Исәнләшү. Балаларда уңай күтәренке кәеф булдыру.

Кояшның шаян нурлары

Безне уята.

Хәерле иртә тели ул,

Хәерле иртә!

Балалар ярымтүгәрәк ясап урындыкларда утыралар.

Аудиоязмада әтәч кычкырган, тавыклар кытаклаган тавышлар ишетелә.

Тәрбияче:

– Балалар, без бүген сезнең белән йорт кошлары турында сөйләшербез. Сез нинди йорт кошларын беләсез? (Тавык, әтәч, каз.) Ә ни өчен алар йорт кошлары дип атала, беләсезме? Чөнки алар кешеләр янында яшиләр. Кешеләр алар турында кайгырта, ашата. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, игътибар белән тыңлагыз. Җавапларын әйтә алырсызмы икән?

Яшел чирәм өстендә

Кырт-кырт килеп йөри ул.

Канатларын җәеп,

Балаларын туплый ул. (Тавык)

Башы – тарак, койрыгы – урак.

Кычкыртып быргысын уята барысын. (Әтәч)

Тәрбияче мольбертка «Тавыклар» рәсемен элә.

Тәрбияче (балаларның игътибарын әтәчкә юнәлтә):

– Бу нәрсә? (Әтәч.) Әтәчнең нәрсәләре бар?

Балалар:

– Кикриге, койрыгы бар.

Тәрбияче:

– Әтәчнең кикриге нинди төстә? (Кызыл.) Ә койрыгы нинди? (Матур.) Сезгә әтәч ошыймы? Кайсыгызның әтәч турында сөйлисе килә?

Бер бала тәрбияче ярдәмендә сөйли:

Бу ... әтәч. Әтәч ... зур, матур. Аның ... матур койрыгы, кызыл кикриге бар. Әтәч ... ки-кри-күүүк дип кычкыра.

Тәрбияче:

– Болар нәрсә? (Чебиләр.)

Тәрбияче:

– Чебиләр нинди? Алар да зурмы? (Чебиләр кечкенә.) Чебиләр нинди төстә? (Сары.) Кайсыгыз чебиләр турында сөйли?

Тәрбияче ярдәмендә икенче бала сөйли:

Болар ... чебиләр. Алар ... кечкенә, сары, йомшак. Чебиләр чиелтыйлар ... чи-чи-чи.

Тәрбияче:

– Чебиләр янында нәрсә бу?(Тавык.) Бу тавыклар нишли? (Йөриләр.) Ә бу тавык? Әни-тавык үзенең балаларын саклый: «Кыт-кытак, ерак китмәгез!» – ди. Тавык чебиләргә нәрсә ди? Кабатлап әйтегез әле.

Балалар:

– Кыт-кытак, ерак китмәгез!

Тәрбияче:

– Ә бу кем? (Кыз.) Бу – Зәйнәп. Ул чебиләргә азык алып килгән. Кызның исеме ничек? (Зәйнәп.). Бергәләп әйтик: З-з-зәйнәп.

Балалар:

– З-з-зәйнәп.

Тәрбияче:

– Зәйнәп чебиләрне бик ярата, ул аларны ашата, кайгырта.

Динамик пауза. «Чебиләр» (М. Хөсәен шигыре).

Өй алдында чебиләр

Балалар чүгәлиләр,

Чип-чип-чип, – дип йөриләр.

бер урында атлап торалар,

Кечкенә канатлары,

иңбашларын сикертәләр,

Муеннары сап-сары.

муеннарын сузып, уңга-сулга карыйлар,

Күпереп тора йоннары –

күкрәкләрен сыйпыйлар.

Ул аларның туннары.

Тәрбияче:

– Хәзер мин сезгә бер әкият укыйм, игътибар белән тыңлагыз.

Батулланың «Елак әтәч» әкияте («Куанычым-багалмам», 25 бит) укыла.

Тәрбияче әкиятне сөйли, экранда рәсемнәр күрсәтелеп бара. Балаларга сораулар бирелә.

Тәрбияче:

– Әкият нәрсә турында?

Балалар:

– Әтәч турында.

Тәрбияче:

– Әтәч нишли?

Балалар:

– Әтәч елый.

Тәрбияче:

– Әтәч нигә елый?

Балалар:

– Тешләре төшкән. Әтәч тешсез калган.

Тәрбияче:

– Әтәч нигә тешсез калган?

Балалар:

– Конфет күп ашаган.

– Шоколад ярата.

Тәрбияче:

– Тавыклар Әтәчтән нәрсә дип көләләр? Тагын бер тапкыр тыңлагыз әле:

– Елак-елак, елтыр колак,

Карама таяк, карт әтәч.

Гарьлек, хурлык,

Бер түбәтәй орлык.

Тәрбияче:

– Конфет күп ашасаң, нәрсә булырга мөмкин?

Балалар:

– Тешең сызлый. Йоклый алмыйсың.

Тәрбияче әкиятне тагын бер тапкыр сөйли. Балалар, рәсемнәргә карап, тәрбияче башлаган җөмләләрне тәмамлыйлар.

Шөгыльне «Минем әтәчем» музыкаль уены (Ә. Исхак сүзләре, Җ. Фәйзи музыкасы: «Чәбәк-чәбәк итә ул/Ладушки», 73 нче бит, 2007) белән тәмамларга мөмкин.