«Ләйлә» шигыре.
Информация
Бурычлар
Шигъри әсәрне аңлый белүләренә, сорауларга текст сүзләре белән җавап бирүләренә ирешү.
Үз фикерләрен әйтү омтылышларын хуплау.
Шигырьне яттан өйрәнү.
Тирә-юнь турындагы белемнәре арту нәтиҗәсендә сүзлек запасын баету һәм сөйләмдә активлаштыру.
Игътибарны, хәтерне, сәнгатьле сөйләмнәрен үстерү.
Матур әдәбият әсәрләренә хөрмәт тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Исәнләшү, балаларда уңай психологик халәт булдыру. Тәрбияче балаларны тәрәзә янына чакыра. Аларның игьтибарын урамдагы кышкы үзгәрешләргә юнәлтә.
Тәрбияче:
– Балалар, хәзер урамда кайсы вакыт? (Кыш.) Әйе, хәзер тышта кыш. Бар җиргә кар яуган: җирдә, агачларда, түбәләрдә ап-ак кар ята. Ә сез кыш турында ниләр әйтер идегез?
Балалар:
– Кыш салкын.
– Без җылы киенәбез.
– Тауда чана шуабыз.
Тәрбияче балаларның игътибарын киштәдә утырган кышкы киемле курчакка юнәлтә.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, безгә бер курчак кунакка килгән. Ул курчакның исеме Ләйлә. Курчак ничек киенгән? Нәрсәләр кигән?
«Ләйлә нәрсә кигән?» дидактик уены уйнала. Балалар курчакның өс, баш, аяк киемнәрен атыйлар.
Тәрбияче:
– Балалар, Ләйлә ничек итеп киенгән? Ни өчен ул җылы киенгән? Без кыш көне нинди киемнәр киябез?
Балалар:
– Ләйлә җылы итеп киенгән.
– Җылы киемнәр кигән.
– Аягына киез итекләр кигән.
– Матур бияләе дә бар һ.б.
Тәрбияче балаларга кар бөртекләре күрсәтә, хикәя сөйли.
Тәрбияче:
– Урамда бүген бик матур! Ап-ак кар ява. Ләйлә җылы итеп киенеп, урамга чыккан. Зур һәм матур ак кар бөртеге Ләйләнең бияләенә кунган. Ләйлә аңа өргән дә (кар бөртегенә өрә), кар бөртеге очып киткән. Балалар, сез дә кар бөртегенә өреп карыйсызмы?
Тәрбияче балаларга кар бөртекләре тарата һәм ничек өрергә кирәклеген күрсәтә. «Кар бөртегенә өр» сулыш гимнастикасы үткәрелә. Тәрбияче балаларның сулышны дөрес алып, дөрес чыгаруларын (өрүләрен) күзәтә. Күнегү 2–3 тапкыр кабатлана.
Динамик пауза. «Кар ява» уены (Б. Рәхмәт шигыре).
Ябалак-ябалак кар ява, |
Кулларны як-якка җәеп селкиләр, |
Чыгабыз уйнарга |
атлап баралар, |
Урамга – һавага. |
кулларын алга-артка селкиләр, |
Чуарлап өсләрне |
|
Ябалак кар ява. |
шатланып сикерәләр, |
Ябалак кар, яу-яу! |
кулларын алга сузалар, |
Без ясыйбыз кардан тау, |
кулларын югары күтәрәләр, |
Ак мамыктай тузгып яу! |
урында әйләнәләр, |
Бик дәү булсын безнең тау! |
кулларын югары күтәрәләр. |
Тәрбияче Һади Такташның «Ләйлә» шигырен укый («Куанычым-багалмам», 33 бит). Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелә.
Тәрбияче:
– Шигырь кайсы ел вакыты турында? Кыш турында икәнен каян белдегез? Ләйлә урамга нәрсә өстерәп чыккан? Ә сез чанада шуарга яратасызмы?
Тәрбияче:
– Хәзер мин шигырьне тагын бер тапкыр укыйм, игътибар белән тыңлагыз һәм истә калдырырга тырышыгыз.
Урамнар бүген ... сөенгән,
Ап-ак кардан ... киенгән.
Ләйлә чанасын ... өстерәп
Чыгып китте ... өеннән.
Тәрбияче:
– Кайсыгызның шигырьне сөйләп карыйсы килә?
Берничә бала тәрбияче ярдәме белән шигырьне яттан сөйлиләр. Тәрбияче аларны мактый.
Тәрбияче:
– Без бүген кем турында шигырь өйрәндек? Өйгә кайткач, шигырьне кемнәргә сөйләрсез?