«Ап-ак кыш килде». «Салкын, саф һава» шигыре
Информация
Бурычлар
Әйләнә-тирәне күзәтү нигезендә сүзлекләрен баету, активлаштыру.
Исемнәрне сыйфатлар белән яраштырырга өйрәтү.
Тәрбияче биргән сорауны тыңлый белергә һәм аңа җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү.
Балаларның җөмләләрне грамматик яктан дөрес итеп төзи белүләрен күзәтү, бу эштә аларга ярдәм итү.
Балаларның аңга алуларын, зиһеннәрен үстерү.
Табигать күренешләре белән кызыксыну, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балалар ярымтүгәрәк ясап урындыкларда утыралар. Тәрбияче табышмак әйтә.
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный кар-буран,
Бу кайчак була?
(Кыш.)
Тәрбияче:
– Балалар, тышта хәзер кыш. Җиребезгә ак тунлы кыш килде. Кыш турында нәрсәләр әйтеп була? Кыш ул нинди?
Балалар:
– Кыш көне салкын.
– Кар ява.
– Җылы киенәбез.
– Чана шуабыз.
Тәрбияче (кар бөртеге турында табышмак әйтә):
Йолдыз-йолдыз вак кына,
Ак мамык сымак кына,
Өс киеменә куна,
Тәнгә тисә юк була.
(Кар бөртеге)
Табышмак нәрсә турында? Беләсезме? Табышмак кар бөртеге турында. Әйдәгез, бергәләп әйтеп карыйк: кар бөртеге.
Балалар:
– Кар бөртеге.
Тәрбияче:
– Кар бөртекләре бик матур! Алар җиргә бөтерелә-бөтерелә төшәләр.
Тәрбияче магнит тактага ак кәгазьдән киселгән кар бөртеге куя.
Тәрбияче:
– Кар бөртеге нинди төстә? (Ак кар бөртеге.)
Экранда кыш күренеше, очучы кар бөртекләре сурәтләнгән рәсем күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Бу рәсемдә нинди вакыт сурәтләнгән? (Кыш.) Бик дөрес. Әнә кар бөртекләре ничек матур итеп оча – кар ява!
Ә. Бикчәнтәеваның «Салкын, саф һава» шигыре укыла («Куанычым-багалмам», 32 бит). Шигырьнең эчтәлеге буенча балаларга сораулар бирелә.
– Тышта һава нинди? (Салкын.) Нинди йомшак нәрсә ява? (Кар.) Кыш көне, урамга чыккач, битләр нишли? (Битләр кызара.) Кар яуганда, өскә нәрсәләр куна? (Кар бөртекләре.) Кар бөртекләре нинди? (Матур.) Алар салкынмы? (Салкын.)
Тәрбияче:
– Хәзер мин шигырьне тагын бер тапкыр укыйм, сез минем арттан кабатлап барырсыз.
Салкын саф ... һава,
Йомшак ... кар ява.
Урамга ... чыксаң,
Битләр ... кызара.
Кар ... бөртекләре
Өстеңә ... куна,
Үзләре ... матур
Һәм ... салкын була.
Динамик пауза. «Кышны яратам». (И. Х. Муяссарова, «Азрак ял итеп алыйк», 49 б.)
Ә. Һадиеваның «Кар бөртекләре биюе» көе куела. Балалар хәрәкәтләрне бию көе астында башкаралар.
Әйлән-бәйлән уйный карлар, |
Кулларны өскә күтәреп чайкыйлар, |
Җил аларны тарата. |
кулларны як-якка җәяләр, |
Бит-кулларны өшетсә дә, |
битләрен ышкыйлар, |
Никтер кышны яратам. |
кул чабалар |
Ишек шакыган тавыш ишетелә. Ишектән нәни куян баласы Шаянның башы күренә.
Тәрбияче:
– Әйдә-әйдә, Шаян, рәхим ит. Түрдән уз. Сине бик сагындык.
Шаян:
– Мин дә сагындым шул. Сезнең белән уйныйсым килде. Үзем белән рәсемнәр дә алып килдем әле. Менә, карагыз.
«Нәрсә артык?» дидактик уены уйнала. Берничә рәсемдә кыш фасылына кагылышлы сурәтләр ясалган, бер рәсемдә – көз күренеше. Балалар рәсемнәр арасыннан артык рәсемне табарга тиешләр.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, Шаянга артык рәсемне табарга ярдәм итик.
Рәсемнәр мольбертка эленә. Балалар рәсемнәрне карыйлар.
Тәрбияче:
– Кайсы рәсем артык дип уйлыйсыз?
Балалар көз сурәтләнгән рәсемне күрсәтәләр.
Тәрбияче:
– Ни өчен ул рәсем артык?
Балалар:
– Рәсемдә көз ясалган.
Тәрбияче:
– Ә калган рәсемнәрдә кайсы вакыт сурәтләнгән? (Кыш.)
Булдырдыгыз, балалар! Сез бик акыллылар. Ә хәзер, әйдәгез, Шаян белән уйнап алыйк.
«Куянкай» уены («Уйныйк-куаныйк», 11 бит) уйнала.
Тәрбияче:
– Куянга китәргә вакыт, аның белән саубуллашыйк!
Балалар:
– Сау бул, Шаян. Наянга сәлам әйт. Безгә тагын кил. Наянны да алып кил.
Шаян:
– Рәхмәт сезгә, дуслар. Сезнең белән миңа бик күңелле булды. Сау булыгыз. Наянга сәламегезне тапшырырмын.
Тәрбияче:
– Сез бүген бик тырыштыгыз, балалар. Әйдәгез, үзегезне мактап, кул чабыгыз.