«Уңган сыерчык» шигыре. «Сыерчыклар кайтты!»
Информация
Бурычлар
Балаларны шигырь белән таныштыру, тәрбияче сорауларына шигырь сүзләре белән җавап бирә белергә өйрәтү.
Җөмләләрне дөрес итеп төзи белү күнекмәләрен арттыру.
Балаларның тирә-юнь турындагы белемнәре арту нәтиҗәсендә, аларның сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру.
Кошларга карата сак караш, алар турында кайгыртучанлык, язын аларга оялар ясау теләге тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Исәнләшү, балаларда күтәренке кәеф булдыру.
Кояшка үрелдек,
Нурларын алдык!
Йөрәккә куйдык.
Барыбызга тараттык.
Елмайдык!
Тәрбияче (яз турында табышмак әйтә):
Карлар эреде, сулар йөгерде,
Көннәр озая, бу кайчак була?
(Яз.)
Тәрбияче:
– Табигатьнең матур ае – яз җитте. Әйтегез әле, яз җиткәнен каян беләбез?
Балалар:
– Кар эри.
– Урамда җылы.
Тәрбияче:
– Дөрес, яз көне кар, боз эри, җирдә сулар җыела, түбәләрдән тамчылар тама. Карагыз әле, урамда кояш чыккан! Кояш чыккач, безгә дә күңелле.
Аудиоязмада кошлар сайравы ишетелә.
Тәрбияче:
– Нинди тавышлар ишеттегез?
Балалар:
– Кошлар тавышы.
Тәрбияче:
– Әйе, бу – кошлар тавышы. Яз җиткәч, кошлар да җылы яклардан кайталар. Алар матур итеп сайрыйлар.
Тәрбияче мольбертка сыерчык рәсемен куя.
Тәрбияче:
– Бу кош – сыерчык. Сыерчык та безгә ерактан, җылы яктан очып кайта. Кошның исемен бергәләп кабатлыйк: сыерчык.
Балалар:
– Сыерчык.
Тәрбияче:
– Сыерчык кара төстә, томшыгы очлы. Бергәләп кабатлыйк: сыерчык кара төстә, томшыгы очлы.
Балалар:
– Сыерчык кара төстә, томшыгы очлы.
Тәрбияче:
– Сыерчыклар кешеләр ясаган ояларда яшиләр.
Мольбертка сыерчык оясы рәсеме куела.
Тәрбияче:
– Ул оялар сыерчык оясы дип атала. Әйдәгез, кабатлыйк: сыерчык оясы.
Балалар:
– Сыерчык оясы.
Динамик пауза. «Яз килде».
Киң итеп җәеп колач, |
Кулларын як-якка җәяләр, |
Килде яз, килде яз. |
кул чабалар, |
Елмаеп тора кояш – |
кулларны өскә күтәрәләр, |
Көн аяз, көн аяз. |
кул чабалар, |
Кыш буе яткан карлар |
чүгәлиләр, |
Эределәр, эределәр. |
торып басалар, |
Сыерчыклар, тургайлар |
елмаялар, |
Килделәр, килделәр. |
очу хәрәкәтләре ясыйлар. |
Тәрбияче:
– Хәзер мин сезгә бик матур итеп сайрый торган сыерчык турында шигырь укыйм.
Хәй Вахитның «Уңган сыерчык» шигыре («Куанычым-багалмам», 33 бит) укыла. Шигырь эчтәлеге буенча балаларга сораулар.
Тәрбияче:
– Шигырьнең исеме ничек?
Балалар:
– Уңган сыерчык.
Тәрбияче:
– Бакчадагы зур агачта нәрсә бар?
Балалар:
– Оя бар.
– Ак буяулы оя.
– Сыерчык оясы.
Тәрбияче:
– Сыерчык ояга кайчан очып килә?
Балалар:
– Яз җиткәч.
Тәрбияче:
– Сыерчык оясында нишли?
Балалар:
– Ояда тора.
– Йоклый.
– Бала үстерә.
– Сыерчык сайрый.
Тәрбияче:
– Балалар, мин шигырьне тагын бер тапкыр укыйм, сез минем арттан кабатлагыз.
Тәрбияче шигырьне икенче тапкыр укый, балалар аерым фразаларны аның артыннан кабатлыйлар.
Уңган сыерчык
Ак буяулы бер ... оя бар
Бакчада – зур ... агачта,
Очып килә шул ... ояга
Сыерчык яз ... булгач та.
Шунда тора, шунда ... йоклый,
Шунда бала ... үстерә,
Матур итеп сузып ... сайрый
Басып оя ... өстенә.
Тәрбияче:
– Балалар, кошлар – алар безнең нәни дуслар. Чөнки алар табигатькә зур файда китерәләр: зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр. Агачларны төрле авырулардан саклыйлар. Шуңа күрә без аларга һәрчак ярдәм итәргә тиеш. Без кошларга ничек ярдәм итә алабыз?
Балалар:
– Җимлекләр куябыз.
– Ашатабыз.
– Оялар ясыйбыз.
Тәрбияче:
– Кошлар – безнең дуслар икәнне беркайчан да исегездән чыгармагыз, балалар.