тәрбияче балалар белән «Су җыры» күнегүен ясый. [С] авазының дөрес әйтелеше ныгытыла. Балалар башта авазны әкрен тавыш белән әйтәләр – су әкрен генә ага, ә аннары каты тавыш белән әйтәләр – су каты (көчле) ага.

Тәрбияче:

– Ничек уйлыйсыз, су безгә ни өчен кирәк?

Балалар:

– Су юынырга кирәк.

– Гөлләргә сибәргә кирәк.

– Әни кер юа.

Тәрбияче:

– Су – үсемлекләргә дә, хайваннарга да, кешеләргә дә бик кирәк. Ничек уйлыйсыз, с у белән тагын нәрсәләр эшләп була?

Кешеләр дә, хайваннар да, кош-кортлар да суны эчәләр. Кешеләр су белән савыт-саба, идән юалар. Ашарга пешерер өчен дә су кирәк. Күлләрдә, диңгезләрдә кешеләр коеналар. Ә сез беләсезме, без суны каян алабыз?

Балалар:

– Су краннан ага.

Тәрбияче:

– Бик дөрес. Кешеләр с уны краннан (суүткәргечләрдән) алалар. Әле тагын бер су алу урыны бар – ул чишмәләр. Кемнең чишмә күргәне бар?

Экранда чишмә рәсеме күрсәтелә. Тәрбияче чишмә турында сөйли. Аудиоязмада «Чишмә» җыры (М. Җәлил шигыре, Җ. Фәйзи көе) тыңлана.

Динамик пауза. «Чисталык сөябез» (Ә. Ерикәй шигыре).

Уен барышында сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

Иртә белән торабыз,

Битебезне юабыз.

Сабын белән юынгач,

Бигрәк матур булабыз.

Муеныбызны юабыз,

Тешләрне чистартабыз.

Пөхтәлекне, чисталыкны

Һәрвакыт яратабыз.

Әхмәт Исхакның «Чишмә» шигыре («Куанычым-багалмам», 35 бит) укыла. Шигырь эчтәлеге буенча балаларга сораулар бирелә.

Тәрбияче:

– Чишмә кайда ага? (Тау астында ага.) Балалар, чишмә тавышы бик матур: ул челтер-челтер килеп ага. Чишмәгә кешеләр нәрсә алырга төшәләр? (Су алырга.) Чишмәнең суы нинди? (Татлы.) Татлы – ул баллы дигән сүз. Чишмә суы бик тәмле, шуңа да аны татлы диләр. Чишмәнең суын кешеләр яраталармы? (Яраталар.)  Хәзер мин шигырьне тагын бер тапкыр укыйм, игътибар белән тыңлагыз һәм истә калдырырга тырышыгыз.

Тәрбияче шигырьне кабат укый. Балалар тәрбияче әйтми калдырган сүзләрне әйтәләр:

Тау астында ... чишмәбез,

Су алырга ... төшәбез.

Татлы суын без ... аның

Бик яратып ... эчәбез.

– Кайсыгыз шигырьне сөйләп карарга тели?

Тәрбияче яхшы хәтерле 2–3 балага шигырь сөйләргә тәкъдим итә. Шигырьне сөйләгәндә балаларга ярдәм итә.

Тәрбияче:

– Без бүген өйрәнгән шигырь нәрсә турында? Өйгә кайткач, шигырьне кемнәргә сөйләрсез?