Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар. Сәламләү.

Тәрбияче:

– Хәерле иртә, балалар!

Балалар:

– Хәерле иртә, апа!

Тәрбияче:

– Балалар, сез бүген бакчага кем белән килдегез?

Балалар:

– Мин әни белән килдем.

– Мине әти китерде.

– Мине әни китерде.

– Мин дә әни белән килдем.

Тәрбияче:

– Бакчага күбегезне әниләре алып килгән икән. Бергәләп әйтик әле: ә-ә-әни.

«Әни» сүзендә [ә] авазына басым ясап, күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар.

Тәрбияче:

– Балалар, ә сез әниләрегезнең исемнәрен беләсезме? Кемнәр белә?

Һәр бала әнисенең исемен әйтә. Тәрбияче аларны мактый.

Тәрбияче:

– Менә нинди матур сезнең әниләрегезнең исемнәре! Алар үзләре дә бик матурлар, шулай бит, балалар?

Бүген безгә кунакка Төлке баласы килгән. Аның әнисенең бүген туган көне икән. Ә Төлке баласы әнисен ничек итеп котларга белми. Әйдәгез, аңа ярдәм итик. Без бик күп матур сүзләр беләбез бит. Үзебезнең әйткән сүзләрне менә шушы тылсымлы сандыкка салып барырбыз һәм аны Төлке баласына бүләк итәрбез, ярыймы, балалар? Әйдәгез, искә төшерик: сез әниегезгә нинди матур сүзләр әйтәсез?

Балалар:

– Әнием.

– Әнием-матурым.

– Мин дә әнием дим.

Тәрбияче:

– Ә сезгә әниегез нинди ягымлы сүзләр әйтә?

Балалар:

– Миңа әнием кызым (улым), ди.

– Матурым.

– Акыллым.

– Җимешем.

– Кояшым һ.б.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар. Менә никадәр матур, ягымлы сүзләр беләсез икән. Төлке баласы өчен тылсымлы сандыкка күпме матур сүзләр салдык! Сандыкның капкачын ябып куйыйк, матур сүзләр югалмасыннар, онытылмасыннар! Хәзер аны Төлке баласына тапшырыйк. Ул өенә – әнисе янына кайтырга ашыга. Әйдәгез, аның белән саубуллашыйк.

Тәрбияче уенчык белән сандыкны бүлмәдән чыгарып куя.

Тәрбияче:

– Балалар, әниегез сезне кочаклаганда, башыгыздан сыйпаганда, битегездән үпкәндә аны нинди дип әйтәбез? (Ягымлы.) Бик дөрес. Ә алар елмайганда, көлгәндә нинди дип әйтәбез? (Шат.) Нәрсәгә булса да кәефләре төшкәндә нинди? (Борчулы.)

Пиктограммалар ярдәмендә уен оештырыла. Тәрбияче мольбертка рәсемнәр урнаштыра. Чиратлап балаларны мольберт янына чакыра һәм елмайган, борчулы, шат йөзле рәсемнәрне күрсәтергә тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Ни өчен ул рәсемне сайлап алдың? Әни борчулы булса, кайсы рәсем туры килә? Каян белдең? Әниләр кайчан, ни өчен борчулы була? (Балалар тыңламаганда һ.б.) Әйе, балалар әниләрен тыңламасалар, әниләрнең кәефләре бозыла, алар бик нык борчылалар. Шуңа да әниләрнең сүзен һәрчак тыңларга, акыллы, тәртипле булырга, аларның кәефләрен бозмаска тырышырга кирәк.

Балалар, ә сез әниләрегезгә булышасызмы? (Әйе, булышабыз.)  Ничек итеп булышасыз?

Динамик пауза: «Әнигә булышам» уены.

Әнигә булышам,

Урыннарыннан торалар,

Керләрне юышам.

кер юу хәрәкәтләре ясала,

Югачтын әйбәтләп,

Чайкатып аламын.

кер чайкау хәрәкәтләре ясыйлар,

Чайкагач, көч белән

Ныгытып сыгамын

керне сыгу хәрәкәтләре,

Һәм бауга эләмен.

керне элеп кую хәрәкәтләре,

Кипкәчтен, шәп итеп,

уң кул белән үтүкләү

Үтүкләп куямын.

хәрәкәтләре ясыйлар

Тәрбияче:

– Балалар, хәзер мин сезгә акыллы, тырыш бер бала турында шигырь укыйм.

Г. Нәбиуллинның «Әнигә булышам» шигыре («Куанычым-багалмам», 174 бит) укыла. Шигырьнең эчтәлеге буенча балаларга сораулар бирелә.

Тәрбияче:

– Бала әнисенә ничек итеп булыша?

Балалар:

– Ботинкасын үзе кия.

– Уенчыкларын җыеп куя.

Тәрбияче:

– Уйнап кайткач, бала пальтосын кая элә? (Элгечкә.) Бергәләп кабатлыйк: элгечкә элә. Элә-ә-ә.

Балалар:

– Элгечкә элә. Элә-ә-ә (ә авазының дөрес әйтелешенә басым ясала.)

Тәрбияче:

– Баланың әнисе эшкә киткәч, бала тагын ниләр эшли?

Балалар:

– Чебиләр карый.

– Ул аларны ашата.

Тәрбияче:

– Бу бала сезгә ошадымы? Ни өчен ошады?

Балалар:

– Бала әнисенә булыша.

– Ул әнисен ярата.

– Әнисен борчымый һ.б.

«Шатлык яки борчу» уены.

Тәрбияче җөмләләр әйтә. Әгәр җөмләдә әниләрне шатландыра торган эш-гамәл икән – балалар кул чабалар; әгәр борчый торган икән – аяклар белән тыпырдыйлар.

Тәрбияче:

– Бала уенчыкларын таратып ташлаган.

Әнисенә савыт-саба юыша.

Әнисенә матур рәсем ясап бүләк итә.

Яңа китапны ерткан.

Ашар алдыннан кулларын юмаган.

Песигә ашарга бирә.

Үзе киенгән һ.б..

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар! Сез инде әниләрне нәрсәләр эшләү шатландыра, ә нәрсәләр – борчый икәнен беләсез. Әниләрегезне һәрвакыт шатландырып, сөендереп кенә торуыгызны телим!