Исәнләшү.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, кулга-кул тотынып, түгәрәккә басыйк. Бер-беребезгә карап елмайыйк, шулай итеп бер-беребезне сәламлик.

Балалар белән әңгәмә оештыру.

Тәрбияче:

– Балалар, тәрәзәгә карагыз әле, тышта хәзер нинди вакыт? (Кыш.)

Тәрбияче:

– Дөрес, кыш. Тышта салкын, кар яуган, ул бар җирне каплаган. Һавада кар бөртекләре әйләнә.

Кышны яратам.

Әйлән-бәйлән уйный карлар,

Җил аларны тарата.

Бит-кулларны өшетсә дә,

Никтер кышны яратам. (Л. Хәсәнова)

Тәрбияче:

– Балалар, сезнең кар бөртекләрен тотып караганыгыз бармы? Алар нинди?

Балалар:

– Кар бөртекләре ак.

– Алар салкын.

– Кар бөртекләре бик матур.

Тәрбияче мольбертка Кар бабай рәсеме куя.

Тәрбияче:

– Кышның тагын бер матурлыгы! Бу нәрсә, балалар? (Кар бабай.) Кар бабай нинди?

Балалар:

– Кар бабай зур.

– Кар бабай матур. Күзләре, борыны бар.

– Кар бабай күңелле. Башына чиләк кигән.

– Кар бабай кулына себерке тоткан.

Тәрбияче:

– Ә беләсезме, Кар бабай безгә «Песнәк белән Әнисә» исемле хикәя әзерләгән, Әйдәгез, укып карыйк. Игътибар белән тыңлагыз, ярыймы?

Г. Лотфиның «Песнәк белән Әнисә» («Куанычым-багалмам», 29 бит) хикәясе укыла.

Тәрбияче хикәяне рәсемнәр ярдәмендә укый. Хикәя эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелә.

Тәрбияче:

– Кыш көне суык бабай нишли?

Балалар:

– Суык бабай стеналарга суга.

– Шарт-шарт итә.

– Суык бабай борынны чеметә.

Тәрбияче:

– Кошларның хәле ник авырайган?

Балалар:

– Ашарларына юк.

Тәрбияче:

– Беркөнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә нәрсә килеп кунган?

Балалар:

– Тәрәзәгә песнәк кунган.

– Сары түшле песнәк.

Тәрбияче:

– Тәрәзәгә кунгач, песнәк нишләгән?

Балалар:

– Тәрәзәне чукырга тотынган.

Тәрбияче:

– Әнисә песнәккә нәрсә биргән?

Балалар:

– Әнисә песнәккә туң май биргән.

Тәрбияче:

– Песнәк Әнисәгә нәрсә әйткән?

Балалар:

– Песнәк Әнисәгә рәхмәт әйткән.

Тәрбияче:

– Балалар, көннәр җылы вакытта кошларга җим табуы җиңел. Тик салкын кыш башланып, җир өсте кар белән каплангач, кошларга ризык табуы кыенлаша. Шуңа күрә алар кешеләр янына якынлаша, ярдәм көтәләр. Без кошларга ничек ярдәм итәбез?

Балалар:

– Җимлекләр куябыз.

– Ашарларына бирәбез.

Тәрбияче:

– Әйе, без дә, Әнисә шикелле, кошларны ашатабыз, аларга ярдәм итәбез.

Динамик пауза. «Кар бабай ясадык» уены.

Йомшак, җепшек ак кардан

Алга таба иеләләр,

Кар бабай ясап куйдык.

«кар тәгәрәтәләр»,

Тора капка төбендә

тураеп басалар,

Зур бер себерке тотып.

уң кулларын алга сузалар.

Борыны аның кишердән,

борыннарын тоталар,

Ә күзләре – күмердән.

күзләрен йомалар-ачалар,

Чиләк кигән башына,

башларын тоталар,

Төшеп тора кашына.

башларын чайкыйлар.

Тәрбияче:

– Хәзер мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Әйдәгез, уйнап алабыз.

«Кайсы кош юкка чыкты?» дидактик уены.

Тактага кышлаучы кошлар (песнәк, тукран, күгәрчен, ала карга һ.б.) рәсемнәре эленә. Тәрбияче балаларга күзләрен йомарга куша. Шул арада бер рәсемне алып куя һәм: «Кайсы кош юкка чыкты?» – дип сорый. Балалар тулы җөмлә белән җавап бирәләр: «Тукран юкка чыкты» һ.б.

Тәрбияче:

– Без бүген шөгыльдә нәрсәләр эшләдек? Сез нинди хикәя тыңладыгыз? Кыш көне кошларга ни өчен, ничек ярдәм итәргә кирәк?