Экранда чәчәккә кунган бал корты рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Балалар, чәчәккә нинди бөҗәк кунган? (Бал корты). Бал кортының исеме Нечкәбил. Нечкәбил, «җ-җ-җ»  дип, чәчәктән чәчәккә куна һәм бал җыя. Әйдәгез, «җ-җ-җ» дип, бергәләп әйтеп карыйк.

Балалар:

– Җ-җ-җ, җ-җ-җ!

Тәрбияче балаларны бүлмә буйлап «очып» йөрергә чакыра.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, без хәзер җырчы бөҗәкләр булабыз: бер чәчәктән икенчесенә кунып җырлыйбыз: җ-җ-җ, җ-җ-җ.

Балалар кулларын як-якка җилпеп, «җ-җ-җ» дип, бүлмә буйлап йөриләр. «Чәчәккә кундык» сигналына туктап калалар. «Очып киттек!» сигналын ишетүгә, тагын «җ-җ-җ» дип йөреп китәләр. Балалар урыннарына утыргач, [җ] авазы иҗекләрдә әйтелә: җи-җи-җи, җә-җә-җә.

Тәрбияче:

– Ә хәзер, әйдәгез, минем арттан кабатлап әйтегез: Җә-җә-җә, бакчада йөри кәҗә. Җә-җә-җә, кәбестә ашый кәҗә.

Тәрбияче мольбертка «Кәҗә белән кәҗә бәтиләре» сюжетлы рәсемен элә.

Тәрбияче:

– Балалар, сез рәсемдә нәрсәләр күрәсез? (Кәҗәләр.) Кәҗәне игътибар белән карагыз әле: ул нинди?

Тәрбияче балалар белән кәҗәнең зур, мөгезле булуын, йоны, муенында кыңгыравы барлыгын, кәҗәнең куак янында яфраклар ашап торуын ачыклый.

Тәрбияче:

– Ә сез беләсезме, кәҗәгә кыңгырау нәрсә өчен кирәк икән?

Кәҗәгә кыңгырау югалмас өчен кирәк. Кәҗә йөргәндә кыңгырау шалтырый. Кәҗәнең хуҗасы өйдән чыгып, тыңлап тора. Кыңгырау тавышын ишеткәч, ул кәҗәнең ерак китмәгәнен белә, аны кыңгырау тавышы буенча бик тиз эзләп таба.

Тәрбияче балаларга кыңгырау күрсәтә, чыңлата. Кыңгырау сүзен берничә тапкыр кабатлыйлар.

Тәрбияче:

– Ә хәзер кәҗә бәтиләрен карыйк. Алар турында нәрсә әйтеп була?

Балалар:

– Кәҗә бәтиләре кечкенә.

– Аларның мөгезләре юк.

– Кәҗә бәтиләре уйныйлар.

Тәрбияче:

– Ә хәзер мин сезгә кәҗә һәм кәҗә бәтиләре турында сөйлим, игътибар белән тыңлагыз.

Кәҗә үзенең бәтиләре белән куаклыкка килгән. Кәҗәнең мөгезе, сакалы бар. Йоны ак төстә, озын. Муенына кыңгырау тагылган. Кәҗә куак яфраклары ашый. Аның янында кәҗә бәтиләре уйный. Аларның тәпиләре нечкә, йоннары куе, йомшак. Кәҗә бәтиләре уйныйлар: сикерәләр, шаяралар, сөзешкән булалар. «Мә-ә-ә!» – дип кычкыралар».

Тәрбияче хикәяне тагын бер тапкыр сөйли һәм балаларга аерым сүзләрне кабатларга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– «Кәҗә үзенең ... бәтиләре белән ... куаклыкка килгән. Кәҗәнең ... мөгезе, ... сакалы бар. Йоны ... ак төстә, озын. Муенына ... кыңгырау тагылган. Кәҗә ... куак яфраклары ашый. Аның янында ... кәҗә бәтиләре уйный. Аларның тәпиләре ... нечкә, ... йоннары куе, ... йомшак. Кәҗә бәтиләре уйныйлар: ... сикерәләр, шаяралар, сөзешкән булалар. «Мә-ә-ә!» – дип кычкыралар.

Тәрбияче тырышлыклары, актив булганнары өчен балаларны мактый.

Динамик пауза. «Мут кәҗә» уены

Кәҗәм кая киткән дисәм,

Иңбашларын күтәрәләр,

Бакчада йөри кәҗә.

бер урында атлап торалар,

Як-ягына каранып,

як-якларына караналар,

Кәбестә ашый кәҗә.

иякләрен селкетәләр.

«Теремкәйдә нәрсә яши?» уены уйнала. Тәрбияче песи, кәҗә, ат рәсемнәре күрсәтә.

Тәрбияче:

– Балалар, болар нәрсәләр? (Песи, кәҗә, ат.) Ә сез беләсезме, песинең баласы нәрсә була?

Балалар:

– Песи баласы.

Экранда песи һәм песи баласы рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Кәҗәнең баласы нәрсә?

Балалар:

– Кәҗә бәтие.

Экранда кәҗә һәм кәҗә бәтие рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Атның баласын беләсезме?

Балалар:

– Колын.

Экранда ат һәм колын рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче (өй кебек эшләнгән ширма күрсәтә):

– Бервакыт песи, кәҗә, атның балалары болында йөргәндә менә шундый теремкәй күргәннәр. Мин – теремкәйнең хуҗабикәсе (тәрбияче үзенә матур алъяпкыч бәйли). Хәзер сез песи балалары, кәҗә бәтиләре, колыннар буласыз.

Тәрбияче балаларны үзе янына чакыра һәм аларны өч төркемгә бүлә: «тылсымлы таяк» ярдәмендә аларны кечкенә песи балаларына, кәҗә бәтиләренә, колыннарга «әверелдерә». «Песи балалары», «кәҗә бәтиләре», «колыннар», чиратлап, теремкәй янына киләләр һәм, шакып: «Терем-теремкәй, теремкәйдә нәрсә яши?» – дип сорыйлар.

Тәрбияче:

– Бу – мин, теремкәйнең хуҗабикәсе. Ә сез кем?

Балалар:

– Бу без – песи балалары. Безне теремкәйгә кертегез әле.

– Ә без – кәҗә бәтиләре. Безне дә теремкәйгә кертегез, зинһар.

– Без – колыннар! Безнең дә теремкәйдә яшисебез килә!

Тәрбияче:

– Керегез, мин сезгә бик шат!

Барысы да җыйналып беткәч, туп белән «Нәрсә ничек кычкыра?» уены уйнала. Тәрбияче берәр хайван исемен әйтеп (песи, эт, кәҗә, ат, сыер), кемгә дә булса туп ыргыта. Тупны тотып алган бала тәрбияче әйткән хайван тавышын (аваз ияртемен) әйтергә тиеш.

Тәрбияче:

– Без бүген нинди рәсем карадык? Рәсемдә нәрсәләр ясалган иде? Нәрсәләр турында сөйләштек?