Балалар түгәрәк ясап басалар.

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Дусларга без елмайыйк,

Шөгылебезне башлыйк!

Балалар урыннарына утыралар. Тәрбияче шар кабарта, аннан соң шарның тынын (һавасын) әкрен генә чыгара башлый.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле, шар эчендәге һава ничек сызгырып чыга: с-с-с, с-с-с, с-с-с! Ә хәзер, әйдәгез, шарның тыны ничек чыкканын сез әйтеп күрсәтегез

Балалар:

– С-с-с, с-с-с, с-с-с!

Балалар авазны акрын, уртача һәм тиз темпта кабатлыйлар. Тәрбияче авазның дөрес әйтелешенә игътибар итә. Аваз берничә бала белән аерым кабатланыла. Тәрбияче балаларны җиһазландырылган курчак бүлмәсенә чакыра.

Тәрбияче:

– Балалар, бу бүлмәдә Сәйдә исемле кыз яши. Әйдәгез, бергәләп әйтәбез: С-с-сәйдә. Сәйдә.

Балалар:

– С-с-сәйдә. Сәйдә.

Тәрбияче:

– Бүлмәдә нәрсәләр бар, нинди җиһазлар?

Балалар:

– Өстәл, урындык, шкаф, кәнәфи, карават.

Тәрбияче:

– Дөрес, бүлмәдә җиһазлар күп: өстәл, урындык, шкаф, карават, кәнәфи бар. Әйдәгез, Сәйдәне урындыкка утыртыйк.

Бер бала курчакны урындыкка утырта.

Тәрбияче:

– Сәйдә кайда утыра? (Сәйдә урындыкта утыра.)

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле, Сәйдәнең никадәр дуслары бар!.

Тәрбияче уенчыклар күрсәтә, балалар исемнәрен атыйлар: үрдәк бәбкәсе, көчек, куян һәм песи балалары.

Сәйдә:

– Минем дусларым качышлы уйнарга яраталар. Хәзер мин күзләремне йомам, ә уенчыкларым качалар.

Тәрбияче уенчыкларны өстәл астына, шкаф эченә һ.б. урынга яшерә. Сәйдә күзләрен ача, уенчыкларны эзли.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, Сәйдәгә дусларын табарга булышыйк. Куян баласы кая качты?

Балалар:

– Куян баласы өстәл астына качты. Ул өстәл астында.

Тәрбияче:

– Фәрит, әйт әле, бер песи баласы кая качты?

Фәрит:

– Песи баласы шкафка качты. Ул шкафта.

Тәрбияче:

– Икенчесе кайда? Алия, син күрдеңме?

Алия:

– Икенче песи баласы шкаф артында. Менә ул!

Тәрбияче:

– Үрдәк бәбкәсе кайда утыра?

Ислам:

– Үрдәк бәбкәсе кәнәфидә утыра.

Тәрбияче:

– Карават янында нәрсә тора?

Адилә:

– Карават янында көчек тора.

Сәйдә:

– Рәхмәт сезгә, балалар. Барлык дусларым да табылды.

Динамик пауза. «Без шулай ял итәбез» уены.

Хәрәкәтләр шигырьнең сүзләренә туры китереп ясала

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Тәрбияче (курчакны караватка яткыра):

– Балалар, Сәйдә арган, аның йоклыйсы килә. Сәйдә нишли? Сәйдә йоклый. Әкрен тавыш белән кабатлыйбыз: Сәйдә йоклый.

Күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар.

Балалар җөмләне кабатлаганда [с] авазына басым ясап әйтәләр.

Тәрбияче:

– Хәзер, әйдәгез, бергәләп Сәйдә турында сөйлик. Сез миңа ярдәм итәрсез.

Бер матур бүлмәдә яшәгән ди Сәйдә исемле кыз. Сәйдәнең дуслары булган: куян баласы, үрдәк бәбкәсе, ике песи баласы, көчек. (Тәрбияче уенчыкларны күрсәтә, балалар әйтеп баралар). Бервакыт алар качканнар, ә Сәйдә аларны таба алмаган. Сәйдәгә балалар булышкан. Сәйдә аларга рәхмәт әйткән.

Тәрбияче:

– Балалар, кайсыгыз Сәйдә турында сөйләргә тели? Сәйдәнең дуслары нәрсәләр?

2–3 баланың хикәясе тыңлана. Тәрбияче аларга ярдәм итә, мактый.

«Кем нәрсә эшли белә?» уены.

Балаларга хайваннар рәсемнәре күрсәтелә. Балалар хайваннарның нәрсә эшләвен һәм ничек кычкыра белүләрен әйтергә тиеш. Мәсәлән, песи – мияулый (мияу-мияу), сөт эчә, тычкан тота, йомгак белән уйный; эт – өрә (һау-һау), өйне саклый, сөяк кимерә, ырылдый, койрыгын болгый, йөгерә.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар! Әйдәгез, үзегезне мактап, кул чабыгыз.