Уенчыкларны тасвирлау.
Информация
Бурычлар
Уенчыкларның атамалары хисабына балаларның сүз байлыгын арттыру, сүзләрне активлаштыру.
Капма-каршы мәгънәдә булган сүзләрне (зур – кечкенә) аерырга өйрәтү.
[И] авазы кергән аваз ияртемнәрен дөрес әйтүне ныгыту.
Чагыштырып фикерләү сәләтен үстерү.
Тавыш югарылыгын көйли белергә өйрәтү.
Балаларда игътибарлылык, бергә шөгыльләнү теләге тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балаларда уңай эмоциональ халәт булдыру максатыннан «Кулны кулга тотындык» уенын уйнау.
Бергә-бергә дус булырга,
Кулны кулга тотындык.
Уңга карап елмайдык,
Сулга карап елмайдык.
Урында тыпырдап алгач,
Барыбыз да тын калдык.
Тәрбияче:
– Балалар, хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз. Нәрсә булыр икән ул?
Зур мыеклы үзе,
Аннан курка күсе.
Сыйпый аны һәммәсе –
Шуны ярата ... (песи).
Тәрбияче (кулына песи уенчыгы тоткан):
– Бик дөрес, балалар, табышмакның җавабы – песи. Песи нинди?
Балалар:
– Песи ак, колаклары кара.
– Песи йомшак.
Тәрбияче:
– Сез аның мыеклары турында әйтмәдегез әле. Песинең озын мыеклары бар. Ә сез беләсезме, песи нәрсә белән туклана икән?
Балалар:
– Песи сөт эчә.
– Песи тычкан тота.
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, песигә матур, ягымлы сүзләр әйтик.
Балалар:
– Песием, пескәем.
Тәрбияче:
– Сез бик игътибарлы балалар, песи турында күп беләсез! Афәрин.
Аудиоязмада песи мияулаган тавыш ишетелә.
Тәрбияче:
– Балалар, тыңлагыз әле: песи ничек мияулый? «Мияу-мияу», – ди песи.
Тәрбияче түбән тавыш белән аваз ияртемен әйтә. Балалар да, тәрбиячегә охшатып, аваз ияртемен кабатлыйлар. Тәрбияче аваз ияртемендәге [и] авазының дөрес әйтелешенә басым ясый. Аудиоязмада нечкә итеп мияулаган тавыш ишетелә.
Тәрбияче (кулына песи баласы уенчыгы тоткан):
– Нәрсә тавышын ишетәсез: мияу-мияу? (Аваз ияртемен югары нотада нечкә тавыш белән әйтә.) Әйе, бу – песи баласы. Песи баласы нинди? Ул нәрсә ярата?
Балалар:
– Песи баласы матур.
– Песи баласы йомшак.
– Песи баласы ап-ак.
– Песи баласы сөт ярата.
– Сикереп уйнарга ярата.
Тәрбияче:
– Песи баласының нәрсәләре бар?
Балалар:
– Песи баласының башы бар.
– Колаклары бар.
– Бу – койрык.
Шул рәвешле балалар уенчык песи баласының күзләрен, тәпиләрен, мыекларын күрсәтәләр, тасвирлыйлар: тәпиләре күп, күзләре яшел, мыегы озын.
Тәрбияче:
– Песи баласы зурмы, кечкенәме? (Кечкенә.) Ә әни песи нинди? (Зур.) Песи баласы ничек мияулый?
Тәрбияче нечкә тавыш белән нәни песи баласы булып кычкыра: мияу-мияу. Балалар кабатлыйлар. Шул вакыт тычкан чиелдаган (чи-чи-чи) тавыш ишетелә.
Тәрбияче (уенчык тычкан күрсәтә):
– Безгә тагын нәрсә килгән? (Тычкан.) Тычкан ничек чиелдый? (Чи-чи-чи.)
Чи-чи-чи аваз ияртеме күмәк һәм аерым (индивидуаль) кабатлана.
Тәрбияче:
– «Чи-чи-чи» дип тычкан үзенең улын чакыра. Аның улы нәрсә була? (Тычкан баласы.)
Тәрбияче уенчык кечкенә тычкан күрсәтә.
Тәрбияче:
– Әни тычкан зур, ә тычкан баласы кечкенә.
Балалар:
– Әни тычкан зур, ә тычкан баласы кечкенә.
Тәрбияче:
– Тычкан баласы кечкенә һәм ул нечкә итеп кенә чиелдый: чи-чи-чи. Тычкан баласы ничек чиелдый?
Балалар:
– Чи-чи-чи.
Тәрбияче аваз ияртемендәге [и] авазының дөрес әйтелешенә игътибар итә. Авазның дөрес әйтелеше өстендә эшли.
Динамик пауза. «Песи балалары» бармак уены.
Балалар, чиратлап, бармакларын бөгеп баралар
Безнең песи балалары
Бишәү булган – карагыз!
Берсе таза,
Берсе өлгер,
Берсе шаян,
Берсе шук,
Ә монысы бәләкәй,
Барысы да бик тәтәй.
«Таны, әйт» дидактик уены.
Тәрбияче:
– Ә хәзер, әйдәгез, бу песи баласы турында сөйлик. Сез аның турында матур итеп сөйләгәч, песи баласына рәхәт була, ул сөенә.
Балалар, уенчык песи баласын кулларына алып, аның турында сөйлиләр. Тәрбияче ярдәм итә.
Балалар:
– Бу – песи баласы. Аның исеме Йомшак. Ул матур, ак. Песи баласының башы, колаклары, күзләре, мыеклары бар. Койрыгы озын. Песи баласы сөт ярата. Мияу-мияу дип кычкыра. Мин Йомшакны яратам.
Тәрбияче:
– Акыллыларым минем, сез бик матур сөйләдегез. Рәхмәт сезгә! Шундый матур сүзләр ишеткәч, песи баласы, аның әнисе дә бик сөенделәр. Сезгә рәхмәт әйтәләр.