«Төлке белән Каз» әкияте.
Информация
Бурычлар
Сүзләрне һәм кыска гыйбарәләрне ачык, аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтүне дәвам итү.
[Ө] авазын дөрес әйтергә өйрәтү.
Әкиятне сәхнәләштереп уйнарга тәкъдим итү.
Балаларның күзаллау, образлы фикерләү сәләтен, хәтерләрен үстерү.
Балаларда халык авыз иҗаты әсәрләре белән кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче балаларны үз янына чакыра.
Тәрбияче (борчулы тавыш белән):
– Балалар, шөгыль өчен мин рәсемнәр әзерләп куйган идем, шулар юкка чыккан. Миңа рәсемнәрне табарга ярдәм итегез, зинһар.
Балалар белән бергә рәсемнәрне бүлмәнең төрле урыннарыннан эзлиләр. Тапкан рәсемнәрне магнитлы тактага беркетеп баралар.
Тәрбияче:
– Рәхмәт, балалар, бергә-бергә эзләгәч, рәсемнәрне тиз генә табып та алдык. Рәсемнәрдә нәрсәләр ясалган соң? Әйдәгез, әйтеп чыгыгыз, әле.
Балалар:
– Монда өстәл ясалган.
– Бу – өй.
– Ә бу өчпочмак.
Тәрбияче:
– Бик дөрес җавап бирдегез, балалар.
Безнең Күңелле Телебез төрле матур җырлар җырларга, сүзләр кабатларга ярата. Әйдәгез, хәзер әйткән сүзләрне бергәләп кабатлыйк: ө-ө-өстәл, ө-ө-өй, ө-ө-өчпочмак.
[Ө] авазы берничә бала белән аерым кабатлана.
Тәрбияче:
– Балалар, әйтегез әле, торт өстендәге шәмнәргә без ничек итеп өрәбез? (Өф-өф-өф.) Бергәләп кабатлыйк: өф-өф-өф.
Балалар:
– Өф-өф-өф.
Тәрбияче:
– Ә авырткан җиргә ничек өрәбез? (Өф-өф-өф.) Бергәләп кабатлыйк: өф-өф-өф.
Балалар:
– Өф-өф-өф.
Р. Миңнуллинның «Өрек» шигыре укыла. Шигырьдәге [ө] авазы кергән сүзләр балалар белән кабатлана, [ө] авазына басым ясала.
Өшеткәч тышта йөреп,
Китәбез өйгә кереп.
Иренебезне бөреп,
Без чәй эчәбез өреп.
Салынган чәйгә өрек, –
Авызда тора эреп.
Аудиоязмада тылсымлы тавыш ишетелә. Тәрбияче өстәлдә торган кәрзиннең япмасын ача.
Тәрбияче:
– Балалар, күрегез, монда тылсымлы кәрзин! Аның эчендә уенчыклар бар! Нинди уенчыклар икәнен беләсегез киләме?
Тәрбияче (табышмак әйтә):
Урманда яши,
Тавыклар урлый.
Көлтә койрыклы
Хәйләкәр ...
(төлке.)
Тәрбияче:
– Ә хәзер икенче табышмакны тыңлагыз.
Суда юынып алды,
Өсте коры калды.
(Каз.)
Тәрбияче уенчык төлке һәм каз ала, балаларга күрсәтә.
Тәрбияче:
– Бу кунаклар безгә «Төлке белән Каз» дигән татар халык әкиятеннән килгәннәр.
Ягез әле, килегез,
Тирәли тезелегез.
Әкият сөйлим сезгә,
Каз белән Төлке килгән
Кунакка бүген безгә!
«Төлке белән Каз» татар халык әкиятен сөйләү («Куанычым – багалмам», ٢٣ бит).
Тәрбияче өстәл театры атрибутларын кулланып әкиятне сөйли. Балаларга сораулар.
– Әкиятнең исеме ничек?
– Бервакыт Төлке нәрсәне тотып алган?
– Төлке Казга нәрсә дип әйткән?
– Каз нәрсә дип җавап биргән?
– Каз Төлкегә нәрсә эшләп күрсәткән?
– Канатларын җилпеп, бер урында биеп торганнан соң, Каз нишләгән?
Динамик пауза. «Кошлар»
Кошлар булып очабыз, |
балалар кулларын як-якка куеп |
Аннан җиргә кунабыз, |
«очалар», чүгәлиләр, |
Бераз ял итәбез дә |
|
Тагын очып китәбез. |
кулларын як-якка җәеп «очалар» |
Тәрбияче:
– Балалар, кемнәрнең әкияттәге каз һәм төлке булып уйныйсылары килә? Мин сезне өстәл янына чакырам. Әйдәгез, бергәләп әкиятне сөйләп карыйк.
Теләге булган балаларга каз, төлке маскалары кидерелә. Тәрбияче балаларга рольләргә кереп уйнарга ярдәм итә. Кыюлыклары өчен балаларны мактый. Барысы бергә әкиятне уйнаган балаларга кул чабалар.
Тәрбияче:
– Без бүген нинди әкият белән таныштык? Әкиятне кемнәргә сөйләрсез?