Балаларны сәламләү.

Тәрбияче:

– Бер-беребезне матур итеп сәламләдек, ә хәзер, әйдәгез, бармакларны сәламлик, алар белән уйнап алыйк!

«Бармак, бармак, кайда булдың?» бармак уены.

– Бармак, бармак,

Кайда булдың?

– Бу абый белән

Урманга бардым.

Бу абый белән

Кырда йөгердем.

Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җыр җырладым.

Тәрбияче:

– Балалар, бүген мин сезгә безнең якын дусларыбыз Шаян һәм Наян белән булган бер кызык вакыйга турында сөйлим. Тыңлагыз:

Шаян белән Наян бер-берсенә бүләкләр бирергә яраталар икән. Беркөнне Шаян, матур тартма тотып, Наян каршына килгән һәм тартманы сузган. Наян тартманы алып селкетеп караган, ә анда нәрсәдер шак-шак иткән. Ә Шаян, бу тавышны ишеткәч, «мак-мак» дип өстәгән. Әйдәгез, уйлап карагыз әле, тартма эчендә нәрсә «шак-шак», «мак-мак» дигән тавыш чыгара икән?

Балалар:

– Шакмак.

Тәрбияче:

– Бик дөрес, балалар. Сез бик акыллы! Рәхмәт сезгә.

Шулвакыт ишек шакыйлар. Кулына милли бизәкләр чигелгән янчык тотып, Шаян керә.

Шаян:

– Сәлам, малайлар һәм кызлар. Исәнмесез, тәрбияче апа. Мин сезгә бүген матур янчык алып килдем. Әйдәгез, бергәләп уйныйк. Янчык буш түгел. Ул тылсымлы янчык.

«Шаянның янчыгында нәрсә бар?» уены.

Шаян, чиратлап, балаларны үзе янына чакыра. Бала янчыктан уенчыкны ала, исемен әйтә, тәрбияче сорауларына җавап бирә һәм уенчыкны өстәлгә куя.

Тәрбияче:

– Бу нәрсә? (Шакмак.) Шаян безгә дә шакмак алып килгән икән. Әйдәгез, Шаянга рәхмәт әйтик. Рәхмәт сиңа, Шаян. Шаян нинди шакмак алып килгән? Аның төсе нинди? (Шакмак кызыл.) Шакмакны өстәлгә куй. Янчыкта тагын шакмак бармы икән?

Бала янчыктан тагын бер шакмак ала, алдагысы янына куя.

Тәрбияче:

– Бу шакмакның төсе нинди? (Сары.) Шакмак зурмы, кечкенәме? (Кечкенә.) Кайсы шакмак зуррак?

Бала. Кызыл шакмак зур.

Тәрбияче:

– Кайсы шакмак кечкенә?

Бала.– Сары шакмак кечкенә.

Тәрбияче икенче баланы чакыра, янчыктан уенчык алырга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Шаян безгә тагын нәрсә алып килгән икән? Бу нәрсә? (Матрёшка.). Дөрес, бу – матрёшка. Ул нинди матур! Матрёшка сиңа ошыймы? Матрёшканың эчендә нәрсә бар икән, әйдә, карыйк әле. Тагын бер матрёшка! Аларны бергә куй. Чагыштыр.

Бала.

– Яшел күлмәкле матрешка зуррак, сары күлмәкле матрешка кечкенә.

Тәрбияче өстәл янына тагын бер баланы чакыра. Бала янчыктан уенчык ат ала.

Тәрбияче:

– Бу нәрсә? (Ат.) Ат нинди? (Ак.). Атның койрыгы нинди, кыскамы, озынмы? (Озын.)

Бала янчыктан тагын бер атны ала.

Тәрбияче (атның аякларына күрсәтә):

Бу атның нәрсәләре? (Аяклары.) Атның аяклары нинди?

Бала.– Бу – ак ат. Атның аяклары озын.

Тәрбияче:

– Ат нинди? Озын аяклы. Бергәләп кабатлыйк: озын аяклы.

Балалар:

– Озын аяклы.

Шаян тагын бер баланы чакыра. Бала янчыктан тасма ала.

Тәрбияче:

– Нәрсә бу? (Тасма.)) Тасма нинди төстә? (Зәңгәр төстә.)

Шаян:

–Янчыкта тагын бер тасма булырга тиеш. Эзләп тап.

Бала тагын бер тасма ала.

Тәрбияче:

– Бу тасма нинди. Чагыштыр.

Тасмаларны бергәләп чагыштыралар.

Тәрбияче:

– Беренче тасма озын, ә икенчесе? (Кыска.)

«Озын», «кыска» сүзләрен бергәләп һәм аерым кабатлыйлар.

Тәрбияче:

– Шаян, күпме уенчык алып килгәнсең безгә! Зур рәхмәт инде. Балалар, Шаян нинди уенчыклар алып килгән?

Балалар:

– Шакмаклар, матрёшкалар, тасмалар, атлар!

Уенчык турында хикәя төзү: уенчыкның исеме, аның зурлыгы, төсе, аның белән ничек итеп уйнарга мөмкин икәнлеге әйтелә. Тәрбияче балаларга үзләренә ошаган уенчыкны алып, аның турында сөйләргә тәкъдим итә. 2–3 бала хикәясе тыңлана.

Динамик пауза. «Атлар» уены.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, уйнап алабыз! Атка утырып йөрисегез киләме?

Балалар бер-бер атлы тезелеп басалар. Сигнал булуга, «атка атланган» балалар бер-бер артлы китәләр.

Тәрбияче:

– Атларга утырдык! Ат кузгалып китте! Ат кызуырак чапсын: на – на – на, на – на – на!

Тәрбияче «Кем атны дөрес, матур итеп куалый белә?» – дип, балаларны дәртләндереп тора.

Тәрбияче:

– Атлар ардылар, ял итәргә туктадылар: Тр-р-р!

Балалар урыннарына утыралар.

«Нәрсә юк?» дидактик уены.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, Шаян белән тагын бер уен уйнап алабыз. Ул уенчыкларны качыра, ә сез кайсы уенчык юкка чыкканын әйтерсез.

Тәрбияче өстәлендә өч пар уенчык: шакмаклар, матрёшкалар, атлар. Шаян матрёшкаларны качыра, алар урынына шакмаклар куя.

Тәрбияче:

– Кайсы уенчыклар юкка чыкты? (Матрёшкалар.)

Тәрбияче:

– Дөрес. Матрёшкалар урынына Шаян нәрсәләр куйган?

Балалар:

– Шакмаклар куйган.

Тәрбияче шакмакларны алып куя.

Тәрбияче:

– Нәрсә юкка чыкты? (Шакмаклар.)

Тәрбияче:

– Дөрес. Шакмаклар торган урынга Шаян атлар куйган.

Тәрбияче барлык уенчыкларны да алып куя.

Тәрбияче:

– Нәрсәләр юкка чыкты? (Уенчыклар.)

Тәрбияче:

– Нинди уенчыклар юкка чыкты?

Балалар:

– Матрёшкалар, шакмаклар, атлар.

Тәрбияче:

– Шаянга сезнең белән уйнавы бик ошаган. Ул тагын безгә кунакка килергә теләвен әйтә. Ә хәзер, әйдәгез, аның белән саубуллашыйк.

Балалар Шаян белән белән саубуллашалар. Шаян рәхмәт әйтә. Тагын килергә вәгъдә бирә.