Камиләнең киемнәре.
Информация
куртка рәсемнәре.
Бурычлар
Киемнәрнең исемнәрен, өлеш-кисәкләрен (күлмәкнең җиңе, якасы) дөрес әйтергә, төсне билгеләүче сыйфатларны кулланырга өйрәтү.
[К], [кь] авазларын дөрес әйтүне ныгыту, бу авазлар кергән сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү.
Башкалар сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белү сәләтен үстерү.
Балаларда бер-берләренә карата игътибарлылык, ярдәмчеллек, башкалар турында кайгырта белү сыйфатлары тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балалар урындыкларда утырып торалар. Ишек шакыган тавыш ишетелә.
Тәрбияче:
– Балалар, безгә кемдер кунакка килә! Кем бар анда?
Тәрбияче Камилә исемле курчакны алып керә.
Тәрбияче:
– Нинди матур курчак килгән безгә! Аның исеме Камилә. Әйдәгез, Камилә белән исәнләшик.
Балалар курчак белән исәнләшәләр. Аны үзләре белән шөгыльләнергә чакыралар.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле: Камилә ничек матур итеп киенеп килгән. Камилә нәрсәләр кигән?
Балалар тәрбияче белән берлектә сөйлиләр.
Бу – Камилә. Камилә кызыл күлмәк, ак оекбаш, кара туфлиләр кигән. Камилә бик матур!
Тәрбияче, курчак күлмәгенең өлеш-кисәкләренә күрсәтеп, балаларга сораулар бирә.
Тәрбияче:
– Балалар, Камиләнең күлмәгенең якасы бар. Ул нинди төстә? (Ак.) Ә болары – җиңнәр. Бергәләп кабатлыйк: күлмәкнең якасы, җиңнәре бар.
Балалар:
– Күлмәкнең җиңнәре, якасы бар.
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, Камиләне утыртыйк. Ул басып торып аргандыр инде.
Балалар (курчакка урындык тәкъдим итәләр):
– Камилә, рәхим ит, әйдә, утыр.
Бер бала курчакны урындыкка утырта.
«Киемне күрсәт» дидактик күнегүе.
Тәрбияче балаларга уенчыклар, киемнәр сурәтләнгән рәсемнәр тарата. Кемнәрнең рәсемнәрендә киемнәр ясалган, шул балалар рәсемне күтәреп күрсәтергә тиешләр.
Тәрбияче:
– Балалар, бакчада без нәрсәләр эшлибез? Әйдәгез, бергәләп, Камиләгә шул турыда сөйләп күрсәтик.
– Бакчабызда бик күңелле! Иртә белән балалар бакчага киләләр, гимнастика ясыйлар, ашыйлар, яраткан уенчыклары белән уйныйлар. Ә хәзер без шөгыльләнәбез . Шөгыль тәмамлангач, барыбыз бергә урамга, саф һавага чыгабыз. Камиләнең дә безнең белән урамга чыгасы килә. Урамда салкын, җылы киемнәр киеп чыгарга кирәк. Әйдәгез, Камиләгә киенергә булышыйк.
Тәрбияче балаларга кышкы курчак киемнәре күрсәтә. Балалардан киемнәрнең атамаларын сорый. Балалар киемнәрне атыйлар, төсләрен әйтәләр.
Тәрбияче (кулына җылы оекбашлар ала):
– Бу нәрсә? (Оекбашлар.) Оекбашлар нинди төстә? (Ак.)
Оекбашларны курчакка киертәләр.
Тәрбияче:
– Бу нәрсә? (Чалбар.) Чалбар нинди төстә? (Зәңгәр.)
Чалбарны курчакка киертәләр.
Тәрбияче:
– Бу нәрсә? (Кофта.) Кофта нинди төстә? (Кызыл.)
Шул рәвешле һәр киемнең исеме, төсе әйтелә. Тәрбияче балаларның кием исемнәрен дөрес итеп әйтүләренә, төсне белдергән сыйфатларны куллануларына игътибар итә.
Тәрбияче:
– Туңмасын өчен, Камиләгә җылы тун кидерәбез. Кулларына нәрсә кидерергә кирәк? (Бияләйләр.) Аякларына да кидерик. Нәрсә кидерәбез? (Итекләр.)
Тәрбияче курчакка тун киертә, төймәләрен төймәли, шарф бәйли, бияләйләрен, итекләрен киертә. Һәр хәрәкәтне әйтеп бара, балалардан кабатлата.
Тәрбияче:
– Камилә киенде. Ул хәзер нишли? (Урамга чыга, уйный.)
Камиләгә нәрсәләр кидердек? (Камиләгә киемнәр кидердек.) Күлмәк, чалбар, кофта, тун – бу киемнәр. Бергәләп кабатлыйк: киемнәр.
Балалар:
– Күлмәк, чалбар, кофта, тун – киемнәр.
Динамик пауза. «Урамга җыенабыз уены.»
Урамга без җыенабыз, |
Як-якларына карыйлар, |
Җылы итеп киенәбез: |
үзләрен «кочаклыйлар», |
Өскә – курка, башка – |
башлык, башларын тоталар, |
Аякка итек киябез. |
иеләләр, |
Бер-бер артлы тезеләбез, |
борылып, бер-бер артлы тезеләләр, |
Юлны яхшы беләбез. |
атлап баралар, |
Урамга чыгып уйнагач, |
бер урында сикерәләр, |
Кире бакчага керәбез. |
бер урында атлап торалар |
Тәрбияче (Камилә булып сөйләшә):
– Балалар, әйдәгез, уйнап алабыз. Мин сезгә рәсем күрсәтәм, ә сез анда нәрсә ясалганын әйтерсез.
Балаларга чиратлап күлмәк, курчак, кофта, куртка рәсемнәре күрсәтелә. Балалар аларның исемнәрен атыйлар. Тәрбияче рәсемнәрне өстәлгә куя.
Камилә:
– Ә хәзер сез миңа нинди дә булса киемнең исемен әйтегез, мин рәсемне күрсәтәм.
Тәрбияче:
– Балалар, Камилә рәсемне дөрес күрсәттеме?
К-к-күлмәк, к-к-курчак, к-к-кофта, к-к-куртка сүзләрендә [к], [кь] авазларының дөрес әйтелеше контрольдә тотыла.
Тәрбияче:
– Булдырдыгыз, балалар, тырыштыгыз! Камилә курчакка да сезнең белән шөгыльләнү бик ошаган. Хәзер аңа китәргә кирәк, Камилә белән саубуллашыйк.