«Куян кызы» әкияте.
Информация
Бурычлар
Тәрбияче сорауларына дөрес җавап бирергә, әкиятнең эчтәлеген сораулар ярдәмендә сөйләргә өйрәтү.
Сүзлек запасын яңа сүзләр (сүзтезмәләр) белән баету: куян кызы, якты йолдызым, доктор Айболит.
[К], [къ] авазларының дөрес әйтелешен ныгыту. [К], [къ] авазлары кергән сүзләрне, фразаларны ачык, аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү.
Таныш әкияттән өзекләрне сәхнәләштереп сөйли белү күнекмәләре бирү.
Балаларның аңга алуларын, игътибарын, күзаллау сәләтен үстерү.
Балаларда сүз тыңлаучанлык, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Исәнләшү, балаларда уңай психологик халәт булдыру.
Кояшка үрелдек, нурларын алдык.
Йөрәккә куйдык, дусларга тараттык.
Елмайдык.
Тәрбияче (кыш турында табышмак әйтә):
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил-буран,
Бу кайчак, туган? (Кыш.)
Табышмакның җавабын ничек белдегез?
Балалар:
– Кыш көне кар ява.
– Салкын була.
Тәрбияче:
– Балалар, бүген мин сезгә бер әкият сөйләрмен. Әкиятнең нәрсә турында икәнен табышмакны чишкәч белерсез.
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (Куян.)
[К], [къ] авазларына фонетик күнегүләр үткәрелә:
Ка-ка-ка – бака.
Ку-ку-ку – куян.
Кә-кә-кә – кәбестә.
Кү-кү-кү – күке.
«Бу бармак башлык кигән» бармак уены.
Шигырьнең һәр юлында бармаклар бөгелә бара.
Бу барма к башлык кигән,
Бу барма к итәк кигән,
Бу барма к зур тун кигән,
Бу барма к чалбар кигән,
Бу барма к киенмәгән,
Әллә киенә белмәгән?
Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте («Куанычым-багалмам», 26 бит) сөйләнә. Тәрбияче әкиятне уенчыклар ярдәмендә сәхнәләштереп сөйли. Ахырда балаларга сораулар бирелә.
1. Куян кызына әнисе нәрсә бүләк иткән?
2. Куян кызы итекләрне кигәнме?
3. Куян кызының аяклары нигә авырткан?
4. Куян кызын әнисе кая алып барган?
5. Куян кызына кем ярдәм иткән? Аларга юлны нәрсә күрсәткән?
6. Доктор Айболит Куян кызына нәрсә дип әйткән?
7. Куян кызы әнисенең сүзен тыңлаганмы?
8. Ә сез әниегезнең сүзен тыңлыйсызмы?
Динамик пауза. «Куянкай» уены.
Ап-ак куян утырган , |
Балалар чүгәлиләр, |
Колакларын селкетә. |
кулларын баш өстенә куеп, |
Менә шулай, менә шулай |
колакларны селкеткән кебек |
Колакларын селкетә. |
селкетәләр, |
Куян туңа башлагач, |
кулларын сыпыралар, |
Тәпиләрен җылыта. |
|
Менә шулай, менә шулай |
кул чабалар, |
Тәпиләрен җылыта. |
|
Куян тагы да туңа, |
үзләрен кочаклыйлар, |
Сикергәләп тә куя. |
сикерәләр |
Менә шулай, менә шулай |
|
Сикергәләп тә куя. |
|
Кем куянны куркытты? |
иң өсләрен күтәрәләр, |
Куян сикереп качты. |
ике аякта сикереп баралар |
Менә шулай, менә шулай |
|
Куян сикереп качты. |
Тәрбияче әкиятне өлешләп сөйләргә берничә баланы чакыра. Балалар уенчыклар ярдәмендә әкиятне сөйлиләр.
Тәрбияче:
– Бүген без нинди әкият белән таныштык? Әти-әниләрнең сүзен тыңларга кирәкме?
Шөгыль ахырында «Куян кызы» мультфильмын карарга мөмкин.