Тәрбияче:

– Балалар, әйтегез әле, сез хәзерге кебек гел шулай зур булдыгызмы икән? (Юк.) Юк, билгеле. Сез туганда бик нәни идегез әле. Йөри дә, кашык тотып ашый да белми идегез. Боларны эшли белергә сезне кемнәр өйрәтте соң? (Әни, әти, әби, бабай.) Бик дөрес. Алар сезне атлап йөрергә, сөйләшергә, киенә, юына белергә өйрәттеләр.

Тәрбияче мольбертка «Гаилә» картинасын элә.

Тәрбияче:

– Рәсемдә кемнәрне күрәсез? (Әни, әти, әби, бабай.)

Тәрбияче:

– Әни, әти, әби, бабай – бу гаилә була. Без сезнең белән алар турында матур бармак уены да беләбез, әйдәгез, уйнап алыйк.

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – бәби,

Аның исеме Чәнти.

Ә алдагы уенда рәсемнәр арасыннан әтиләр эшли торган эшләр сурәтләнгән рәсемнәрне генә табып, күрсәтергә кирәк булыр.

«Нәрсә эшли?» дидактик күнегүе.

Сюжетлы рәсемнәр күрсәтелә. Балалар шулар арасыннан әти кеше эшли торганнарын гына сайлап алалар: әти пычкы белән кисә, розетканы төзәтә, машина ремонтлый, сыерчык оясы ясый, кадак кага.

Тәрбияче:

– Ничек уйлыйсыз, әти ул нинди?

Балалар:

– Минем әти әйбәт.

– Минем әти көчле.

– Безнең әти акыллы.

Тәрбияче:

– Тиздән бәйрәм җитә – ул бәйрәмдә без әтиләрне, бабайларны, абыйларны, малайларны котларбыз.

Динамик пауза. Р. Миңнуллин. «Туган илнең улы мин»

Бабайның да

Иелә төшеп, билгә таяналар,

Улы мин,

кулларны күкрәккә куялар,

Әбинең дә

яулык бәйләү хәрәкәте ясыйлар,

Улы мин,

кулларны күкрәккә куялар,

Әтинең дә

кулларны иңбашларына тидерәләр,

Улы мин,

кулларны күкрәккә куялар,

Әнинең дә

кулларны биткә тидерәләр,

Улы мин.

кулларны күкрәккә куялар.

Тәрбияче яшереп куйган урыннан уенчык чеби ала.

Тәрбияче:

– Күрегез, монда нәрсәдер качкан! Нәрсә бу? (Чеби.)

Аерым һәм күмәк кабатлау: [ч] авазына басым ясап әйтү.

Тәрбияче:

– Исәнме, чеби! Син нигә елыйсың?

Чеби (тәрбияче чеби булып сөйли):

– Әтиемне югалттым, мин хәзер бик куркам...

Тәрбияче:

– Синең әтиең нинди соң?

Чеби:

– Мин оныттым!

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, чебигә ярдәм итик. Әтиләр турында сөйлик, бәлки чеби үзенең әтисен искә төшерер!

2–3 бала, рәсемгә таянып, хикәя төзеп сөйли.

Тәрбияче:

– Әтиең исеңә төштеме?

Чеби:

– Миңа үзегезнең әтиләрегез турында сөйләгәнегез бик ошады, ләкин мин барыбер әтиемне искә төшермәдем.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, балалар, чебинең кайда яшәгәнен искә төшерик әле. Бәлки аның әтисе өйдә (авылда) көтеп торадыр. Машиналарны кабызыйк та авылга барып кайтыйк.

Машина кабызган тавыш чыгаралар: чик-чик.

Тәрбияче:

– Киттек: ж-ж-ж-ж-ж-ж-ж.

Юлда этне очраталар, туктыйлар.

Тәрбияче:

– Балалар, нәрсә бу? (Эт.) Чебинең әтисе этме икән әллә? (Юк.) Этнең баласы нәрсә соң? (Көчек.)

Алга таба киттек, машиналарны кабызабыз: чик-чик! Ж-ж-ж-ж-ж-ж-ж.

Килеп җиттек! Балалар, өйгә керә торган баскычлар ватылган! Әйдәгез, төзәтик. Чүкеч, кадаклар алабыз: тук-тук-тук!

Чүкеч белән кадак каккан хәрәкәтләр ясыйлар, аваз ияртемендәге [т] авазына басым ясыйлар.

Тәрбияче:

– Карагыз әле, ишек артында нәрсә качып утыра? (Песи.) Чебинең әтисе песиме икән әллә? (Юк.) Песинең баласы нәрсә? (Песи баласы.)

Аудиоязмада әтәч тавышы яңгырый.

Тәрбияче:

– Нәрсә тавышы бу? (Әтәч.)

Тәрбияче уенчык әтәчне күрсәтә.

Чеби:

– Менә ул минем әтием! Әтиемне таптым! Рәхмәт сезгә, балалар!

Тәрбияче:

– Без синең өчен бик шат! Ә хәзер безгә кайтырга кирәк, сау бул, чеби!

Машиналарны кабызабыз: чик-чик! Ж-ж-ж-ж-ж-ж-ж. Кайтып та җиттек!

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар! Сез бүген бик тырыштыгыз! Әйдәгез, искә төшерик әле: без нәрсәләр эшләдек, кемнәр турында сөйләштек?