Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.

Тәрбияче:

– Балалар, безнең авызда бик тә шаян Тел яши, шулай бит? Телнең бик чыгасы килә, ә абыйлары – «тешләр» аны чыгармыйлар. Тел барыбер чыга да таганда атынган шикелле уйный. Әйдәгез, сез дә уйнап карагыз әле. Менә шулай. Ә хәзер телне тешләр артына яшерик. Телнең тагын чыгасы килә. «Абыйлары» артында ул: «Д-д-д!» – дип кычкыра. Кабатлыйк әле.

Балалар:

– Д-д-д! Д-д-д!

Тәрбияче:

– Тел кычкырып җырлый да әле ул: ду-ду-ду, да-да-да, дә-дә-дә, дү-дү-дү. Әйдәгез, Телнең җырын кабатлыйк.

Балалар:

– Ду-ду-ду, да-да-да, дә-дә-дә, дү-дү-дү.

Тел төзәткечләр әйтү.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, минем арттан кабатлагыз:

Да-да-да – Дания.

Ди-ди-ди – Динә.

Ду-ду-ду – дуга.

Дә-дә-дә – дәрес.

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Тәрбияче ярдәмчесе ике курчак алып керә.

Тәрбияче:

– Исәнмесез, нәни дуслар. Рәхим итегез, үтегез. Балалар, безгә нәрсәләр килгән? (Курчаклар.)

Балалар курчаклар белән исәнләшәләр. Тәрбияче зур курчакны ала.

Тәрбияче:

– Бу курчакның исеме Дания. Курчак зурмы, әллә кечкенәме? (Зур.)

Тәрбияче бер баланы курчак турында сөйләргә чакыра.

Тәрбияче:

– Дания нәрсәләр кигән?

Бала сөйли, тәрбияче ярдәм итә.

Тәрбияче:

– Балалар, кечкенә курчакның исеме Динә. Динә нинди? (Матур.) Курчакның чәчләре нинди төстә? Күлмәге нинди ?

Икенче бала Динә турында сөйли. Тәрбияче ярдәм итә.

Тәрбияче:

– Балалар, сез курчаклар белән уйнарга яратасызмы? Кемнәрнең өендә курчаклары бар? Алар белән ничек итеп уйныйсыз?

Тәрбияче балаларга курчаклар турында сөйләргә тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Динә белән Дания урамга уйнарга чыкканнар. Дания үзе белән туплар алган. Бу туп нинди? Туп нинди төстә?

Балалар:

– Бу туп зур.

– Зур туп кызыл.

Тәрбияче:

– Ә бу туп нинди? Ул нинди төстә?

Балалар:

Ә бу туп кечкенә.

– Кечкенә туп зәңгәр.

Тәрбияче:

– Туп белән нәрсә эшләп була?

Балалар:

– Туп сикерә. Сикертеп уйныйбыз.

– Тәгәрәтеп уйнарга була.

– Мин тупны Алиягә ыргытам һ.б.

Тәрбияче:

– Зур рәхмәт сезгә. Матур җавап бирдегез. Ә хәзер туп турында сөйләргә кирәк. Кайсыгыз сөйләргә тели?

Бала сөйли, тәрбияче ярдәм итә.

Тәрбияче:

– Динә үзе белән ике чиләк алган. Алар зурмы, кечкенәме? Төсләре нинди?

Балалар:

– Бу чиләк зур, кызыл.

– Бу чиләк кечкенә, зәңгәр төстә.

Тәрбияче:

– Чиләкләр белән нәрсә эшләп була?

Балалар:

– Ком салып була.

– Кар да салып була.

– Су салырга була.

Тәрбияче:

– Әйе, дөрес. Ә кайсыгыз чиләкләр турында сөйләргә тели?

Тәрбияче ярдәме белән бала сөйли. (Бу чиләк. Ул зур, кызыл төстә. Чиләккә мин кар салам.)

Динамик пауза. «Курчаклар» уены

Без бик нәни курчаклар,

Балалар иеләләр,

Биергә яратабыз.

басып, тыпырдыйлар,

Чүгәлибез, торабыз,

чүгәлиләр, торалар,

Башны уңга борабыз,

уңга карыйлар,

Аннан сулга карыйбыз

сулга карыйлар,

Һәм сикерә башлыйбыз.

сикерәләр.

Тәрбияче (кыңгырау күрсәтә):

– Динә урамнан өйгә кергән дә өстәлдә кыңгырау тапкан. Динә нәрсә тапкан? (Кыңгырау.) Кыңгырау җырлый: динь-динь-динь. Кыңгырау ничек җырлый?

Балалар:

– Динь-динь-динь.

Тәрбияче (быргы күрсәтә):

 Дания өстәлдә быргы күргән. Бу нәрсә? Кабатлыйк әле.

Балалар:

– Быргы.

Тәрбияче:

– Дания быргыда уйный: ду-ду-ду. Ничек итеп уйный?

Балалар:

Ду-ду-ду, ду-ду-ду!

Аваз ияртемнәре күмәк һәм аерым (индивидуаль) кабатлана.

«Нәрсә югалды?» уены. 

Өстәлгә быргы, кыңгырау, туп, чиләк, әтәч, шакмак куела.

Тәрбияче:

– Дания исемле курчак сезнең белән уйнарга тели. Ул бер уенчыкны яшерә, ә сез кайсы уенчык юкка чыкканын әйтерсез.

Чиратлап уенчыклар яшерелә, балалар нәрсә юк икәнен әйтәләр.