Тәрбияче балаларны уенчык почмагына чакыра. Андагы уенчыклар турында балалар белән әңгәмә кора.

Тәрбияче:

– Балалар, безнең бүлмәдә төнлә тылсымчы булып киткән бугай. Карагыз әле, уенчык шкафында күпме яңа уенчык барлыкка килгән! Монда нинди уенчыклар бар?

Балалар:

– Бу курчак. Курчак матур.

– Монда куян утыра.

– Мин машина яратам.

– Бу аю. Ул зур һ.б.

Тәрбияче балаларның игътибарын төзелеш материаллары торган киштәгә юнәлтә.

Тәрбияче:

– Ә монда нинди уенчыклар күрәсез? Бу – төзелеш материаллары, шулай бит? Бу нәрсә? (Кирпеч.) Кирпечләр нинди төстә? (Кызыл, сары.) Ә болар нәрсәләр? (Болар шакмаклар.) Шакмакларның төсләре нинди? (Яшел, сары, зәңгәр.) Сез төзелеш материаллары белән уйнарга яратасызмы? (Яратабыз.)

Бүген мин сезгә бер рәсем алып килдем. Хәзер без шул рәсем турында сөйләшербез. Әйдәгез, урыннарыгызга утырыгыз.

Тәрбияче мольбертка картина куя, балаларга сораулар бирә.

Тәрбияче:

– Рәсемдә кемнәрне күрәсез? (Балалар.) Алар турында тагын ничек итеп әйтеп була? Кемнәр бу? (Малайлар, кызлар.)

Тәрбияче:

– Дөрес, рәсемдә малайлар һәм кызлар ясалган. Балалар нишли?

Балалар:

– Балалар уйныйлар. Өй төзиләр.

Тәрбияче рәсемдәге балаларга исемнәр бирергә тәкъдим итә: кыз – Алсу, өй төзи торган малай – Ислам, машина йөртүче малай Азат була. Тәрбияче исемнәрне әйткәндә, беренче авазны аерып, аңа басым ясап әйтә. Балалар сүзләрне кабатлыйлар.

Тәрбияче:

– Алсу нишли? (Алсу курчак тоткан.) Ислам нишли? (Өй төзи.) Ә Азат нишли? (Машинада шакмаклар алып бара.) Азат шакмакларны ни өчен алып бара? (Өй төзергә шакмаклар җитми.)

Тәрбияче өй төзүче балалар турында бергәләп хикәя төзергә тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Балалар – Алсу, Ислам, Азат – нәрсә төзергә уйлаганнар?

Балалар:

– Алсу, Ислам, Азат өй төзергә уйлаганнар.

Тәрбияче:

– Ислам белән Алсу нишлиләр?

Балалар:

– Ислам белән Алсу төзиләр.

Тәрбияче:

– Азат нишли?

Балалар:

– Аларга машинада шакмаклар алып килә.

Тәрбияче:

– Ничек уйлыйсыз, балалар ничек уйныйлар? Тату уйныйлармы?

Балалар:

– Балалар дус, күңелле уйныйлар.

Тәрбияче 2–3 балага хикәяне үзе белән бергә кабатларга тәкъдим итә.

Динамик пауза. «Нәни төзүчеләр»

Кызыл, сары, яшел, зәңгәр –

Кулларын алга сузалар,

Бик күп шакмаклар алып,

кулларын як-якка җәяләр,

Ислам белән Алсу икәү

кулларын алга сузалар,

Куйдылар зур йорт салып.

кулларын өскә күтәрәләр,

Ислам аларга булышты:

кулларын төшерәләр,

Ташыды күп шакмаклар.

бер урында атлап торалар,

Өйләре зур, матур булды!

кулларын өскә күтәрәләр,

Барысы да бик шатлар.

елмаялар, кул чабалар

Тәрбияче (курчак күрсәтә):

– Балалар, бүген безгә кунакка курчак килгән. Аның исеме Алсу. Алсу җырларга ярата: а-а-а! Алсу ничек җырлый?

Балалар:

– А-а-а.

Тәрбияче (кулында уенчык поезд):

– Бу нәрсә?

Балалар:

– Поезд.

Тәрбияче:

– Поезд кычкырта: ту-ту-ту! Поезд ничек кычкырта?

Балалар:

– Ту-ту-ту!

Тәрбияче (уенчык колын күрсәтә):

– Бу нәрсә? (Колын.) Колын әнисен чакыра: и-и-и. Колын әнисен ничек чакыра?

Балалар:

– И-и-и.

Тәрбияче [а], [у], [и] авазларын төрле тәртиптә әйтә, балалар авазларның нәрсәләр (поезд, курчак, колын) тавышы икәнен әйтәләр. Шөгыль ахырында З. Туфайлованың «Нәни ташчылар» шигырен укырга мөмкин («Куанычым-багалмам», ٥٩ бит).