«Уенчыклар бездә кунакта». «Курчак» шигыре.
Информация
Бурычлар
Уенчыкларны аермалы һәм охшаш якларын табарга өйрәтү, исемнәрен ныгыту.
Гади җөмләләрдән сыйфат, тәмамлык, хәлләр кулланып, катлаулырак җөмләләр төзергә ярдәм итү.
Тәрбияче сорауларына аңлаешлы итеп, дөрес төзелгән җөмләләр белән җавап бирергә өйрәтү.
Игътибарлылыкны, аңга алуны, хәтерне үстерү.
Уенчыкларга сакчыл караш, җыйнаклык тәрбияләү.
Җыйнаклыкның уенчыкларны билгеле бер урынга җыеп кую икәнлеген төшендерү. Уйный торган бүлмәне һәрчак тәртиптә тотарга күнектерү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче эшчәнлекне уен почмагында башлый.
Тәрбияче:
– Балалар, безнең бакчада көн дә очраша торган якын дусларыбыз — уенчыкларыбыз бар. Уйлагыз әле, кайсыгыз нинди уенчык белән бигрәк тә яратып уйный? Лилия, синең иң яраткан уенчыгың нәрсә?
Лилия:
– Мин аю яратам.
Тәрбияче:
– Ә ни өчен аю яратасың?
Лилия:
– Ул зур, йомшак, матур!
Тәрбияче:
– Алмаз, сиңа кайсы уенчык ошый?
Алмаз:
– Мин шакмаклардан нәрсә дә булса төзергә яратам.
Шул рәвешле һәр баладан яраткан уенчыгы турында сорала. Балалар бүлмәдәге уенчыклар турында сөйлиләр.
Шулвакыт машина кычкырткан тавыш ишетелә. Тәрбияче ишек артыннан кузовына уенчыклар төялгән йөк машинасы алып керә.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунакка яңа, матур уенчыклар килгән! Алар зур машинага утырып килгәннәр.
Балалар уенчыкларның исемнәрен әйтәләр, тәрбияче балалар атаган уенчыкларны өстәлгә куя бара. Ахырдан машинаны карыйлар, аның өлешләрен атыйлар.
Тәрбияче:
– Бу нәрсә?
Балалар:
– Бу машина. Йөк ташый торган машина.
Тәрбияче (кабинага күрсәтә):
– Бу машинаның нәрсәсе?
Балалар:
– Бу – машинаның кабинасы.
Тәрбияче:
– Кабинада кем утыра?
Балалар:
– Кабинада машина йөртүче (шофёр) утыра.
Тәрбияче:
– Кабинаның нәрсәләре бар?
Балалар:
– Руль, тәрәзә, ишеге бар.
Тәрбияче (кузовына күрсәтә):
– Бу машинаның нәрсәсе?
Балалар:
– Бу – машинаның арбасы.
Тәрбияче:
– Машинаның тагын нәрсәләре бар? Алар нинди?
Балалар:
– Машинаның тәгәрмәчләре бар.
– Тәгәрмәчләр түгәрәк.
– Тәгәрмәчләр кара.
Машинаның өлешләрен күмәк, аерым рәвештә тагын бер тапкыр кабатлыйлар.
Тәрбияче:
– Машинага утырып килгән кунакларыбыз да бар. Алар нәрсәләр? (Уенчыклар.)
Тәрбияче:
– Ә нинди уенчыклар безгә кунакка килгән? Әйдәгез, әйтеп чыгыйк: эт, песи, куян, туп, курчак...
Балалар уенчыклар турында сөйлиләр, аларның төсен, зурлыгын, формасын билгелиләр.
Балалар:
– Туп зур (кечкенә), түгәрәк, кызыл (сары, яшел). Туп тәгәри, сикерә.
– Этнең койрыгы, колаклары, борыны, авызы, күзләре, аяклары бар. Ул өрә: «Һау-һау!» – ди.
– Песи йомшак, ак, матур. Күзләре яшел. Койрыгы озын. Ул: «Ми-яу!» – ди.
– Бу куян. Ул соры, ак та була. Куянның колаклары озын, койрыгы кыска. Куян сикерә.
– Бу курчак. Ул сары күлмәк кигән. Башында сары тасма бар. Курчакның чәчләре ак, күзләре зәңгәр. Ул бик матур! Курчак: «Ән-нәәә!» – ди.
Тәрбияче:
– Балалар, сез уенчыклар турында бик матур итеп сөйләдегез. Миңа сөйләвегез бик ошады. Сез минем акыллыларым, рәхмәт сезгә! Карагыз әле, бу куян никтер боек күренә. Әйдәгез, аның белән уйнап алабыз, аның күңелен күтәрәбез!
Динамик пауза. «Соры куян юына» уены.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Санамыш ярдәмендә «куян» сайлана. Ул түгәрәк уртасына баса. Түгәрәккә тезелгән балалар түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Соры куян юына, ул кунакка җыена,
Юды борынын, юды авызын,
Юды колагын, сөртте корытып!
Куян барлык хәрәкәтләрне сүзләргә туры китереп башкара. Аннан соң ике аякта сикерә-сикерә түгәрәктә торучы берәр бала янына (кунакка) бара. Ул бала куян урынына түгәрәк уртасына баса һәм уен кабатлана.
Тәрбияче:
– Менә, нәни куянның кәефе күтәрелде. Әнә ничек итеп сикерә! Балалар, ә хәзер җайлап урыннарыгызга утырыгыз, мин сезгә бер кыз турында шигырь сөйлим.
Курчак
Кичә Ләйлә көйсезләнеп
Атып бәрде курчагын.
Уйныйсы килгәч, ул аны
Эзли башлады тагын.
Өстәл асларын карады,
Шкаф артын капшады,
Сандык яннары калмады,
Тик курчагын тапмады.
Әнисе әйтә аңарга:
– Курчагың синнән бизгән,
Ләйлә мине гел кыйный дип,
Ул чыгып киткән бездән.
Әнәс Кари
– Балалар, шигырь кем турында?
Балалар:
– Ләйлә исемле кыз турында.
Тәрбияче:
– Ул сезгә ошадымы?
Балалар:
– Юк, ошамады.
Тәрбияче:
– Курчагы Ләйләдән ни өчен качкан?
Балалар:
– Ул аны атып бәргән, кыйнаган.
Тәрбияче:
– Әйе, курчагы аңа үпкәләгән, чыгып киткән. Уйныйсы килгәч, Ләйлә курчагын эзли башлаган, тик таба алмаган.
Хәзер игътибар белән бүлмәне карагыз әле. Безнең уенчыкларыбыз барысы да үз урыннарындамы? Алар безгә үпкәләп утырмыйлармы икән? Безгә, Ләйлә кебек, яраткан уенчыкларыбызны эзләп йөрергә туры килмәсен.
Балалар урыннарына куелмый калган уенчыкларны тәртипләп урнаштыралар.
Тәрбияче:
– Балалар, менә нинди матур булды безнең бүлмә! Уенчыклар ничек сөенде! Ә сез өегездә уенчыкларыгызны үзегез җыясызмы?
Җаваплар тыңлана, тәрбияче балаларны мактый, уенчыкларны һәрчак урыннарына куярга кирәклеге турында тагын бер кат искәртә.