Тәрбияче:

– Балалар, бүген бакчабызга килгәндә, мин бер Куянны очраттым. Ул бик борчулы иде, авырып киткән икән. Мин Куянны үзебезнең төркемебезгә чакырдым. Аңа ярдәм итәргә кирәк.

Тәрбияче Куянны урындыкка утырта. Балалар Куян белән исәнләшәләр. Тәрбияче Куянның температурасын үлчи, йөрәген тыңлый, аңа дару эчертә. Ятып торырга киңәш итә. Куян караватка ята.

Тәрбияче:

– Балалар, ничек уйлыйсыз, Куян ни өчен авырып китте икән?

Балалар:

– Аңа салкын тигәндер.

– Ул юынырга яратмаган.

– Зарядка ясамаган.

– Һавада йөрмәгән һ.б.

Тәрбияче:

– Әгәр Куян гел шулай яшәсә, аның белән нәрсә булачак?

Балалар:

– Ул гел авырыр.

Тәрбияче:

– Балалар, беләсезме, шундый ил бар: анда яшәүчеләр бер дә авырмыйлар. Ул Сәламәтлек иле дип атала. Әйдәгез, бергәләшеп шул Сәламәтлек иленә барыйк. Сез ризамы? Үзебез белән Куянны да алыйк. Дару эчкәч, аның кәефе яхшырды инде. Юлга кузгалганчы, кулларыбызга массаж ясыйк..

Массаж тубы белән күнегү: «Камыр кабартабыз».

Камыр, син кабар, кабар,

Кулларны бер кысалар, бер ачалар,

Мичтә урын әле бар.

кулларны алга сузалар,

Яраткан әниемә

ике кул белән тупны кысалар,

Мин пешерәм кабартма.

ике кул арасында тупны әвәлиләр.

Аудиоязмада күңелле көй куела. Балалар бер-бер артлы тезелеп баралар. Эзле сукмак янына киләләр. Сукмакта – ак һәм кызыл эзләр.

Тәрбияче:

– Балалар, бу нәрсә? (Эзләр.) Эзләр нинди төстә? (Ак, кызыл.) Ничек уйлыйсыз, бу кем эзләре икән? Беләсезме, кызыл төстәге эзләр Салкын тидергечнеке. Әйтегез әле, кайчан салкын тидерергә мөмкин?

Балалар:

– Бик каты туңсаң.

– Туңдырма ашасаң.

– Дөрес киенмәсәң һ.б.

Тәрбияче:

– Бик дөрес, балалар. Урамда туңганчы уйнарга ярамый. Туңдырма ашаганда да сак булырга кирәк. Һава торышына карап, дөрес киенә белү дә мөһим. Сәламәт булу өчен физик күнегүләр дә ясарга кирәк. Саф һавада һәм өйдә матур итеп уеннар да уйнап була. Әйдәгез, без дә бергәләшеп, туп белән уйнап алабыз.

Динамик пауза. «Туп» җырлы-биюле хәрәкәтле уены (халык сүзләре, Р. Сәрвәров көе).

Балалар түгәрәк ясыйлар. Кулына туп тоткан тәрбияче уртага баса, тупны сикертә, югары чөя һ.б. Балалар аның хәрәкәтләрен кабатлыйлар.

Туп, туп, матур туп,

Түгәрәк ясап, җырлап баралар,

Сикер, сикер, матур туп.

ике аякта сикерәләр,

Бер, ике, өч, дүрт,

туктап, җырлап торалар,

Сикер, сикер, матур туп.

кулларын өскә күтәрәләр,

Бигрәк матур туп икән,

кулларын алга сузалар,

Кемнәргә бирим икән?

як-якка караналар,

Алсуга тупны бирәм

тәрбияче бер балага тупны бирә,

Һәм синнән кире көтәм!

бала кире тәрбиячегә бирә.

Тәрбияче:

– Сәламәт булу өчен чисталыкны да сакларга кирәк. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, җавапларын белерсезме икән?

Табышмаклар әйтелә, балалар аларның җавапларын гигиена әйберләре сурәтләнгән рәсемнәр арасыннан эзлиләр.

Кечкенә генә булса да,

Файдасы зур, белегез.

Шуа, күбек тарата,

Чисталыкны ярата.

Җавапны әйтеп бирсен берегез. (Сабын.)

Көн дә сыйпый битемнән,

Элеп куям читеннән. (Сөлге.)

Тәрбияче:

– Бергәләп кабатлыйк: с-с-сабын, с-с-сөлге.

Тешләре күп – ашамый,

Чәчне җыя, матур итә. 

(Тарак.)

Тәрбияче:

– Бергәләп кабатлыйк: т-т-тарак.

Минем теләк бер генә –

Иртәсен дә, кичен дә

Теш чистартыгыз көн дә! 

(Теш щёткасы.)

Тәрбияче:

– Бергәләп кабатлыйк: т-т-теш щёткасы.

Балалар, сукмактагы ак эзләр – сәламәтлек эзләре. Без сәяхәткә кайсы эзләр буенча барырбыз?

Балалар:

– Ак эзләр буенча барырга кирәк.

Тәрбияче:

– Дөрес. Ак эзләр буенча!

Балалар ак эзләргә генә басып сукмак буенча баралар. «Тылсымлы» агач янына киләләр.

Тәрбияче:

– Менә без Сәламәтлек иленә килеп җиттек. Карагыз әле, монда тылсымлы агач үсә икән! Агачта нәрсәләр бар? (Теш щёткалары, сабын, тараклар, теш пастасы, сөлге)

Тәрбияче:

– Балалар, сабын ни өчен кирәк?

Балалар:

– Кулларны, битне юар өчен.

Тәрбияче:

– Кулларны кайчан юарга кирәк?

Балалар:

– Ашар алдыннан.

– Урамнан кергәч.

– Песи белән уйнагач.

– Йоклар алдыннан.

Тәрбияче:

– Сөлге ни өчен кирәк?

Балалар:

– Кулларны югач, сөртергә кирәк.

Тәрбияче:

– Теш пастасы һәм теш щёткасы белән нишлибез?

Балалар:

– Тешләрне чистартабыз.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар! Рәхмәт сезгә. Сез чисталыкның кирәклеге турында күп беләсез.

Беләсезме, чисталыкны кешеләр генә түгел, хайваннар да ярата. Хәзер мин сезгә юынырга яратучы бер песи (уенчык песи күрсәтә) турында шигырь укыйм, игътибар белән тыңлагыз. Куян, син дә тыңла.

Җ. Тәрҗемановның «Үзен бик чиста йөртә» шигыре укыла. Шигырь эчтәлеге буенча балаларга сораулар бирелә.

Тәрбияче: – Шигырь нәрсә турында? (Песи турында.) Песи нәрсә эшли? (Песи юына.) Песи су белән юынамы? (Юк.) Битен нәрсә белән сөртә? (Битен тәпие белән сөртә.) Песинең тәпие нинди, катымы әллә йомшакмы? (Песинең тәпие йомшак.) Песи үзен чиста йөртәме? (Песи үзен чиста йөртә.)

Тәрбияче:

– Әйе, песи һәрвакыт үзен чиста йөртә. Мин шигырьне тагын бер кат укыйм, сез минем белән бергә кабатларсыз.

Тәрбияче шигырьне тагын бер кат укый, балалар кабатлыйлар.

Күрәсезме ... песине,

Юына, ... чистарына.

Ул кунакка ... барамы?

Ник юына, ... арына?

Йомшак тәпие ... белән

Битен әйбәтләп ... сөртә.

Ул шулай ... һәрвакытта

Үзен ... бик чиста йөртә.

Җәвад Тәрҗеманов

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар! Хәзер инде Сәламәтлек иленнән бакчабызга кайтыйк.

Аудиоязмада күңелле көй куела.

Тәрбияче:

– Кайтып та җиттек! Әйдәгез, Куянга да тизрәк сәламәтләнүен, авырмавын телик тә, аның белән саубуллашыйк.

Куян белән саубуллашып, аны озаталар.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, тагын бер тапкыр искә төшерик әле: сәламәт булыр өчен ниләр эшләргә кирәк?