Тәрбияче:

– Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә!

Балалар:

– Исәнмесез, хәерле иртә, апа!

Тәрбияче төркем бүлмәсендә бер почмакта утырып торучы курчакка игътибар юнәлтә.

Тәрбияче:

– Балалар, күрегез, кем килгән безгә кунакка? (Курчак.)

Бу – Гөлназ исемле курчак. Ни өчендер ул безнең белән исәнләшми? Безгә карамый, сөйләшми дә? Бәлки ул үзен башкалар янында ничек тотарга кирәклеген белмидер? Әйдәгез, курчакка үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәтик. Гөлназ, син тыңлап утыр, яме.

Балалар, бүлмәгә кергәндә нәрсә эшләргә кирәк? (Исәнләшергә кирәк.)

Тәрбияче:

– Ә исәнләшкәндә нинди сүзләр әйтәбез?

Балалар:

– Исәнмесез.

– Хәерле иртә.

– Хәерле көн һ.б.

Тәрбияче:

– Тылсымлы, матур сүзләр бик күп бит алар. Әйдәгез, шуларны искә төшереп, «Ягымлы сүзләр» уенын уйнап алабыз. Балалар, ашарга утыргач нәрсә дип әйтергә кирәк?

Балалар:

– Тәмле булсын!

Тәрбияче: – Әгәр дә берәүне үпкәләтсәң? (Гафу ит!)

Ашаганнан соң, өстәл яныннан торып киткәндә? (Рәхмәт! Бик тәмле булды.)

Әгәр дә берәү күчтәнәч, бүләк бирсә? (Рәхмәт.)

Үтенеп сораганда? (Зинһар!)

Йокларга ятканда? (Тыныч йокы!)

Гөлназ (курчак исеменнән тәрбияче сөйли):

– Күпме ягымлы сүзләр бар икән! Мин бу сүзләрне белми идем. Рәхмәт сезгә, балалар. Рәхмәт, тәрбияче апа.

Тәрбияче:

– Безнең балалар бик акыллылар. Алар ягымлы, матур сүзләрне дә беләләр, үз-үзләрен дә һәркайда бик әйбәт тоталар. Бервакытта да начарлык эшләмиләр. Балалар, хәзер без Гөлназга нәрсә яхшы, нәрсә начар икәне турында сөйләп үтәрбез. Мин сезгә сораулар бирәм, сез җавап бирерсез.

Кеше әйберен сорамыйча алу – бу яхшымы, әллә начармы? Ни өчен начар?

Дустыңның уенчыгын тартып алу?

Дустыңа уенчыгыңны биреп тормау?

Кемнең дә булса әйберен рөхсәтсез алу?

Кемне дә булса төртеп егу, тупаслык күрсәтү?

Кибеткә кергәч, әти-әнидән елап әйбер алдырту?

Балаларның җавапларын бәяләгәндә тәрбияче төп максатны – сөйләшкәндә сүзләрне ачык һәм башкалар аңларлык итеп әйтә белүләрен истә тота.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар! Гөлназ да башкалар янында үзен ничек дөрес тотарга кирәклеген аңлады, шулай бит?

Гөлназ:

– Рәхмәт сезгә, балалар! Мин барысын да аңладым. Ягымлы, матур сүзләрне дә хәтеремдә калдырдым. Яхшы гадәтләрнең дә нинди икәнен аңладым. Ә хәзер миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз!

Динамик пауза. «Бездә дуслык» (И. Х. Муяссарова).

Бер – кулларны алга сузабыз,

Ике – кулларны күтәрәбез,

Өч – кулларны як-якка сузабыз,

Дүрт – кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч – бездә дуслык, без дә көч!

Тәрбияче:

– Балалар, хәзер мин сезгә «Яңа чана» дигән хикәя укыйм, игътибар белән тыңлагыз.

Р. Ишморатованың «Яңа чана» («Куанычым-багалмам», 28 бит) хикәясе укыла. Тәрбияче, хикәяне укыганда, мольбертка рәсемнәр урнаштырып бара. Хикәя эчтәлеге буенча балаларга сораулар бирә.

Тәрбияче: – Хикәя кем турында? Раиләнең әтисе нәрсә алып кайткан? Раилә чанасын тартып кая чыккан? Күрше малае Илдар сорагач, Раилә чанасын биреп торганмы? Раилә Илдарга нәрсә дигән? Балалар Раиләне нәрсә дип үртәгәннәр? Саран булырга ярыймы? Раиләгә ник күңелсез булган? Ул ялгышын аңлаганмы?

Тәрбияче:

– Саран булырга ярамый шул, балалар. Юмарт булырга, уенчыклар белән бүлешергә кирәк. Иптәшеңне үпкәләтергә, хәтерен калдырырга ярамый. Дус, тату яшәргә кирәк.