Исәнләшү. Балаларда психологик уңай халәт булдыру.

Балалар ярымтүгәрәк ясап урындыкларда утыралар. Тәрбияче Әхмәт Ерикәйнең «Тышта яз» шигырен сөйли.

Тәрбияче:

Тышта яз әле

Яңа башлана:

Тамчылар тып-тып

Түбәдән тама.

Балалар, шигырьдә нәрсә турында әйтелә? (Яз турында.) Дөрес. Яз көне кояш ныграк җылыта. Кар эри, сулар ага, түбәләрдән тамчылар тама. Көннәр җылына, кешеләр җиңел киемнәр кияләр.

Ә хәзер урамга карагыз әле, анда кояш бармы? (Юк.) Әйе, бүген көн болытлы. Әйдәгез, кояшны чакырабыз!

«Кояш, чык, чык,..» эндәшен («Куанычым-багалмам» 21 бит) сөйләү.

Тәрбияче:

– Менә кояш та чыкты! Әйдәгез, кояш турында матур, ягымлы сүзләр әйтик.

«Ягымлы сүзләр» уены.

Тәрбияче:

– Кояш нинди ул?

Балалар:

– Кояш сары.

– Түгәрәк.

– Кояш җылы була.

– Кояш якты, матур.

Тәрбияче:

– Кояш дөньяны яктырта, җылыта, ямьләндерә. Кояш чыккач, безгә дә күңелле! Кәеф тә күтәрелеп китә! Әйдәгез, үзегезнең кәефне күрсәтегез әле.

«Кәефеңне күрсәт» дидактик күнегүе.

Балалар мимика белән шат, күңелле, кәефсез, борчулы кәефне күрсәтәләр. Тәрбияче мольбертка чиратлап рәсемнәр куя.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, рәсемне карыйк әле. Кояш җылыта, кар эри, юлларда сулар барлыкка килә. Бу кайчан була? (Яз көне.)

Тәрбияче түбәдә боз сөңгеләре сурәтләнгән рәсем куя.

Тәрбияче:

– Рәсемдә нәрсәләр күрәсез? Бу – боз сөңгеләре. Бергәләп кабатлыйк: боз сөңгеләре.

Балалар:

– Боз сөңгеләре.

Тәрбияче:

– Боз сөңгесен кул белән тотып карасак, ул нинди?

Балалар:

– Салкын, юеш.

Тәрбияче:

– Боз сөңгесе нәрсәгә ошаган? (Кишергә.) Кояш җылы нурлары белән боз сөңгесен җылыта, ул эри, аннан тып-тып тамчылар тама. Тамчылар ничек тама? (Тып-тып.)

Тәрбияче умырзая чәчәкләре сурәтләнгән рәсем куя.

Тәрбияче:

– Рәсемдәге матур чәчәкләргә карагыз әле. Бу – язның беренче чәчәкләре – умырзаялар. Бергәләп кабатлыйк: умырзая чәчәге.

Балалар:

Умырзая чәчәге.

Тәрбияче:

– Кар эри башлагач, җылы кояш нурларына сөенеп, умырзаялар үсеп чыга.

Динамик пауза. «Бергәләп басыйк әле..»..

Балалар, сүзләргә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар.

Бергәләп басыйк әле,

Түгәрәк ясыйк әле.

Менә нинди түгәрәк!

Бик кечкенә түгәрәк.

Кулны-кулга тотынып,

Артка таба барабыз.

Менә нинди түгәрәк!

Биг(е)рәк зур түгәрәк!

Түгәрәктә йөрибез,

Тыпыр-тыпыр биибез.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, хәзер яз турында сөйлик. Мин башлыйм, сез тәмамларсыз:

Яз көне кояш ... җылыта.

Яз көне кар ... эри.

Яз көне тамчылар ... тама.

Яз көне умырзая ... чәчәкләре чыга.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар! Үзегезне мактап, кул чабыгыз!