«Чана шуабыз» рәсеме.
Информация
Бурычлар
Кием атамаларын, сыйфатларны (зурлыгы, төсе) актив сүзлеккә кертү; капма-каршы мәгънәдә булган сүзләрне (җылы – салкын, зур – кечкенә) кулланырга өйрәтү.
[Т] авазының дөрес әйтелешен ныгыту; аваз ияртемнәрен (топ-топ-топ) төрле темпта, төрле югарылыкта әйтергә өйрәтү.
Зиһенгә алуны, хәтерне үстерү.
Үзара уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Хәерле иртә, балалар!
Балалар:
– Хәерле иртә!
Тәрбияче:
– Балалар, минем табышмакка җавап табыгыз әле!
Кышын тауда шуалар,
Җәен җыеп куялар.
Нәрсә ул?
(Чана.)
Тәрбияче:
– Сез чанада шуарга яратасызмы? Әйдәгез, чанада шуарга яратучы балалар турында хикәя төзибез! Хикәя төзергә безгә картина ярдәм итәр.
Тәрбияче мольбертка «Чана шуабыз» картинасын куя. Картина буенча әңгәмә үткәрелә.
Тәрбияче:
– Рәсемдә кайсы ел фасылы ясалган? Кышмы әллә җәйме? (Кыш.) Ни өчен кыш дип уйлыйсыз?
Балалар:
– Кар ява.
– Балалар чанада шуалар.
– Кешеләр җылы итеп киенгәннәр.
Тәрбияче:
– Рәсемдә кемнәрне күрәсез? (Әни белән балалар.) Рәсемдә әнине күрсәтегез әле. Әни ничек киенгән? Нәрсәләр кигән?
Балалар:
– Җылы пәлтә кигән.
– Башында матур башлык.
– Җылы аяк киеме кигән.
– Бияләй дә кигән.
Тәрбияче:
– Дөрес сөйләдегез. Сез акыллылар. Димәк, кыш көне салкын. Ә җәй нинди? (Җылы.) Тагын нәрсә салкын була?
Балалар:
– Кар салкын.
– Туңдырма да салкын.
Тәрбияче:
– Ә нәрсә җылы була?
Балалар:
– Аш җылы була.
– Ботка җылы.
– Бездә мич җылы.
Тәрбияче:
– Афәрин, балалар. Сез күп беләсез. Ә хәзер әйтегез инде: рәсемдә чананы кем тартып бара? (Малай.) Әйдәгез, малайга исем бирик.
Балалар:
– Алмаз булсын.
Тәрбияче:
– Алмаз – зур малай. Ул – абый. Алмаз ничек киенгән?
Балалар:
– Алмаз җылы куртка кигән. Чалбары да җылы. Җылы башлык кигән.
Тәрбияче:
– Алмазның курткасы нинди төстә? Чалбары? Башлыгы?
Балалар киемнәрнең төсләрен әйтәләр: Алмазның курткасы зәңгәр һ.б.
Тәрбияче:
– Алмаз чанада кемнәрне тартып бара?
Балалар:
– Кызны, кечкенә малайны.
Тәрбияче:
– Кыз – Алмазның сеңлесе. Кызның исеме ничек? (Сафия.) Кечкенә малай – Алмазның энесе. Аның исеме ничек? (Нияз.) Алмазның энесен, сеңлесен күрсәтегез әле.
Тәрбияче:
– Нияз – кечкенә, ә Алмаз? (Зур.) Тагын нәрсә кечкенә һәм зур була? Әйдәгез, чагыштырып карыйк. (Аю һәм куян уенчыкларын күрсәтә).
Балалар:
– Куян кечкенә, аю зур. Урындык кечкенә, шкаф зур һ.б.
Тәрбияче:
– Ә хәзер әйтегез инде: Сафия ничек киенгән? Нияз ничек киенгән? Нияз белән нәрсә булган? (Егылган.) Игътибар итегез: Нияз чанадан егылган, ләкин ул еламый.
Тәрбияче хикәя төзеп сөйли. Балалар ярдәм итә.
Әни белән балалар урамга чыкканнар. Балалар җылы итеп киенгәннәр: куртка, башлык, бияләй кигәннәр. Аякларына җылы итекләр дә кигәннәр. Абыйлары Алмаз сеңлесен һәм энесен чанада тартып бара. Алмаз чананы кызурак тарткан һәм энесе Нияз егылып киткән. «Алмаз, тукта, Нияз егылды!» – дип кычкыра әнисе. Нияз егылса да, еламый. Әнисе Ниязны чанага утырткан да: «Сеңлеңә тотын, егылмассың», – ди.
Тәрбияче балаларга хикәяне сөйләргә тәкъдим итә. Бала рәсемгә күрсәтеп сөйли. Тәрбияче һәм калган балалар ярдәм итәләр.
Динамик пауза. «Кыштан курыкмыйм» уены.
Ап-ак күбәләкләр оча, |
«фонарьлар» ясап, кулларын өскә күтәрәләр, |
Уйный кайчак җил-буран. |
кулларын өстә чайкыйлар, |
Салкын кыштан һич курыкмыйм, |
баш кагу хәрәкәтләре, |
Көн саен чаңгы шуам. |
чаңгы шуу хәрәкәтләре |
Тәрбияче балаларның игътибарын өстәлдәге барабанга юнәлтә.
Тәрбияче:
– Бу нәрсә, балалар? (Барабан.) Аның тавышын тыңлыйсыгыз киләме?
Тәрбияче барабанга суга: та-та-та! Та-та-та!
Тәрбияче:
– Кайсыгызның барабанда уйныйсы килә?
Уйнарга теләк белдергән балалар чакырыла.
Тәрбияче (өстәлгә аю һәм аю баласы уенчыклары куя):
– Балалар, аю һәм аю баласы, барабан тавышын ишетеп, безнең янга килгәннәр. Аю баласы барабан янына топ-топ-топ итеп атлап килгән.
Тәрбияче аваз ияртемен (топ-топ-топ) кызу темпта, уртача югарылыктагы тавыш белән әйтә.
Тәрбияче:
– Аю баласы ничек итеп атлап килгән?
Балалар аваз ияртемен барысы бергә һәм индивидуаль кабатлыйлар.
Тәрбияче:
– Зур аю да барабан тавышын ишеткән. Ул да топ-топ-топ итеп атлап барабан янына килгән.
Тәрбияче аваз ияртемен (топ-топ-топ) әкрен темпта, калын югарылыктагы тавыш белән әйтә.
Тәрбияче:
– Зур аю ничек итеп атлап килгән?
Аваз ияртемен барысы бергә һәм индивидуаль кабатлыйлар. Тәрбияче аваз ияртемен (топ-топ-топ) төрле темпта әйтә, балалар кайсы аю килә икәнен танып әйтәләр. Уен барышында [Т] авазының дөрес әйтелеше өстендә эшләнә.